Укучыбыз яза. Үлемсез батырлык
Быелгы яз безгә Җиңүнең 80 еллыгын алып килде.
Сугыш вакыйгалары елдан-ел артта кала. Ләкин гомер алга барган саен ул көннәрнең, халыкның батырлыгы безне ныграк сок-ландыра, таң калдыра. Туган илебезнең азатлыгын яклап үз-үзләрен аямыйча дошманга каршы 1418 көн-төн көрәште безнең батыр солдатларыбыз.
Сугыш вакытында бөтен ил халкын газиз Ватаныбызны явыз илбасарлардан саклап калу теләге берләштерде.
Әйе, Татарстанның курку белмәс батыр уллары, башка ил халыклары белән беррәттән, Ватанны саклауга күтәрелделәр, илебезне азат итү өчен үзләрен аямыйча көрәштеләр. Үз гәүдәләре белән амбразура кап-лаучылар саны бер Татарстанда гына да егермеләп! Шуларның берсе – Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллин. Аның исеме тарих битләрендә Зоя Космодемьянская, Олег Кошевой, Александр Мат-росов кебек геройлар белән янәшә язылган.
Татарстаныбызның тагын бер егете – хәрби әсирләр лагеренда дошманның яшерен бер самолетын кулга төшереп, иптәшләре белән туган илгә әйләнеп кайткан очучы Михаил Девятаевны кем генә белми дә, аның батырлыгына кем генә сокланмый икән!
Ничек онытасың дошман тылындагы партизаннар хәрәкәтен. Зоя Космодемьянская, Лиза Чайкиналар батырлыгы мәңгелек. Кышкы әче суыкта яланаяк, яланөс килеш, куллары, аяклары, гомумән, бөтен тәне өшеп беткәнче урамда йөртсәләр дә, дошманнар Зоя Космодемьянскаяның батырлыгын, көчле рухын, илгә тугрылыгын сындыра алмаган. Шундый кыю партизаннарның батырлыгы буыннан-буынга легенда булып яшәп килә.
Илебез халкын явыз дошманга каршы изге сугышка чакыру, аның чын йөзен ачу әдипләрнең иҗади коралына әверелде. Алар сугышның беренче көннәреннән үк үз теләкләре белән фронтка китә. Дошманга каршы кулга корал тотып та, каләм белән дә көрәшә.
Муса Җәлил – көрәш һәм иҗат батырлыгын күрсәткән тиңдәшсез шагыйрь. Аның каһарманлыгы – кабатланмый торган батырлык. Ул изге максат белән гражданлык хисләре белән сугыш кырына килә. Туган илен азат итү өчен, җирдә бәхет һәм шатлык күкрәсен өчен фашист яуларына каршы аяусыз көрәшә. Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”... Аны укыйсың һәм таң каласың! Бу дәфтәрләрне ул фашист палачлары аны үлем җәзасына хөкем иткәннән соң үз кулы белән тегеп, аяк-куллары богауланган хәлдә, таш идәнле салкын төрмә базларында иҗат иткән. Яшәү турында уйларга, тормыш кирәк-яракларын кайгыртырга инде бик соң иде шикелле, үлем элмәге муеннан кочып алган, ләкин шагыйрь горур башын югары күтәрде, күзен еракка төбәде һәм үлемне читкә атып ташлады. Муса Җәлилнең гомерен фашист палачлары кисте. Ләкин аның үлемсез поэзиясе прогрессив кешелек дөньясына һаман ныграк тарала бара.
Бөек Ватан сугышы елларында Муса Җәлил белән бергә яшерен оешмада иңгә-иң торып көрәшкән балалар язучысы Абдулла Алиш та батырларча һәлак булды. “Үзем турында җыр” шигырендә:
Сатмас егет илен алтын-
көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын.
Алтынны ул чүпкә санар
Иң кыйммәтле күрер Ватанын, – дип язган шигъри юлларына тугры калды.
Тылда калган олы кешене дә, бала-чаганы да читләтеп үтмәгән сугыш афәтләре. Ул вакытта аларга күпме сабырлык, ихтыяр көче кирәк булгандыр. Кырда урак урганнар, көлтә бәйләгәннәр, сыер җигеп җир сөргәннәр. Көндез кырда эшләсәләр, кичләрен фронттагыларга оекбаш, бияләй бәйләгәннәр. Кайчан гына йокладылар икән алар.
Чабата белән кар суы ерып, җәяү 30-35 чакрым җирдән чәчү орлыгы ташыганнар. Тылдагы хезмәтне туктатмыйча алып барулары белән алар җиңү таңын якынайтканнар. Бөек Җиңүдә тыл ветераннарының да көче чиксез зур булган.
9 Май – Җиңү бәйрәме! Дүрт ел буена сугыш газапларын кичергән илебезгә тынычлык китергән беренче көн! Һәр ел саен без бу көнне шатланып, моңсуланып һәм зур дулкынлану белән бәйрәм итәбез. Җиңү бәйрәмендә без һәрвакыт халкыбызның дошманны җиңүгә этәргеч биргән гүзәл сыйфатларын исебезгә төшерәбез. Ул – сабырлык, кыюлык, батырлык, ныклык, Ватанга булган мәхәббәт һәм тугрылык!
Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә!
Фәния Әгъзамова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев