Изге ай башлана
11 март — уразаның беренче көне. Ураза быел 30 көн тотыла. Ураза бәйрәме 10 апрельгә туры килә.
Рамазан аенда мәгъкуль гамәлләр, мәхәлләдәге дини тормыш турында без шәһәрнең Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсе имамы Фәнил хәзрәт Әхмәтҗанов белән сөйләштек.
— Фәнил хәзрәт, сүзебезне бистәдәге мәчет эшчәнлеге, биредәге дини тормыш турында мәгълүматтан башлыйк әле...
— Әгүзе билләһи миннә шәйтани рәдҗим! Бисмилләхир рахмәни рәхим! Шәхсән үзем Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендәге мәхәллә мәчетендә имамлык итүгә узган ел Корбан гаете көненнән керештем. Мәчетебез 2008 елда бистә халкы соравы буенча Расих хәзрәт Шәйхеразиев тырышлыгы белән төзелә башлаган иде һәм ул 2013 елның сентябрендә мөселманнарыбыз өчен ишеген ачты. Башта Расих хәзрәт, аннан соң Фатыйх, Заһид, Ринат хәзрәтләр имамлык иттеләр. Мәчет Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә яшәүчеләрне дини гамәлләргә өндәп тора. Якын-тирәдәге оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр дә дога кылырга киләләр. Юл өстендә булу сәбәпле, бирегә мосафирлар да намаз укырга еш керә. Мәчеттә тәһарәтләнеп, намаз уку өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган, һәркемгә ишегебез ачык. Узган ел исә Аллаһ йортының ун еллыгы уңаеннан мәчеттә Мәүлид кичәсе уздырдык. Күркәм йортыбыз шәһәргә керү юлында балкып каршы ала.
— Рамазан аена керү, башкарылырга тиешле гамәлләргә аерым тукталып үтсәгез иде...
— Рамазан аеның беренче тәравих намазы 10 мартта ястү намазыннан соң укыла. Тәравих намазы сөннәт мүәккәдә булып тора. Кем дә кем Рамазан аенда тәравих намазын калдырса яки егерме рәкагатьтән киметеп кыскартса, сәхабәләрнең бердәм фикеренә каршы килгән гамәл кыла, бу гамәлдән мөмкин кадәр читләшергә кирәк. Ураза гарәпчә «саум» дип атала. "Саум«ның лексик мәгънәсе «берәр нәрсәдән ерагаю, читләшү, берәр нәрсәгә каршы тору» дигәнне белдерә. Уразаның шәригатьтә мәгънәсе ураза тотучы кешеләрнең үзләрен таң атканнан алып кояш батканчыга кадәр ашау-эчүдән һәм җенси якынлыктан тыелуларын белдерә. Кояш баткан вакыт ифтар вакыты була. Бу вакыттан алып ураза тоткан кешеләр өчен тыелган нәрсәләр рөхсәт ителә. Ахшам намазының вакыты да кергән була. Ураза тотканда ялгышып яки онытылып китеп берәр ризык алып капкан чакта ураза бозылмый. Шулай ук Рамазан ае дәвамында һәрвакыт догада булып, яхшы гамәлләр кылып кына яшәү мөһим. Начар ниятләрдән, начар сүзләрдән тыелу, ярдәмгә мохтаҗларга булышу мәслихәт. Ураза тоту — ул чистарыну дигән сүз, шуңа да аны тотуга курыкмыйча, шикләнмичә алынырга кирәк. Алдан ук Рамазан ае дәвамында ураза тотарга ният кылу яхшы. Бары тик авыру кешеләр генә ураза тота алмый, бу бигрәк тә шикәр чире, ашказаны авыруларыннан интегүчеләргә кагыла, ягъни мөселман кешесе үз саулыгына зыян китерүен белә торып ураза тотарга тиеш түгел.
— Фитр сәдакасы турында аңлатма бирегез әле...
— Фитр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып гает намазына кадәр өләшергә мөмкин. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнә. Фитр сәдакасы фәкыйрьләргә һәм азкеремле мөселманнарга бирелә. Аны ата-аналар, әби-бабайларга, балаларга, балаларның балаларына, үз гаиләңә бирү тыела. Шуңа да карамастан, мөселман үзенең абыйсы яки сеңлесенә фитр сәдакасын бирергә хокуклы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев