31 май 2024 яңалыклары
-
Куркынычсыз юлны рәсемгә төшерүчеләр тәбрикләнде
Бүген Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсендә “Балалар илне рәсемгә төшерә” дип аталган унсигезенче республика рәсемнәр бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Аны “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлешге оештырды.
-
Уйнарбыз, җәйне каршы алырбыз!
Җәй - барлык балаларның иң яраткан вакыты. Җәй - ул ял, табигатькә походлар, пляжда күңел ачу. Бу каникуллар! Җәйнең беренче көнендә без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу балалар өчен күңелле бәйрәм генә түгел, шулай ук балаларның мәхәббәткә, кайгыртуга һәм даими яклауга мохтаҗ булуын искә төшерү дә. Традиция буенча «Радость» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан «Уйнарбыз, җәйне каршы алырбыз!» дигән социаль-анимация чарасы оештырылды.
-
Зәй районы кырларында игеннәр торышы куандыра
Бүген Зәй районы кырларында чәчүлекләрнең торышын күзәтү буенча район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган махсус комиссия эшләде.
-
Контракт буенча хезмәтне сайлаучыларга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне арттырдылар
Районда контракт буенча хәрби хезмәткә җыю дәвам итә. Мондый төр хезмәткә сайлау ничек тормышка ашырыла? Нинди түләүләр каралган? Шушы һәм башка сораулар белән район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗановка мөрәҗәгать иттек.
-
Зәйдә энергокласста белем алганнарга белгечлек турында документлар тапшырылды
2023-2024 уку елында шәһәр мәктәпләреннән 22 унынчы сыйныф укучысы эшче һөнәре белгечлеген үзләштерде. Билгеле булганча алар сынауларны уңышлы тапшырып, “2нче разрядлы яктырту челтәре электромонтажчылары” эшче һөнәре белгечлеге алдылар. Аларга белгечлек алу турындагы таныклыкларны ГРЭС директоры Дмитрий Прохоров, “Татэнерго” АҖ җитәкчелегеннән персонал белән эшләү бүлеге башлыгы Елена Ячина шәһәрнең 7нче мәктәбендә узган чарада тантаналы төстә тапшырдылар.
-
Кабан-Бастрыкның Ак дәдәе авылның киләчәген кайгырта
Күптән түгел керәшен авылларына Ак дәдәйләр билгеләнде. Кабан-Бастрыкның Ак дәдәе итеп Илья Батаев сайланды.
-
Тәмәке тартуны бөтенләй ташларга!
Ел саен 31 май Бөтендөнья тәмәкесез көн буларак билгеләп үтелә. Аның максаты – тәмәкегә бәйлелекне киметү һәм халыкны сәламәтлеккә зыян китерә торган гадәтләргә каршы көрәшкә җәлеп этү.
-
Зиннур Ганиевны юбилее белән котлыйлар
Мирный бистәсендә яшәүче Зиннур Даһиулла улы Ганиевка 2 июньдә 85 яшь тула.
-
Мирный бистәсе мәдәният хезмәткәрләре тәмәкенең зыяны турында сөйләде
Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне кысаларында Мирный бистәсе мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр “Тәмәке тарту – начар гадәт” акциясе үткәрде.
-
Бер тапкыр һәм мәңгегә тәмәке тартуны ташлагыз!
Бүген - 31 майда Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көн Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елда игълан ителгән.