Вячеслав атакай Федоров: «Ураза — күңелебезне, җаныбызны сафландыру ул»
Православие динен тотучыларның 18 марттан олы уразалары башлана. Ул җиде атна — христианнарның иң зур бәйрәме — 5 майга — Пасхага кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда тулырак аңлатуын сорап без Зәй округы благочиные, Изге Троицк соборы настоятеле, иерей Вячеслав атакай Федоровка мөрәҗәгать иттек.
— Хәзер христианнарда Май чабу атнасы бара, ә киләсе дүшәмбедән олы ураза башлана. Вячеслав атакай, аның асылы турында аңлатып китегез әле...
— Шунысын искәртик — уразаның көннәре ел саен үзгәреп тора, ул Пасха бәйрәменең кайчан уздырылуына бәйле. Олы ураза исә ел дәвамында булган уразалардан иң катгые булып тора. Элек-электән олы пост вакытында туйлар, бәйрәмнәр үткәрмәгәннәр, күңел ачудан тыелып торганнар. Күпләребез уразаны ризыктан тыелу дип исәпли. Әйе, пост ул ризыктан тыелу, әмма уразаның файдасы ашаудан тыелу белән генә чикләнми, чөнки чын ураза явыз эшләрдән читләшүне аңлата. Без гайбәт, ялган сөйләү кебек зарарлы гадәтләребезне һәм гөнаһлы омтылышларыбызны ташларга, нәфесебезне, телебезне тыярга тиеш. Карагыз әле: кыш көне һәр агач, һәр үләннәр ураза тоткан кебек була, кояш җылысына кинәнмиләр, файдалы яңгырларга туенмыйлар, яфракларын коеп бетерәләр, яз көне тагын матурланып, яшәреп, яфрак ярып ямьләнәләр. Кеше дә гел шулай: әгәр дә куелган изге уразаларны тиешенчә тотса, нәфесен тыя алса, изге эш кылырга омтыла, җаны-тәне сафлана, сәламәт уйлы була.
— Туклануга килгәндә, уразада нинди ризыклар ашаудан тыелырга кирәк? Балалар уразаны ничек тотарга тиеш?
— Уразада ит, сөт, йомырка, терлек мае ашаудан тыелып тору киңәш ителә. Уразаны тотмау авыруларга, өлкән яшьтәге кешеләргә, йөкле һәм бала имезүче хатын-кызларга, шулай ук сәяхәтчеләргә рөхсәт ителгән. Кем дә билгеле сәбәпләр аркасында ураза тота алмый икән, аны игелекле эшләр белән үткәрергә була. Болар авыру кешеләргә, мохтаҗларга ярдәм итү, хәзер махсус хәрби операция бара, ил сагында торучыларны да без булышлыгыбыздан ташламаска тиеш. Пост көннәрендә чиркәүләргә ешрак йөрү, дини әдәбият уку да мөһим. Балаларның ничек ураза тотуын ата-аналар аларның мөмкинлегеннән чыгып эш итәргә тиеш. Бала — үсүче организм, аны ризыкта чикләү киңәш ителми. Ураза ул күбрәк олылар өчен. Шуны истә тотарга кирәк, ураза — тамак өчен түгел, ул күңелебезне, җаннарыбызны сафландыру өчен кирәк. Без бер-беребезне хөрмәт итәргә тиеш. Безнең чирләребезнең төп чыганагы — гөнаһларыбыз. Гөнаһлардан арынырга кирәк безгә.
— Ураза алдыннан, Кичерешү көнендә (Прощенное воскресенье), без бер-беребездән гафу үтенәбез. Хәзер мессенджерларда кичерү сорап открыткалар җибәрү бер традициягә әйләнде. Бу дөресме?
— Май чабуның соңгы көне «Пручти», ягъни Кичерешү көне. Уразада Ходайдан кичерү сорыйбыз. Алладан кичерү сораганчы, башта бер-беребездән кичерү сорарга тиешбез. Ходаебыз «Бер-берегезне кичерегез, мин дә сезне кичерермен», дигән. Шуңа күрә дә олы уразага керер алдыннан кешеләр иң беренче бер-берсеннән гафу үтенгәннәр, кичерүләрен сораганнар. Бу горурлыкны җиңү өчен дә яхшы форсат. Открыткалар җибәрүгә килгәндә, очрашып, күзгә карап чын күңелдән кичерүне сорау безнең ихлас, чын күңелдән кылган гамәлебезне аңлата. Телефон аша шалтыратып кичерү дә сорарга була. Башка мөмкинлек булмаганда инде, открытка җибәрү кала.
Бу якшәмбедә чиркәүдә литургия узачак. Шулай ук чиркәүдә махсус кичерешү чины үткәрелә, руханилар һәм чиркәүгә йөрүчеләр бөек уразага чиста күңел белән керү өчен бер-берсеннән гафу үтенәләр. Якшәмбе мәктәбенә йөрүче балалар белән чиркәү ишегалдында коймаклар пешерәчәкбез һәм күңел ачулар оештырачакбыз. Теләге булган һәркемне безгә кушылырга чакырабыз.
— Кайберәүләр уразаның соңгы көннәрендә ач торсаң, шул үзе ураза тотуга тиң дип саный. Бу сүзләр дөресме?
— Иисус Христосның ашаусыз-эчүсез 40 көн чүлдә булганын искәртү йөзеннән бу ураза барлыгы җиде атна дәвам итә. Уразаның соңгы көнендә генә ашаудан тыелырга кирәк, дигән сүзләрдә бернинди эзлеклелек тә, аек фикер дә юк. Уразаның соңгы атнасында гына тыелып торып, батырлык кылып та, калган вакытта үз-үзеңне тыя белмәсәң, файда булырмы... Үз-үзеңне җиңү өчен озак вакыт кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев