Илсур хәзрәт Әюпов: «Изге Корбан бәйрәмендә күп игелекләр кылу хәерле»
Ислам динендә иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете якынлаша.
Быел ул 28 июньгә туры килә. Бәйрәмнең мәгънәсе — Аллаһка якынаю, аңа иман китерү. «Корбан» сүзе мөселман традицияләрендә «якынаю» дигәнне аңлата.
Традиция буенча, Корбан гаете көннәрендә дин юлындагы кешеләр ярату һәм шәфкатьлелек, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә тиеш. Корбан гаете, әлеге дини бәйрәмдә үтәлергә тиешле йолалар турында без Иске Зәй бистәсенең «Билал» мәчете имам-хатыйбы Илсур хәзрәт Әюпов белән сөйләштек.
— Илсур хәзрәт, Корбан гаете бәйрәме якынлаша, аны каршы алу йолаларына тукталып үтик әле...
— Әгүзе билләһи миннә шәйтани рәдҗим! Бисмилләхир рахмәни рәхим! Корбан гаете алдыннан Зөлхиҗҗә ае башлана. Быел ул 19 июньнән кереште. Корбан гае-те алдыннан 9 көн дәвамындагы Гарәфә көннәрдә ураза тоту сөннәт, ягъни ул 27 июньгә кадәр дәвам итә һәм 28 июнь — Корбан гаете көнендә бар мөселман дөньясы бәйрәм итә. Шуңа да Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне бөтен дөнья мөселманнары өчен олы көннәр санала. Бу көннәрдә мөмкин кадәр игелекләр кылу хәерле. Игелекле гамәлләргә догалар кылу, сәдакалар бирү, шулай ук өстәмә ураза тотулар керә. Корбан көне алдындагы төнне догаларда үткәрергә, Коръән, тәхәҗҗүд намазы укырга, Аллаһтан гафу сорарга кирәк. Бәйрәм алдыннан укылган догалар кабул була дип санала. Бәйрәмгә кадәр мөселманнар госел алып, чиста киемнәр кия. Ирләр мәчеткә гает намазына бара. Намазга кадәр ашамый тору хәерле. Намаздан соң хөтбә укыла. Гадәттә ул Аллаһ һәм Мөхәммәд с. г. с. гә зикер әйтүдән башлана, хаҗ гамәленең һәм корбан китерүнең мәгънәсе, әһәмияте аңлатыла.
— Корбан чалдыру кемнәргә тиеш?
— Корбан бәйрәме вакытында мөэмин-мөселманнар корбан итеп тәкә яки башка мөгезле эре терлекне, дөяне китерергә мөмкиннәр. Әгәр мөселман кешесенең кулыннан килә икән, бер кешегә бер сарык яки кәҗәне корбан чалу тиеш. Сыер яки дөяне җиде кеше исеменнән чалырга була. Шулай ук сарыкны бер гаилә исеменнән корбан китерергә ярый. Корбанны, әгәр васыять иткән булса, мәрхүм исеменнән дә чалалар. Корбанлык итеп бер яшьтән дә ким булмаган хайван сайлана. Аерып әйткәндә, сарык — бер, сыер малы — 2, дөя 5 яшьлек булырга тиеш дип билгеләнә. Хайван сәламәт, күзгә күренеп торган җитешсезлекләрсез булырга тиеш. Ә корбан чалу фатирга түләү, ашау, өс-баштан соң бер кешенең запасы 36 мең сум янга калган очракта башкарыла. Әгәр ир белән хатын икән, аларның һәрберсенең запасы 36шар мең сум булуы зарур.
Корбанлык мал бары тик гает намазы укылганнан соң чалына һәм аннан соң өч көн дәвамында корбан чалдырырга була. Аның тиресен, тоякларын күмү хәерле. Корбанлык ит шәригать законнары буенча өч өлешкә бүленә. Аның өчтән бер өлеше сәдака рәвешендә мохтаҗларга өләшенергә тиеш. Бу бәйрәм көнне барлык кешеләр дә сөенеп, тамаклары тук булып үткәрсеннәр өчен изге гамәл кылуга ишарә буларак билгеләнә. Тагын бер өлеше туган-тумачаларга бирелә, ә бер өлешеннән гаилә әгъзалары авыз итәргә тиеш. Әгәр дә инде кемнең дә булса корбанлык мал чалдыру мөмкинлеге булмаса, ул кешенең корбан хайваны бәясе күләмендә мохтаҗларга яки мәдрәсәләргә акчалата ярдәм ясавы да корбан китерү белән тиңләштерелә. Моны шулай ук Корбан гаете намазыннан соң өч көн эчендә башкарырга кирәк.
— Иске Зәй мәчетендә Корбан гаетен үткәрү традицияләре турында да сөйләп үтсәгез иде...
— Мәчетебез бай тарихлы, шуңа да биредә олы дини бәйрәмнәребезне тәфсилләп, җиренә җиткереп уздыруга җитди игътибар бирәбез. Тарихка күз салсак, бистәдә мәчет 2000 елның 23 февралендә ачылды. Анда беренче имам итеп Шәфигулла хәзрәт Габидуллин сайланды. Аннан соң Илшат, Габделхәй хәзрәтләр имамлык итте. Районның элекке имам-мөхтәсибе Сәгыйть хәзрәт башлангычы белән поликлиника бинасы төзекләндерелеп, анда мәчет ачылды. Ә инде 2016 елда менә шушы яңа мәчетебезгә нигез салынды. 2017 елның 25 маенда ишекләрен ачкан мәчетебез бүгенге көнгә кадәр мәхәллә халкына хезмәт итә. Инде шушы көнгә кадәр мәчетебездә 84 никах укылды һәм 84 балага исем кушу йоласын үтәдек. Заманча яңа мәчетне булдыруга өлеш керткән һәркемгә, эшне алып барган хәзрәтләребезгә рәхмәтлебез. Аларның эшен хәзер яхшы итеп дәвам итү нияте белән эшлибез. Шәхсән үзем Кадер авылында имам ярдәмчесе булганнан соң, 2014 ел башыннан Иске Зәй мәчете имамы булып торам.
Без ел саен Корбан гаете көнне иртәнге сәгать 6 тулырга 15 минутта Иске Зәй бистәсендәге Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында җыелабыз, башта ил азатлыгы өчен башларын салганнар, тыныч тормыш өчен фидакарь хезмәт куйганнар рухына дога кылабыз. Аннан соң тәкъбир әйтеп, мәчеткә юл алабыз. Һәр елны гает намазына 70тән артык кеше җыела, быел да шул чама булыр дип исәплибез. Иске Зәйдә исә, барлык мәчетләрдәге кебек үк, иртәнге сәгать 6да вәгазь укыла, 6.30да гает намазы, аннан соң чәй өстәле, пылау тәкъдим ителә.
Намаз вакытында хәзерге вакытта илебез иминлеге сагында булган егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын сорап дога кылабыз, ил-көнгә тынычлык телибез.
Күркәм традиция буенча дини бәйрәмнәрне үткәрергә, мәчет эшләре өчен даими ярдәм итеп торучыларга без бик рәхмәтле. Монда булышлык итүче хатын-кызларыбызга, ир-атларыбызга рәхмәтлебез, ә аеруча хәйриячелек ярдәмен даими күрсәтүче эшмәкәрләребез Марсель Миңнеханов, Альберт Гайнуллин, Әлфия Степанова, Радик Әхмәтов, Әбүзәр Гыйләҗевлар гаиләсе, Дания һәм Иршат Низамовларның эшләрен изге догаларыбыз уң итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев