Жиңү көнен күрергә насыйп булмаган...
Тыл ветераны, әнием Гайниямал Мөхетдин кызы Хафизованы Җиңү көненә фотосурәткә төшерергә әзерләгән вакытта, һава торышы матур, кояшлы булганлыктан, җылы яктан сайрашып кошлар кайткан тавыш ачык тәрәзә аркылы өй эченә ишетелеп торды.
Әнкәйнең аларның тавышларын ишетеп: “Карап кер әле, балам, кыр казлары кайта ахрысы кыйгаклап, өчпочмак ясап тезелешеп очалар микән?” – дигән соравына йөгереп чыгып һавага карасам, чынлап та өчпочмак формасында тезелешеп, кыйгак-кыйгак дип каңгылдашып көтүе белән кыр казларының очканнарын күрдем.
Әни тигез очалармы, артта калганнары да бармы, дип сорады.
Әйе, әнкәй сораганча, өчпочмакның азагында артка калганнары да бар иде.
– Артта калганнары минем кебек иң картлары, хәлсезләредер инде аның, алдагылары чыдамнары, канатларын җилпи-җилпи, куәтле һава агымы тудырып, арттагыларына көч биреп кайтучылары. Балачакта, иртә язда сукыр бабайны карап утырганда, кошлар кайтканын көтеп алып, бәрәңге алганда безнең белән сау-буллашып яңадан үз якларына очып киткәннәрен күзәтергә яраттым, үзләрен бик кызгана да идем, – дип тә өстәп куйды.
Әнкәй инде 12 ел сукыр булса да, 94нче язын каршылап, кыр казларының каңгылдашып кайткан тавышларын ишетүе белән дә бик бәхетле иде ул көнне…
Сукыр булса да яшәүгә ышанычын югалтмаган ана, үзендә көч туп-лап, яшәүгә ышаныч өстәп, кошлар сайравын, казлар каңгылдавын, тавыклар кетәкләгәнен, мәче мияулап, эт өргәнен ишетсә дә, шуңа да куанып утыра. Әнкәйнең түземлеге, тормышка эчкерсез, актив, позитив карашы мине бик тә сокландыра. Алар бит сугыш чоры балалары, чыдамлар, түземләр… Сугыш башланганда әнигә нибары 10 яшь кенә була. Үсмер чактан ук колхозда эшләп, сугыш кырындагыларга ярдәм иткән ул чор балалары. Сугыш вакытында тормышның бөтен авырлыгы безнең әби-бабаларыбызга, әти-әниләргә туры килгән. Әниемнең әтисе – Мөхетдин бабай 1937 елгы репрессия корбаны, ятимлектә гомер кичергән бичаралар… Имәнлебаш авылы кызы минем әнием. Әтием Миңнехан (әтиебезнең вафатына 19 ел инде, ул да Имәнлебаш егете) белән бергә без – алты балага тормыш бүләк иткәннәр. Икесе дә гади колхозчы иде. Хәер, без үзебез дә алты бала 5әр гектар шикәр чөгендере эшкәртеп үстек, ләбаса… Үзебез дә олыгайдык инде, гомер дигәннәре аккан сулардан да җитезрәк икән шул. Еллар узган саен тормыш арбасы тизрәк чапкан төсле тоела, әйләнеп карауга яңа ел да килеп җиткән була, тик менә бәйрәмгә бүләк ала торган якыннарның саны гына кими бара, шунысы бик кызганыч. Әнкәй олы яшьтә һәм сукыр булуына карамастан, үзендә күңел күтәренкелеген югалтмыйча, зәңгәр экраннарда эфирга чыккан тапшыруларны еш тыңлап утыра иде.
Әнием быел гыйнвар аенда 94 яшен тутырып, Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү язына аяк басты. Зәңгәр экраннардан ишеткәнчә, Бөек Җиңүнең 80 еллыгына бирелә торган медален алып, түшенә кадарга ашкынып, талпынып, түземсезлек белән һәр яңа көн туганын көтеп утырды. Их, әнкәй, сиңа ул көннәр насыйп булмады шул инде… Чөнки әниебез Бөек Җиңүгә багышланган телевизион тапшыруларны тыңлап, минем яшьтәгеләргә медальләр бирә башладылар, Сәкинә түти теккән күлмәгемне әзерләп куй әле, балам, шуны киярмен дигән күңел тулы өметләре, тормышка ашмый торган хыяллары белән агымдагы елның 20 апрелендә бакыйлыкка күчте. Әнкәйгә Җиңү бәйрәмен күрергә, медален күлмәк түшенә тагарга да насыйп булмады.
Әнием үзенең авыл баласы булуы белән бик тә горурлана иде. Туган як, туган авыл, туган нигез… Адәм баласы дөньяга килү белән тәүге тапкыр аваз салган, аяк баскан җир. Шуңа күрә дә һәркемгә үзенең туган ягы якын, изге, газиз һәм кадерле. Мин әниемне бик яраттым, хөрмәт иттем, картлык көнендә әнигә авырлык китермәскә тырыштым. Шунысы бик тә аянычлы булды, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы бусагасына килеп җиткәч кенә, сугыш чоры баласы, Имәнлебаш авылының җырчы кызы, тыл ветераны 94 яшьлек әниебез – Гайниямал Мөхетдин кызы Хафизованың гомере өзелде. Урыннарың оҗмах түрләрендә булсын, әнием.
Розалия Хафизова, Имәнлебаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев