Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Изге Макарий храмы төзелеше өчен исемле кирпеч сатып алып, исемне мәңгеләштерергә була

Зәйдә 35нче бистәдә махсус хәрби операциядә Җиңү хөрмәтенә Изге Макарий храмы салыначак.

Узган ел ахырында храм төзелеше өчен ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгыннан рәсми рөхсәт алынды. Төзелешне өч ай эчендә башламаган очракта рөхсәт юкка чыгарылачак. Ходай ярдәме белән тиз көннәрдә чиркәү төзелешенә керешү ниятләнә. Храмның фундаменты бар инде. Узган елның 7 октябрендә храм нигезенә Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий катнашында архиерей грамотасы белән капсула салынды.

Изге Макарий храмы төзелешенә үз өлешен кертергә теләүчеләр, теләгән һәр кеше үз исемен Изге Макарий храмын төзүчеләр исемлегендә мәңгеләштерә ала.

«Бүгенге көнгә 5000 сумлык 300дән артык исемле кирпеч сатылды. Шулай ук 500 сумлык киррпеч сатып алып иганә ярдәме күрсәтүчеләр дә бар. Аларның исемнәре дә храм стеналарында мәңгеләштереләчәк. Исемле кирпечне Изге Макарий храмының лавкасында сатып алырга була», — ди чиркәү казначее Зинаида Иванова.

«Исемле кирпеч» — ул чиркәү һәм монастырьларны төзүдә күркәм православие традициясе. Исемле кирпечләрне чиркәү төзелешендә катнашырга теләүчеләр генә түгел, ә якыннары, туганнары һәм инде үлгәннәр турында кайгыртучылар да сатып ала. Бу — Ходай йортының стеналарына исеме язылган кешеләргә дога барып ирешү дигән сүз. Җыелган акчаларга чиркәү төзелеше өчен кирпечләр һәм башка төзелеш материаллары сатып алыначак, ә иганәчеләрнең исемнәре чиркәү диварларына язылып, һәр литургия вакытында искә алу өчен махсус чиркәү китабына кертеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев