Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучылар да «Җиңү диктанты» яздылар
Шәһәрнең 6нчы мәктәбендә үткән «Җиңү диктанты» акциясендә катнашучылар арасында иң яше Артур Шамгунов иде. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган әтисе истәлегенә диктант язарга булган.
25 апрельдә зәйлеләр дә «Җиңү диктанты» халыкара тарихи акциясенә кушылды. Районыбызның ике мәйданчыгында — 6нчы мәктәптә һәм политехника көллиятендә «Җиңү диктанты» тестларын эшләделәр.
6нчы мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Оксана Матвеева әлеге акциянең илебез халкы өчен бик тә мөһим һәм тәрбияви әһәмияткә ия булуын ассызыклады.
— Җиңү бәйрәме алдыннан үзебезнең геройларыбызны, тарихыбызны, әби-бабайларыбызының үткән данлы юлын онытмас өчен әлеге акциягә җыелабыз. Быел безнең мәктәпкә 50 кеше диктант язарга килде. Нәтиҗәләрне һәр кеше идентификацион номер буенча шәхсән үзе белә ала, — диде ул.
Диктант язарга килүчеләр арасында укучылар, эшче яшьләр, авыл җирендә яшәүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар иде. Араларында иң кечкенәсе — Артур Шамгунов. Ул 6нчы мәктәпнең V «В» сыйныфында белем ала. Артур махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган әтисе Альберт Кәрим улы истәлегенә диктант язарга килгән.
— Мин «4”ле билгеләренә генә укыйм. Класс җитәкчебез Марина Ласточкина. Мин диктант язарга алдан әзерләндем, — диде Артур.
Лилия Нәбиуллина белән Аяз Гайсин 6нчы мәктәпнең XI сыйныфында укыйлар. Алар „Җиңү диктанты”нда өченче ел катнаша.
-Сорауларны бик җиңел димәс идек. Тарих дәресләрендә диктантка әзерләндек. Безнең тарихтан гел „бишлеләр“ генә. Россия тарихын аеруча кызыксынып өйрәнәбез, — ди алар.
Алина Голубкова IX „Г“ сыйныфында укый. „Җиңү диктанты“ акциясендә беренче мәртәбә катнаша.
-Мин тарих буенча фән олимпиадаларында да үземне сыныйм. Барлык сорауларга да җавап бирермен дип уйлыйм, — диде кыз.
„Ватанны саклаучылар“ фондының район филиалы социаль координаторы Наталья Зиннурова диктантта алардан өч кеше катнашуын белдерде.
Динар Бәширов — махсус хәрби операция ветераны. Аңа 23 яшь. 2022 елда контракт буенча Ватаныбыз сагына баскан.
-Мин чакырылыш буенча хәрби хезмәтне үткәндә махсус хәрби операция башланды. Ватанга ярдәм итү теләге белән контракт төзедем. „Җиңү диктанты“ турында ишеткәч, үземне сынап карарга булдым. Интернет чыганаклары аша әзерләндем. Ватанпәрвәрлек аеруча калкулашкан чорда тарихны тагын бер кат ныгытасым килде. Мин Сәвәләй мәктәбен бетердем, — ди Динар.
Акциядә тагын бер махсус хәрби операциядә катнашкан егет — Руслан Фәйзерахманов та үзен сынады. Ул мобилизация буенча ил сагына баскан. Бүгенге көндә яралану сәбәпле, реабилитация уза.
-Диктантка ныклап әзерләндем. Мин тарихны болай да начар белмим, — диде, елмаеп, хәрби егет.
Быел акция рекордлы сандагы мәйданчыкны — Россиядә һәм дөньяның 90нан артыграк илендә 35 мең мәйданчыкны колачлады. Акциядә катнашучылар — мәктәп укучылары, студентлар, җәмәгать эшлеклеләре, гомумән, тарих буенча белемнәрен тикшереп карарга теләүче барча кешегә 45 минут эчендә 25 сорауга җавап бирергә туры килде. Диктант биремнәренең 20 проценты махсус хәрби операциягә багышланды. Акцияне „Бердәм Россия“ 2019 елдан оештырып килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев