Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм тормыш

Югары Багражда XIX гасырда төзелгән чиркәүне реставрацияләү буенча фикер алыштылар

Югары Багражда Троица чиркәве “Бергәләп саклыйбыз” федераль проекты буенча реставрацияләнә.

Бүген Югары Багражда ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Наталья Прохорова, Татарстан дәүләт  мәдәни мирас үзәге белгечләре, архитектор-реставраторлар Гөлия Камалетдинова,  Виктория Шишкина һәм Анастасия Ямалова, “ОСК” ҖЧШнең проект бүлеге җитәкчесе Индира Алиуллова, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, настоятель Александр атакай Расторгуев, район керәшеннәр җәмгыяте рәисе Валентин Атласов, Баграж җирлеге башлыгы Павел Минеев, авыл халкы  республика әһәмиятендәге архитектура һәйкәлен - XIX гасырда төзелгән Троица чиркәвен реставрацияләү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Чиркәү 1887 елда приход кешеләре һәм Алабуга сәүдәгәре, хәйрияче Иван Стахеев акчасына төзелгән. Совет власте вакытында ул ябыла. Бина озак еллар авыл клубы буларак файдаланыла. Һәм менә боз кузгалды -  чиркәү  “Бергәләп саклыйбыз” федераль проекты буенча реставрацияләнә.

- Чиркәү мәдәни мирас объектларын төзекләндерү программасына кертелде. Моның өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка,  ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущинга рәхмәтлебез. Мондый игелекле эшләр бергә тату яшәүнең төп нигезе булып тора, - диде Петр Сергеевич  чыгыш ясап.

Иске чиркәүнең һәр бүрәнәсе, һәр  тактасы сүтелеп, агач  төзелеш сәнгате законнары буенча тикшерелеп, инвентарьга алынды. Алар протезланып, яңартылып, чиркәү элекке халәтендә торгызылачак. Виктория Шишкина ничек итеп дәүләт архивларында Югары Баграж   чиркәве буенча эзләнүләре, торгызылачак чиркәүнең һәр детале турында чарада катнашучыларга сөйләде.

-Безнең бүгенге максатыбыз - сезнең белән чиркәүнең элекке халәтен саклап калу турында сөйләшү. Без тарихи документларны өйрәнү өчен чиркәүне Уфа архитекторы төзегән булгач, Уфа архивларына сорау җибәрдек. Әмма анда бер документ та табылмады. Татарстан дәүләт архивында сакланган иде документлар,  кызганычка каршы, чиркәүнең сызымы табылмады. Чистай районында нәкъ Югары Баграждагы кебек чиркәү булган. Без шуның схемасы буенча тикшерү-өйрәнүләр үткәрдек, - диде Виктория Шишкина чыгышында.

Татарстан дәүләт архивында чиркәү китабы табылган. Анда чиркәү старостасы Кустовский авылда кемнең туу, үлүе буенча исемлек алып барган. Тагын бер кызыклы документ  – ул чиркәүнең культпросветка тапшырылуы турында. Моның өчен халык арасында сораштыру-анкета үткәргәннәр. Авылның 121 кешесе  риза булган диелә анда.  Бу инде нинди шартларда үткәрелгән, мәҗбүриме, ихтыяримы  – анысын без белмибез.

Архитектор-реставраторлар чиркәүнең түбәсе буенча ике төс тәкъдим итте: аның берсе - яшел, икенчесе көрән төс. Авыл халкы икенче төсне бердәм рәвештә торгызылачак чиркәүгә туры киләчәк дигән фикергә килде.  Виктория Олеговна шулай ук чиркәүнең биләмәсен төзекләндерү, аның ничек булачагы турында да халыкка аңлатты.

Фикер алышуларда халык та үз тәкъдимнәрен, кызыксындырган сорауларын җиткерде. Элекке чиркәү ни рәвешле җылытылган? Бу турыда архитекторлар дәлилләр булмавын, бары тик совет чорында клубка түгәрәк мич чыгарылуы турында әйттеләр. Шулай ук чиркәү территориясендә дин әһелләре җирләнүе, элек бу урында качлар булуы, хәзер аларның сакланмавы, шуңа күрә бу урыннарга кач кую кирәклеге турында әйтелде.

- Авылда чиркәү булу - ул рухи тормыш бар дигән сүз. Югары Баграж авылындагы чиркәүне торгызу - җирлегебез өчен зур вакыйга. Авыл халкы моны күптәннән көтте һәм алар бу эшкә алынучыларга бик рәхмәтле, -диде Павел Минеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев