Кабан-Бастрык авылы чиркәве тарихы
Кабан-Бастрык чиркәвенә Изге Николай иконасы 88 елдан соң яңадан әйләнеп кайтты.
Кабан-Бастрык авылындагы 1881 елда төзелгән Архистратиг Михаил чиркәвендә архиерей Николай Угодникның төсе төшерелгән изге икона булган. Халыкка дини хезмәт күрсәткән чиркәүне совет чоры булган 1935 елда ябалар. Нәтиҗәдә заманында үзенең миссионерлык мәктәбенә кадәр булган Кабан-Бастрыкка динсезлек заманы килә. 1937 елда чиркәүнең священнигын да Себергә сөрәләр. Чиркәүдәге изгеләрнең төсләре төшерелгән иконаларны, дини китапларны авыл халкының күбесе яшертен рәвештә өйләренә алып чыга. Ләкин, белгәнебезчә, совет чорында, бигрәк тә ул вакытта, дин тоту катгый тыелган. Петров Михаил Гаврилович ул вакытта авыл советында секретарь булып эшли. Шуңа күрә аның хатыны Аллага ышанучы, батыр йөрәкле, кыю Екатерина Ильинична, безгә тентү кермәс дип уйлап, бик күп дини изге китаплар һәм иконаларны чиркәүдән алып чыгып, базларына яшерә.
Шулай итеп ул авыл чиркәвендәге изге икона, китапларны үз – үзен аямыйча, тормышын куркыныч астына куеп, авылдашлары өчен саклап кала. Зәйдән килгән милиция хезмәткәрләре авыл советы белән бергә авыл буйлап, өй борынча йөреп, тентү башлана. Иконаларны җыеп, Зәйгә алып китәләр, ә кемнәрнең өеннән табыла, ул өйнең хуҗаларын кулга алулар башлана. Үзе авыл советында эшләгәч, тентү Петров Михаиллар өенә керми. Ләкин халык тынычлангач, бераз вакыт үткәннән соң, Михаил дәдәй баздагы изге икона һәм китапларны күреп, таң кала, хатынына үпкә белдереп, янаганын Кәтринә түти тетрәнеп, гомеренең ахырына чаклы искә алып балаларына сөйли торган була.
Тентү Батаев Дауыт яшәгән йортка да керә. 1864 елда туган Дауыт Константинович патшага алты ел кавалерист булып Кавказда хезмәт итә. Русчага да яхшы өйрәнеп кайткан, ул чор өчен грамоталы, укый – яза белгән. Солдат хезмәтеннән соң гаилә корып, яхшы итеп йорт салып, әйбәт кенә урта хәлле крестьян тормышы белән яшәп киткән. Ул әле бик күп еллар чиркәүнең старостасы да булып торган. Шуңа күрә аларның гаиләсенә шикләнеп карыйлар. Улы Григорийны да чиркәүдән икона, китаплар алуда гаеплиләр.
Тентү кергәнне күреп, шуны сизенеп Гөргөри дәдәй тизрәк өйдән чыгып йөгерә, ишегалдында көчле ату тавышы яңгырагач, хатыны Фекла түти яшь баласы – Марияны тотып баскыч төбенә йөгереп чыгып:
- Үтерделәр, - дип үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып елый башлый. Шуннан соң тентүчеләр, Гөргөри дәдәйне үлде дип уйлап, кире өйгә йөгереп кереп Дауыт бабайга тимиләр, өйдә бөтен җирне тентеп чыгып, мич астыннан балтасын сөйрәп чыгарып:
- Тентүгә каршылык күрсәтеп безгә балта күтәрде, дип әйтербез, эш ачарга” кирәк булыр дип, Гөргөри дәдәйнең балтасын алып чыгып киткәннәрен, үзенең кечкенә сабыйларын Илья белән Марияны тотып үксеп – үксеп елавын әни еш искә алып сөйли иде, - дип искә ала Татьяна Григорьевна. Гөргөри дәдәй качып Кызыл таң авылында яшеренеп торып исән кала. Тынычлангач, өенә кайта, байлар дип өйләрен дә сүтеп алып китеп Сарман районындагы авылга клуб итеп салалар. Үзләренә мунча һәм кое гына кала. Бусагалыкларын урманнан арба белән тартып алып кайтып мунчаны өй итәләр. Бөек Ватан сугышы башлану белән Гөргөри дәдәй сугышка китә һәм әйләнеп кайтмый, Ватан өчен көрәшеп батырларча яу кырында ятып кала. Менә ишелә, менә ава дип, күп терәүләр белән терәткән ул мунча – өйдә Татьяна Григорьевна 1938 елда туа, үсә, 1953 елда Алабугага Китапханәчеләр техникумына укырга китә, Фекла түти 1955 елда гына, улы Илья эшкә ярый башлагач кына ул планда яңа өй төзи ала. Ә 1956 елны озак һәм каты авырып Дауыт бабай да 92 яшендә бу дөньядан китә. Тырыш, сабыр, мәрхәмәтле, Фекла түти аны гомер буе үз әтисе кебек якын итә, бик нык тәрбияли. Үзенең балаларын да хезмәт сөючән, кешелекле итеп үстерә. Илья дәдәй Чаллыда яши, укытучы була, Мария түти Самарада яши, шулай ук укытучы һөнәрен сайлый, ә Татьяна Григорьевна Дунаева – Батаева - авылыбызның күренекле шәхесе – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының библиография һәм китап белеме кафедрасы профессоры дәрәҗәсенә ирешә. Тормыш иптәше Николай Дунаев белән алар бик актив, иңгә-иң куеп алдан юл ярып, иң алгы сызыкта баручылар булдылар.
Ә курку белмәс, үзенең тормышын куркыныч астына куеп чиркәүнең, авылның изге китапларын, иконаларын саклап калучы Екатерина Петрованың да балалары, оныклары дөрес тәрбия алып, үзләренең гаиләләрен корып, матур гына яшәделәр. Улы Николай Михайлович авылның иң чибәр, тырыш, акыллы кызы Анна Афанасьевна белән тормыш корып Тукай районының Бәтке авылында төпләнеп калдылар. Анна түти яшелчәлектә, Николай дәдәй агроном, совхоз директоры урынбасары булып эшләде. Күпсанлы Мактау кәгазьләре, акчалата премияләр белән бүләкләнделәр алар. Өч балалары да акыллы,барысы да югары белем алып, тормышта үз урыннарын табып, гаиләләрен булдырып балаларына яхшы үрнәк күрсәтеп яшиләр.
Кәтә әбинең оныгы, “Татарстанның атказанган торак – коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре” Григорий Николаевич Петров та бик булдыклы милләтпәрвар җанлы, үзенең шәхси вакыты белән хисаплашмыйча керәшеннәр өчен җан атып йөрүче – күп еллар инде “Тукай водоканал”ын һәм районның керәшен иҗтимагый оешмасын җитәкли. Матурлык яратучы, үзеннән яктылык сибүче – лирик җанлы, тирән фәлсәфи фикерле авылдашыбыз Григорий Николаевич буш вакытларында картиналар ясый, шигырьләр, поэмалар яза. Тормыш иптәше Валентина белән бер дигән өч кыз үстереп, алар да инде үз гаиләләрен булдырып, тормышта үз урыннарын табып яшиләр. Кәтә әбинең олы кызы Анна Михайловна сугыш вакытында Казан шәһәрендә хәрби госпитальдә шәфкать туташы, сугыш беткәч, 39 ел, башта үзебезнең Кабан-Бастрык медпунктында, аннан соң Дүрт-Мунча, Бура-Киртә медпунктларында фельдшер булып эшләде, шулай ук Алмалы авылына да җәяү йөреп авыруларны дәвалады, медицина хезмәте күрсәтте.
Бура-Киртә авылында сугыш ветераны Фәхрулла Хәмидуллинга тормышка чыгып төпләнеп калды. Аңа рәхмәтле булмаган берәр гаилә бар микән?! Ул гомерен кешеләр сәламәтлеген ныгытуга багышлады, көчле рухлы, кече күңелле, ихлас табибә булды. Хезмәтенә күрә хөрмәте – Бура-Киртә авылы халкы аны авыл Советы депутаты итеп сайлый. Аңа күпсанлы Мактау кәгазьләре һәм акчалата премияләр бирелгән. Тормыш иптәше Фәхрулла Хәмидуллин белән дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Бура-Киртә авылы халкы, балаларының, оныкларының кадер- хөрмәтендә 95 яшькә кадәр җитеп бакыйлыкка күчте.
Ә икенче кызы Зоя түти - авылыбызның бик матур, көчле – мәйданнарда батыр калучы, гер күтәрүче Петр Брицов белән тормыш корып Чаллыда яшәделәр, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Зоя түти белән Петр дәдәйнең оныклары Мәскәүдә артистлар.
2013 елда Кабан-Бастрыкта, халыкның үз тырышлыгы белән, чиркәү сафка бастырылды. Чиркәүне төзеп эшләп китүенә ун ел булды. Күп кенә авылдашларыбыз элеккеге чиркәү ябылганда һәм 1980 елларда инде чиркәвебезне бөтенләй сүтеп бетергәч, өй түбәләрендә төреп сакланып калган изге китапларны, иконаларны 2013 елда яңа чиркәү төзелгәч, ачылгач алып килделәр. Алар арасында Матвеев Илья дәдәйләрнең өйләрен сүткәндә Миронов Артур алып килгән Кодрәтләр кылучы Изге Николай иконасы һәм Ермаков Никита дәдәйләрнең өй түбәләрендә озак еллар өенә кайтуны көтеп яткан “Нерукотворная” иконасы бар иде. Шуларның берсен быел ямьле җәй көнендә уздырылган авыл җыенында халыктан җыелган акчага Изге Николай Чудотворец иконасын Казанга алып барып төзекләндереп Чаллы шәһәре керәшеннәренә келәүгә йөрү өчен төзелгән Алла Анасының “Неупиваемая Чаша” иконасы чиркәвендә 19 декабрь – Изге Николайның җанын Ходайга биргән көнне, Кышкы Микула көнне аруландырдылар. Моның өчен Чаллыдагы керәшен чиркәвенең дьяконы Михаил Мироновка авыл халкы бик рәхмәтле. Ул безнең чиркәвебезгә һәрчак ярдәм итә. Шулай ук чиркәүне төзүдә башлап йөргән хәзер дә карап, тәртипләп торган Андрей дәдәй Кондратьевка, чиркәүне чистартып, юып, тәртипләп торучылар - Валентина Тихонова, Анастасия һәм Валентина Кукиналарга, сукмакларын, юлларын чистартып, һәрчак карны көрәп, тәртипләп торган Петр Батаевка, Чаллыдан керәшен чиркәвеннән Изге Николай тәресен авылыбыз чиркәвенә алып кайтучы Анна һәм Фёдор Брицовларга, барлык эшләрне оештырып йөрүче авылыбызның ак дәдәе булган Григорий Батаевка, ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә янәшә – тирә авыллардан кешеләрне җыеп чиркәүдә иманнар, үгетләр укучы Анастасия Кукинага авыл халкы бик рәхмәтле.
Авылыбызның элеккеге, Изге Николай иконасынын үз урынына кайтуына күңел бик сөенә. Илебездә барган катлаулы хәлләрне җайга салырга да, сугышлар бетеп, якыннарыбызның исән – сау кайтуларына да, безнең авылыбыз халкының тату тормышына ярдәм итәренә дә ышанам.
Анастасия ШӘЙМӘРДАНОВА
Лаеш районының Усад авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев