Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

1 сентябрь линейкалары: патриотик тәрбиягә басым

Россия Мәгариф министрлыгы 2026 елның 1 сентябрендә Белем көнен үткәрү буенча тәкъдимнәр әзерләп, төбәкләргә җибәрде. Ведомство быелгы чараларда Россия халыклары бердәмлеге елына аерым басым ясарга тәкъдим итә.

Белем көне чараларының төп юнәлешләре итеп Россия халыклары бердәмлеге, тарихи хәтерне саклау, патриотик тәрбия һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр билгеләнгән.

Тантаналы линейкалар Дәүләт флагын күтәрү һәм Россия Федерациясе гимнын башкару белән башланачак. Шулай ук мәктәп һәм көллият җитәкчеләренең, хөрмәтле кунакларның котлау чыгышлары планлаштырыла.

Министрлык бәйрәм чараларына күп балалы һәм күп буынлы гаиләләр вәкилләрен, хәрби хәрәкәтләр ветераннарын, махсус хәрби операциядә катнашучыларны, иҗтимагый оешмалар вәкилләрен чакыруны тәкъдим итә.

Куркынычсызлык мәсьәләләре беренче урында тора. Мәктәпләр янгыннан саклану, террорчылыкка каршы иминлек таләпләрен үтәргә, тиешле инструктажлар үткәрергә тиеш. Инвалидлыгы булган укучылар өчен уңайлы шартлар тудыру да бурыч итеп куела.

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов әйтүенчә, әзерләнгән тәкъдимнәр Белем көнен югары дәрәҗәдә үткәрергә, аның тантаналы рухын саклап калырга ярдәм итәчәк.

Чыганак: Татар-информ

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев