Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

«Тынычлык» мәчетенә — ун ел

Бүген Зәйнең Мирный бистәсендәге «Тынычлык» мәчете үзенең ун еллык юбилеен билгеләп үтә.

Әлеге уңайдан иман йортында юбилейны искә алып дини чара үтте. Өйлә намазы мәчет төзелешендә катнашучылар, Мирный бистәсе өлкәннәре, бирегә даими килеп дини йолаларны үтәп йөрүчеләр, районның дин әһелләре катнашында күмәк укылды. Шушы дәвер эчендә мәчеттә имам булып Рөстәм хәзрәт Дәминов эшли.

«Мәчетебез Аллаһының рәхмәте белән моннан ун ел элек сафка басты. Кыргый чаганнар үсеп утыручы бу урынны без ул вакыттагы район имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт Камалов белән бергәләп сайлап, мәчет өчен яхшы урын булыр, дип тәгаенладык. Төзелеш башлаганчы документлар рәсмиләштерү, әлеге мәйданны тәртипкә китрерү шактый көч сарыф итте. Мәхәлләбезгә иман йорты кирәк булуны дәлилләп эш башлавыбыз юкка булмады, бу изге эшкә барлык Мирный бистәсе халкы кушылды. Хәтта христиан динендәгеләр дә аның төзелешенә акчалата ярдәм иттеләр. Ә мәчет төзелешенең күпчелек зур чыгымнарын Саматовлар гаиләсе үз өстенә алды. Алар бу изге эшне әти-әниләре рухына багышлады. Шулай ук эшмәкәрләребез Ленар Харрасов, Рәйхан Миназиев, Ленар Шаһиев һәм башкалар техника белән дә, акчалата да зур ярдәм ясадылар. Урман хуҗалыгы оешмасының да ярдәме зур булды. Кыскасы, мәчетебезне изге күңелле кешеләр яшәтә», — ди Рөстәм хәзрәт. 

2015 елның 15 гыйнваренда әлеге гыйбадәтханә шәһәрдә бишенче мәчет буларак ишекләрен ачкан. Аны ачу тантанасында ТР Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин шәхсән катнашып, аның эшенә фатыйха биргән. 

Мәчеттә һәр көн саен азан әйтелә, хатын-кызлар өчен укулар оештырыла, махсус хәрби операциядәгеләр өчен мәхәлләнең мөселман хатын-кызлары җыелып токмач кисәләр. Әлеге мәчет олы юл өстендә урнашу сәбәпле бирегә кереп намаз укучы юлаучылар да күп икән. Ә моны башкару өчен мәчеттә бөтен уңайлыклар тудырылган, тәһарәтләнү урыннары бар. 

— Мәчетебезнең чыннан да исеменә җисеме туры килеп, мәхәлләбездә күңел тынычлыгы бирүче урын булып тора. Без картлар да, яшьләр дә бик теләп намазга йөрибез, алга таба да изге йортыбызга бездән соң килгән буыннарның да эзе суынмасын, дип телибез, — ди 94 яшьлек Әхмәтзәки бабай.

Мәчет ачылган көннәрдән үк биредә хатын-кызларны җыеп гарәп телендә уку, дини йолаларны үтәүгә өйрәтү буенча дәресләрне Нәкыя апа Галимова оештырып җибәргән. Бүген дә аның эшләре Раилә апа Сафина тарафыннан алып барыла. 

— 15-20 хатын-кыз дәресләргә даими йөри. Безнең башлангыч гыйлем алучылар өчен беренче сыйныф оештырылган, ә укуны дәвам итүчеләр төркем-төркем булып югарырак сыйныфларда белем ала, — ди ул.

Мирный бистәсе абыстае Роза апа Гадиева да Тынычлык мәчетенең матур итеп эшләвенә шат. Ул үзеннән яшьрәкләрне хәзер дини йолаларны башкарырга өйрәтә. 

Ә Рамазан ае дәвамында мәчет янәшәсендә төзелгән хәләл кафеда ифтар кичәләре үткәрелә. Биредә үк никах, дини мәҗлесләр уздыру мөмкинлеге дә бар. Мәчетне чиста итеп, тәртиптә тотуга Миңсылу апа Салихова җитәкчелегендә тырыш хатын-кызлар өлеш кертә.

Тынычлык мәчетен ун еллык юбилейлары белән котлап район имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Илдар хәзрәт Әхмәтҗанов, Иске Зәй бистәсе мәчете имамы Илсур хәзрәт Әюпов чыгыш ясадылар, мәчетнең эшенә югары бәя бирделәр. 

«Тынычлык мәчете районда динебезне үстерүгә зур өлеш кертеп эшләүче үрнәк мәчетләребезнең берсе. Монда үз эшенә бирелгән имам Рөстәм хәзрәт, аның даими ярдәмчесе, биш вакыт намазга дәшеп еш кына азан әйтүче Сәлим абый, хатын-кызларыбыз эзлекле эш алып бара. Намаз укырга кергән мосафирлар тарафыннан да без бары тик җылы сүзләр генә ишетәбез. Шулай ук, мәчет өчен булышлык итүче барлык изге күңелле кешеләргә, эшмәкәрләребезгә зур рәхмәт», — дип үз фикерләрен район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин җиткерде. 

Юбилей уңаеннан Тынычлык мәчетенә кар чистарту җайланмасы бүләк ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев