12 июнь – Россия көне
Бу көн – безнең һәрберебез күңелендә патриотизм хисен көчәйтүче төп бәйрәмнәрнең берсе.
Безнең батыр ир-егетләребез илебез бөтенлеге, иминлеге өчен көрәш алып барган бу заманда аның мәгънәсе тагын да тирәнрәк һәм мөһимрәк булып калкулана. Аның асылы — милләтләр бердәмлеге һәм илебез киләчәге өчен барыбызның да җаваплы булуында. Фронттагылар өчен тылдагылар җан атып, һәртөрле ярдәмне оештыруга бергәләп керешү — патриотизмның күркәм үрнәге. Статистика мәгълүматларына күз салсак, хәзерге вакытта Россиядә 171 телдә сөйләшүче 193 милләт вәкиле яши, мәктәпләрдә 89 милли телдә белем бирелә, дип яза үзәк матбугат чаралары. Ә безнең районда бүгенге көндә 17 милләт вәкилләре яши, аларның милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре районкүләмендәге чараларда хөрмәт белән гәүдәләндерелә.
Россия көне уңаеннан без берничә фикерне дә тәкъдим итәбез.
Петр Уразайкин, район башлыгы урынбасары:
— Россия көне — күпмилләтле халкыбызның уртак бәйрәме. Россиядә яшәүче һәр халык бу көнне патриотик хисләр белән, илебез, батыр кешеләребез белән горурланып билгеләп үтә. Татарстан Республикасы — Россиянең аерылгысыз өлеше. Республикабыз Россия Федерациясенең көче һәм абруе, аның һәр төбәгенең тырыш хезмәтенә һәм уңышларына бәйле булуын тирән аңлап, көннән-көн киңрәк үсеш ала. Барыбыз да бергә булсак кына, Россия дәүләтчелеген ныгыта, илебезне икътисади куәтле һәм алга киткән ил итә алабыз.
Альбина Ларина, шәһәр Советы депутаты, тарих укытучысы:
— Россиянең атамалары үзгәрсә дә, ул элек-электән беренчел позицияләрне бирмәгән. Аның мәйданына гына да игътибар итсәк, ул дөньяда да, Европада, Азиядә беренче урында тора. Территориясе зур булу сәбәпле, Россия 12 диңгез тарафыннан юыла. Бүген әлеге бәйрәм көннән-көн ватанпәрвәрлек хисләре белән сугарыла. Россия көне милләтләр бердәмлеге, Ватаныбызның бүгенгесе, киләчәге өчен җаваплылык символы булып тора. Бу — хөррият, гражданнар арасындагы татулык, кешеләрнең тынычлык бәйрәме. Шушы көнне бөтен илебез буенча тантаналы чаралар үткәрелә. Кремльдә илбашлыгы Россия Федерациясе Дәүләт премияләрен тапшыра. Мәктәпләрдә дә без балаларга бу көн турында сөйлибез, аларның илебез тарихын тирәнтен белүе бик мөһим.
Әминә Биккинина, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы:
— 12 июньдә иң яшь бәйрәмнәрнең берсе — Россия көнен билгеләп үтәбез. Халык аны милли бердәмлек, теләктәшлек һәм тынычлык көне буларак кабул итә. Илебезнең төп байлыгы — аның күпмилләтле халкы. Һәр халыкның үз мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар, аларны сакларга һәм киләчәк буынга тапшырырга кирәк. Россия хезмәт сөючән, сәләтле, туган җиренә файда китерергә омтылган кешеләре белән көчле. Уртак максат белән берләшеп, без барлык авырлыкларны, теләсә нинди катлаулы бурычларны да җиңеп чыга алачакбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев