«02» хәбәр итә
Бер атна эчендә зәйлеләр мошенникларга 3 миллион сумга якын акча күчергән.
Бер ир-ат исеменә кырыгалдарлар микрофинанс оешмасында 3600 сумлык заем рәсмиләштергән. Җинаятьчеләр зыян күрүченең паспорт мәгълүматларыннан файдаланган.
Зәйдә яшәүче бер кешегә билгесез кеше шалтыратып, үзен домофоннар урнаштыручы компания хезмәткәре дип таныштыра. Җиһазларны алыштыру сылтавы белән шәхси мәгълүматлар сакланган компьютерга керү мөмкинлеген ала. Ул зыян күрүченең дәүләт хезмәтләре аккаунтында 690 мең сумлык кредит рәсмиләштерергә омтыла. Бәхеткә, операцияне вакытында блоклыйлар.
Районның бер авылында яшәүче хатын-кыз шулай ук кырыгалдарлар корбаны булган. Аңа билгесез кеше шалтыратып, үзен хокук саклау органы хезмәткәре дип таныштырган һәм аны җинаять җаваплылыгына җәлеп итәргә теләүләре турында хәбәр иткән. Әлеге хатын-кыз, паникага бирелеп, мошенниклар счетына 2765000 сум акча күчергән.
– Паспорт, банк карталары һәм SMS кодлары мәгълүматларын беркемгә дә хәбәр итмәгез. Чит кешеләргә компьютер яки телефонга керү мөмкинлеге бирмәгез. Әгәр дә сез мошенниклар корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә 102 номеры буенча шалтыратыгыз. Җинаять турында никадәр иртәрәк белдерсәң, акчаны кире кайтару өмете шулкадәр югарырак. Уяу булыгыз! Мошенниклар даими рәвештә алдауның яңа схемаларын уйлап таба, – дип мөрәҗәгать итә полиция хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев