Әхмәт авылы мәчете диварына хәтер тактасы куелды
Рамазан аена да кердек. Инде алтынчы көне бара. Бар мөселман һәм христиан дөньясы изге Рамазан аенда уразада. Бу изге Рамазан аенда кылган игелек, изгелекләр меңе белән кайтыр, диелә бер хәдистә.
Безнең милләттә шундый әйтем бар:
“Ит игелек халык белер,
Халык белмәсә балык белер...”
Мин инде бер игелекле вә саваплы эш турында бәян итәргә телим.
Әхмәт авылында өченче көн бик саваплы, тәрбияви ягы бик әһәмиятле булган эш башкарылды. Әйе, аның тәрбияви ягы яшь буынга гына кагылмый, ә өлкәннәргә дә хәтер яңартырга бик саваплы бер гамәл булырдыр. Кемдер үзе турында уйланыр, ничек яшәвенә, нинди яхшылык яисә кемгәдер этлек эшләве турында уйланыр... Үзенең дөрес юлдан бармавы турында борчылыр вә кайгырыр... Ничек кенә булмасын, ул адәм җанында, күңелендә эзсез югалмастыр дип уйлыйбыз.
Әхмәт авылында мәчет 1844 елда эшли башлый. Ни аяныч, 1844 елдан алып 1870 елга кадәр мәчетнең имам-хатыйбы кем булганлыгы турында мәгълүмат юк. Ә менә инде 1870 елның 8 июненнән указлы мулла - Бордыбаш авылыннан Фәрхетдин мулла Мөхәммәдзакир чакырыла. Ул 1849 елның 9 октябрендә Бордыбашында Мөхәммәдзакир мулла гаиләсендә туа. Алар гаиләдә ике генә бала булалар. Аның энесе Нурытдин Бордыбашында муллалык итә.
Фәрхетдин мулла эшләгән вакытта аңа кече указлы мулла итеп Мөхәммәтҗан Шәрәфетдин раслана (Указ, 26 июль 1874 ел). Аның ярдәмчесе булып Әхмәдулла эшли. Аннан соң Әхмәдулланың улы Әсәдулла Әхмәт мәчетенең мулласы булып эшли.
Фәрхетдин муллага Әхмәт авылына күченеп килгәндә нибары 21 яшь була. Аның алга таба бөтен тормышы шушы Әхмәт авылы белән бәйле. Ул Хәернисага өйләнә һәм алар җиде бала үстерәләр. Иң олы кызлары Дөрниса 1878 елда дөньяга аваз сала. Аннан Якутелҗиһан 1880 елда туа. Инде 1882 елда игезәк кызлар: Фатыйма һәм Хәтимә дөньяга киләләр. Фатыйма абыстай - минем әтиемнең әнисе, ягъни минем әбием була. Ир балалардан Фатыйх - 1884 елда, Әхмәтзәки – 1886 елда, Салих 1888 елда җиһанга аваз салалар. Фатыйх муллага күпмедер вакыт Әхмәт авылында мулла булып торырга туры килә.
Инде шуңа да ачыклык кертеп китик. Фәрхетдин мулла минем әтием Хәсәннең әнисе – Фатыйма абыстайның әтисе була. Димәк, ул минем әбием Фатыйманың әтисе булгач миңа карт бабам, ягъни дәү әтием буладыр.
Сүз башым 3 мартта мәчет диварына (стенасына) хәтер тактасы урнаштырылу хакында. Менә ул такта:

Бу хәтер тактасын ясатучы - Марат Нурулла улы Даутов. Ул - Әлмәт шәһәрендә яшәүче эшмәкәр. Һәм бу хәтер тактасын урнаштыру аның өчен бик кадерле, әһәмиятле хәтер, чөнки аның әнисе ягыннан ерак бабасы 1897 - 1902 елларда бу яңа мәчет бинасын төзетүче Гаделмәннән Бикмөхәммәт улы Бикмөхәммәтов була. Ул хаҗ кыла һәм алга таба халык телендә зурлап аны Мәннән Хаҗи дип йөри башлыйлар. Аның әтисе дәүләт крестьяны Хөсәен Габделмәннән улы Бикмөхәммәдов. Хатыны Бибикамал Нәҗметдин кызы.
Габделмәннән балигъ булгач читкә чыгып китә һәм тырыш хезмәте белән приказчик дәрәҗәсенә күтәрелә, ә алга таба үзе сәүдәгәрлек итә башлый. Кире авылга әйләнеп кайта ике катлы таш йорт салдыра, амбарлар тота, икмәк сату белән шөгыльләнә. 1896 - 1900 елларда мануфактура эшләнмәләре һәм азык-төлек кибете тота.
Хаҗ кылгач якын-тирә авылларда савыплы изге гамәл башкару эшенә керешә - мәчетләр салдыра башлый: Югары Пәнәче, Бура-Киртә, Лоҗы, Әхмәт авылларында мәчетләр салдыра. Габделмәннән хатыны Гөлзифа белән биш бала тәрбияләп үстерәләр: Әшрәфулла, Хубҗамал, Хөсәен, Хәсән, Нурәсма.
1870 елдан алып 1915 елга кадәр 45 ел дәверендә мәчетнең имам-хатыйбы булып Фәрхетдин бин Мөхәммәдзакир мулла эшли. Менә ул эшләгән вакытта Габделмәннән хаҗи белән яңа мәчет бинасын күтәрәләр дә инде. Билгеле, план, теләк аларныкы, әмма халыксыз берни дә майтарып булмый. 1897 елның август аеның бер җомга иртәсендә яңа мәчет бинасы төзесе урынга авылның мөселман халкы белән дога багышлыйлар. 1897 елда башланган эш 1902 елның 11 июненә кадәр дәвам итә. Әйтергә генә ансат, бу чор өчен ул зур төзелеш саналган. Төзелеш материалларын күтәрергә краннар юк. Таудан табигать ташларын чыгарырга, төяргә, су аша алып чыгып кайтартырга кирәк. Хәзерге заман “КамАЗ”лары юк ул вакытта. Барда кул көче, ат белән. Әнә кайдан ук сугылган кирпечләрне кайтартырга кирәк, ягъни атлар белән ташырга кирәк. Болар барысы эш аралый авыл халкы көче белән башкарыла. Авыл халкы иген игә, мал-туар асрый. Аларны бу эшләрдән азат итүче юк. Шуңа күрә бу мәчет бинасын төзү тулып бетмәгән җиде елга сузыла да инде. Билгеле ки, чыгымнар зур, аның шактый өлешен Мәннән хаҗи күтәрә, халык та үз өлешен кертә. Күмәк көч белән менә шундый мәһабәт мәчет бинасы калкып чыга.

Әхәт Сәлахиев фотосурәте.
Билгеле бу фотосурәт 1960 елда төшерелгән. Инде мәчет бинасы төзелеп 58 ел узгач. Күрәсез, фотосурәттә мәчетнең агач өлешләре тузган. Ишекләр эчергән. Тәрәзә кашагалары коела, куба башлаган. Коммунистлар идарә иткән чорда без аның моннан да яманрак, тузган вакытларын да күрдек. Чөнки һәр бинаны да карап, тиешле чаралар уздырып тузудан сакласаң гына ул сиңа хезмәт итәргә мөмкин. Шулай коммунистлар вакытында мәчет бинасы тавык кетәклеге, мәктәп, балалар бакчасы, клуб хезмәтләрен башкарды, ни кызганыч, аны хәстәрләп, барлап торучы гына булмады. Менә ул нинди хәлгә килде. Мәчетнең “елаганын” менә шуннан күрегез инде.
Бу минем тарафтан 1990 елда төшерелгән фотосурәт.

Мәчетнең хәле тагын да аяныч. Инде түбә калае тузып тишелгән. Яңгыр, кар фундаментка кадәр төшә. Идән түшәм эчергән, тәрәзәләр инде күптән эчереп тузганнар. Чират диварлар (стеналар) ишелеп бер өем хасил булганын гына көтәсе кала... Юк булмас бу эш. Коммунистлар хакимияте зәгыйфьләнә башлагач мәчет язмышына битараф булмаган Хәсән агай, өч малаен ияртеп, Өфе каласына Таҗетдин мөфти янына чыгып китә. Бит әле бу мәчетне аның бабасы Фәрхетдин мулла төзеткән. Таҗетдин мөфти Хәсән аганың мәчетне торгызырга, теркәтергә иде дигән гозерен тыңлагач бик хуплап каршы ала. 20 меңлек дини китаплар, алар арасында Көнчыгышта нәшер ителгән берничә йөз Коръән һәм башка ислам диненә кагылышлы китаплар бүлеп бирә. Мәчет Өфе мөфтиятендә теркәлә. Ә мәчетне төзекләндерү өчен кирәк булган төзелеш материалларын Зәй оешмаларыннан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч бер генә хуҗа да каршы килми, мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итә. Идән түшәмнәр Федот урманыннан киселгән нарат агачларын ярдырып җәеләләр. Манара яңадан “Тимер” компаниясендә эшләтелә һәм ул элеккегесеннән ике метрга биегрәк итеп ясатыла. 1964 елның сентябрь аенда көчле давылдан төшкән ай да табыла һәм ул төзекләндерелеп яңадан үз урынына менеп утыра. Ишек-тәрәзәләр яңадан эшләнелә. Шулай итеп башланган эш 1996 елда манараны яңадан утырту белән төгәлләнә. 1996 елның 25 августында мәчет төзекләндерелеп файдалануга тапшырыла.

Бу фото төзекләндерелгәч 1996 елда төшерелгән.
Хәзер инде ул яңадан үзенең төп вазифасын - Әхмәт авылы мөселманнарының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү эшенә керешә. Имам-хатибы Раиф хәзрәт Фәрхетдин мулланың өченче буын оныгы булып чыга. Ул да хаҗ кылып кайткан, укымышлы мулла.
Билгеле мәчет бинасын төзекләндердең дә эш бетте түгел. Анда яңадан коймалар яңартылган, тупыл агачлары киселеп яңалары утыртылган. Менә шушы көннәрдә генә яңа капка эшләтеп ул да урынына урнаштырылган. Түбәсе инде өченче тапкыр яңартылган. Тәрәзәләр хәзер пластикка алыштырылган.
Инде коймаларын тагын да матур итеп заманча эшләсәң, тәрәзә кашагаларын гипс белән элекке хәленә кайтарсаң гел дә яхшы буласы. Болары алга таба планнар...
Менә инде хәтер тактасы да үз урынын тапкан. Марат Даутовка мең рәхмәтлебез! Аллаһыбыз аны бу саваплы игелекле эше өчен зурласын. Ул бу идеяны башыннан ахырына кадәр тиз арада үзе ерып чыкты. Архив материалларын табып, бабасының эшләгән игелегенә җавап итеп шундый үтемле текст төзеп, аны Ростов-на-Дону шәһәрендә койдырып, буятып, алып кайтып инде Раиф хәзрәт, Ринат Сәитов белән бик матур итеп урнаштырып та куйдылар. Бу ураза чорында мең савыплы бер күркәм эштер! Рәхмәт аларга!
Инде бу эшне үз ихтыяры белән башкарып чыккан асыл егетебез Марат Даутовның һәм Раиф имам-хатыйбның, Ринат Сәитовның фотосурәтләрен дә урнаштырабыз. Авыл халкы аларга мең рәхмәтле!

Ринат Сәитов белән Раиф хаҗи хәтер тактасын урнаштыруда.
Рәфис Шәймәрданов, Усады авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев