8 сентябрь 2023 яңалыклары
-
Ярминкәләр башлана
9 сентябрьдән Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Сәүдә урыннары, гадәттәгечә, “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда иртәнге сәгать 7дән эшләячәк.
-
Зәй китапханәчеләре Рәсүл Гамзатов турында сөйләде
Зәй үзәк китапханәсе белгечләре бүген “Шатлык” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр соравы буенча Рәсүл Гамзатовка багышланган кичә үткәрделәр.
-
Зәй яшьләре белән гражданлык җаваплылыгы турында сөйләштеләр
Яшьләрдә гражданлык җаваплылыгын формалаштыру, аларны сайлау кампанияләрендә актив катнашырга җәлеп итү, “Мәгариф” илкүләм проектының “РФ гражданнарын патриотик тәрбияләү” программасын тормышка ашыру нигезендә бүген Зәй политехник колледжында “Һәр тавыш мөһим” дигән дәрес үтте.
-
Зәй студентлары машина йөртү осталыгында сыналды
Зәй полтитехник колледжында студентлар арасында узучы “Автосессия” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.
-
Олы юбилеегыз белән!
Чыбыклы авылында туып үсеп, хәзерге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Әсхәт Ризатдин улы Биккининга 10 сентябрьдә 60 яшь тула.
-
Кырларда хезмәт гөрелтесе
Аграрийлар шикәр чөгендере алу, терлек азыгы әзерләү, җир эшкәртү белән мәшгуль.
-
Юбилеегыз белән котлыйбыз!
Аксар авылында туып үсеп, шунда гаилә корып, бүгенге көндә дә туган авылында яшәүче кадерле, яраткан әнкәебез Дамирә Риян кызы Тәхаутдинованың 9 сентябрьдә матур бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.
-
Мирный бистәсе балалары һәм яшүсмерләре белән юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту буенча чара оештырылды
7 сентябрьдә Мирный бистәсе мәдәният йортында юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту буенча балалар һәм яшүсмерләр белән уен программасы уздырылды.