Мәчетләребез тарихы
Быел Зәйнең Таҗетдин Ялчыгол исемен йөртүче үзәк мәчете 30 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена. Шул уңайдан традицион “Ялчыгол укулары” республика конференциясе август аенда үзәк мәчеттән башланачак.
Мәчетләребез тарихы турында исә районыбызның Мактаулы гражданины, озак еллар үзәк мәчеттә имамлык иткән, олы хөрмәткә лаек аксакал Сәгыйть хәзрәт Камалов язып калдырган истәлекләр аның гаилә әгъзаларында кадерле ядкарь булып саклана.
Хәзрәтнең мөһим тарихи фактларны чагылдырган язмалары безнең редакциягә дә килеп иреште. Без аны укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
Куш-Елга авылы мәчете
Куш-Елга авылы 1858 елгы җанисәп алу материалларында искә алына. Ә инде 1870 елгысында авылда мәчет һәм мәдрәсә эшләгәненә тап булабыз.
Халыкка, бигрәк тә балаларга, аң-белем, дин гыйлемнәрен бирүдә Шаһиморад, Фәрхетдин, Таҗетдин, Фәйзулла хәзрәтләрнең фидакарь хезмәтләре мактауга лаек.
1921 елда ике мәчет тә авылда бик көчле янгын чыгып, көлгә әвереләләр. Мәчет булмаса да, авылда җомга намазларын уку тукталмый.
1990 еллар башында авыл халкы мәчет төзергә карар итә. Бу эшне Мөхәммәтһади Гарипов җитәкли. Һәм берүк вакытта имамлык вазифаларын да башкара. Аңардан соң имам-хатыйб булып Миңнемөхәммәт Садыйков эшли.
Кәдек авылы мәчете
1890 елларга кадәр Кәдек мәхәлләсендә Мирзасалих Фәтхетдин улы Арсланов имамлык итә. Бәләкәй генә агач мәчет була.1890 елда Минзәләдә дини уку мәдрәсәсе һәм бер еллык русча курс бетереп, Кәдек мәхәлләсенә указной мулла булып Риязылабрар Фәтхетдин улы Арсланов җибәрелә. Арслан Мирзасалих хәзрәт Сармашбашка күчерелә. 1900 елда Кәдек мәхәлләсендә халык көче белән Риязылабрар хәзрәт җитәкчелегендә мәчет төзелә. Мәчет 1934 елга кадәр эшли. Кәдек мәхәлләсенә Апач авылы мөселманнары кушыла. Ураза гаетенә, Корбан гаетенә һәм намаз укырга атлар белән килә торган булганнар. 1934 елда Риязылабрар мулла кулга алына һәм Алабуга төрмәсенә озатыла. Өч айдан соң акланып, гаепсез булып авылга исән-имин кайтып килә һәм 1870-1956 елга кадәр яши.
Мәчет клуб итеп үзгәртелә. 1962 елга кадәр клуб булып хезмәт итә. 1996 елдан алып озак еллар Кәдектә имам-хатыйб булып Ризылабрар улы Габбас Арсланов хезмәт итә.
Сармашбаш авылы мәчете
Авылда беренче вакытта манарасыз агач мәчет була. Баш мулла булып Фәтхетдин Арсланов тора, ул вафат булгач, улы
Сәхиптаза Арсланов сайлана, 1910 елга кадәр эшли, ул картайгач, Әхмәтзыя Нуриәхмәтов сайлана. Мәхәллә көче белән Әхмәтзыя һәм кече мулла Сәхиптаза җитәкчелегендә ике ел эчендә яңа мәчет төзелә. Ул 1912 елдан 1934 елга кадәр эшли, намаз укыла. 1934 елда мәчетнең эше туктала, шул елның август аенда ул мәктәп, ә 1947 елда клуб итеп үзгәртелә. 1966 елда ремонтлап, клуб итеп файдаланалар. Хезмәткәрләрнең ваемсызлыгы аркасында мәчет-клуб яна, шуның белән аның тарихы да бетә.
1996 елда мәчет итеп файдалану өчен башлангыч мәктәп бинасы бирелә. Бу саваплы эш Әнәс Салихов һәм Госман Мухамов тырышлыгы белән эшләнә. Сармашбаш мәхәлләсе имам-хатыйбы итеп Габбас Риязылабрар улы Арсланов сайлана.
Хәзер исә авылда мөселманнар яңа салынган мәчеткә җыела.
Суык-Чишмә авылы мәчете
1925-1926 елларда халык башына мәчет салу идеясе килә. Агачтан булган дүрт почмаклы мәчет күтәреп куела. Авыл халкы анда Чыбыклының Түбән мәхәллә имамын - Габдрахман Исхаковны сайлый. Шулай итеп, Суык-Чишмә мәчетендә беренче имам Габдрахман Исхаков була. Колхозлашу чорында намаз укылмый. Габдрахман хәзрәтне НКВД сугыш вакытында төнлә белән алып китә, шуннан хәбәре булмый. Сугыштан соң мәчет Чыбыклы фермасы йорты итеп үзгәртелеп юкка чыга. Халык йорттан йортка йөреп җомга намазы укый.
Мәчетне колхоз рәисе булып эшләгән Моттыгый Мөхәммәтов төзетә. Ләкин ул идәрәгә әйләнә, аннан клуб итеп үзгәртелә.
Суык-Чишмә иманнары:
Кашабетдин Хөснетдинов
Сәхиулла (Шепкәдән)
Насрулла Габидуллин
Миңнехан Габидуллин
Минехуҗа Галиуллин
Зәкиулла Габидуллин
Альберт Хәлиев
Габрахман хәзрәт
Зиннәт Солтанов
Пахерулла Гыйльманов
1950 елда Чыбыклы белән Суык-Чишмәне бергә кушалар. Мәчет дип төзелгән бинаны сүтеп алып сушилка ясыйлар.
Ә Суык-Чишмәне модульле металл корылмалар заводына ярдәмче хуҗалык итеп билгеләгәч, халык авылга мәчет кирәк булуын белдергәч, ул вакыттагы директор Шамил Сәлахов 1996 елда мәчет төзетә. Шул чордан бирле Суык-Чишмәдә азан тавышы тынмый.
(Газетабызда алга таба да авыллар мәчетләре тарихына кагылышлы язмалар биреләчәк).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев