Зәйдә Җиңүнең 80 еллыгына багышлап велойөреш оештырылды
Акциядә катнашучы 200дән артык зәйлегә старт Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршыннан бирелде.
Бүген, 7 майда Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган "Җиңү велойөреше" акциясе узды. Традиция буенча актив яшәү рәвешен яратучылар, Бөек Җиңү яулаган Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтү өчен, шәһәр урамнары буйлап велосипедларда күмәк әйләнделәр.
Велоузышта катнашучылар белән бергә Зәй районы башлыгы урынбасары Петр Уразайкин да стартка чыкты.
-Җиңү велойөреше" акциясе шәһәребездә традицион төстә 9 май алдыннан үткәрелә. Быел бу бәйрәм юбилей датасын каршылавыбыз белән аеруча үзенчәлекле. Без акциядә катнашып фронтта һәм тылда Җиңүне якынайткан һәркемгә рәхмәтле булуыбызны белдерәбез, - дип велоузышларда катнашучыларга мөрәҗәгать итте Петр Сергеевич.
Патриотик акциядә 200дән артык зәйле катнашты.Велоузышка беренче тапкыр чыккан шәһәрдәшебез Вәсилә Петрова моны Җиңү көнен якынайткан бабалары хөрмәтенә башкаруын әйтә.
– Минем ике бабам, Гыйльметдин Фәсхетдинов һәм Зиннур Вәлиуллин Бөек Ватан сугышында катнашып, Җиңүне якынайтуга үз өлешләрен керткәннәр һәм исән-сау әйләнеп кайтып илне төзекләндерүгә дә тиңдәшсез хезмәт куйган кешеләр. Мин аларның нәсел дәвамчысы булуым белән горурланам, - дип сөйләде ул.
Ә Алмаз Якупов исә "Урман әкияте" балалар бакчасында тәрбияләнүче 4 яшьлек кызы Азалия белән бергәләп билгеләнгән дистанцияне узды.
- Велоузышта катнашуыбызны мин дә Бөек Ватан сугышында катнашкан бабамнарга багышладым. Николай бабай артиллерист булган, ә әтием ягыннан Әнсар бабам ике тапкыр әсирлектә булган һәм ике тапкыр тоткынлыктан качкан. Сугыштан алар икесе дә исән – сау әйләнеп кайтканнар, тырыш хезмәт куйганнар, - дип сөйләде Алмаз да. Ул кечкенә кызын да ерак бабаларына хөрмәтле, илебез патриоты итеп тәрбияләүгә өстенлек бирә.
Велоузышның финиш ноктасы Азатлык китерүче солдат һәйкәле каршында булды. Финишта яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре катнашучыларга Георгий тасмалары, шулай ук кара һәм кызгылт сары төстәге шарлар тараттылар.
Ирина Смирнова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев