Тыл ветераны тарихы
Сугыш аяусыз, берәүне дә кызганмый: олысын да, кечесен дә.
Берәүләрне сугышның упкынына ташлый, икенчеләрне хезмәт чиксезлекләренә дучар итә. Кемнеңдер хыялларын юк итә, киләчәген боза, кемнәрнеңдер сәламәтлеген, якыннарын ала, кемнеңдер гомерен өзә... Әмма газапларны кичкән, сугышның михнәтен үткән һәм бүгенге көндә исән-сау булган ветераннарыбыз бар. Шуларның берсе – тыл ветераны Мөнәздәһә Халикова.
– Сарман районының Игәнәбаш авылыннан мин. Ун яшем тулып киткәч, сугыш башланды. Һәр өйгә ул вакытта ачлык, фәкыйрьлек, тынычсызлык килде. Сугышка ярак-лыларны фронтка алып киттеләр, без – балалар, хатын-кыз, картлар, гарип булганнар тылда калдык. Өлкәннәр белән бергә колхоз эшендә булдык, алар безгә бер дә каты кагылмадылар, җылы, аңлаучан мөнәсәбәттә иде алар безгә. Чүп утадык, печән киптердек, ашлык суктык, урак урдык. Нинди эш бар – шуңа тотындык. Урман-басулардан үлән, җиләк җыеп, киптереп, әзерләп куя идек. Боларга безне әниләребез, әбиләребез өйрәтте. Ничек кенә ачлык-ялангачлыктан саклаганнардыр безне, рәхмәт яугыры, шаккатам әле дә, – дип сөйли сагыш белән ветеран.
Авырлыклар булуына карамастан, тылда эшләүчеләренең рухы сынмаган, аларның күңелләре күтәренке, ә җиңүгә ышанычлары нык булган. Сугыш бетәр, дөньялар рәтләнер дигән өмет күңелләрендә яшәгән һәм аларны җылыткан, дәртләндергән.
– Җиңү көнен әле дә ачык хәтерлим. Басу сөргән вакытлар иде. Барча халык эшен ташлап, атларны ияртеп, авылга сугыштан кайтучыларны күрергә, каршы алырга ашыкты. Гармун тавышлары ишетелде. Һәр кешенең йөзендә шатлык, җинеләю күреп була иде. Ләкин бик күпләр әйләнеп кайтмады шул... Аларның якыннары бу югалтудан кайгырдылар, ләкин тормышны дәвам итәргә кирәк иде. Һәрберебез ул вакытта алга таба барысы да яхшы булыр дип өметләндек. Сугыш бетү белән тормыш озак вакыт рәткә кермәде. Җимерелгәннәрне торгызырга күп көч китте. Шулай ук һәр гаилә хәерчелектән интекте, ачлыкны кичерде.1949 елда мине Пермь өлкәсенә җибәрделәр. Сарман районыннан 18-19 яшьлек кызлар, егетләрне җыеп, олылар белән бергә урман кисәргә алып киттеләр. Бер дә белмәгән якка, чит кешеләр янына, безне өйләр буенча тараттылар. Без русча белмибез, алар безнең телне белми. Шулай аңышмыйча яшәдек. Эштә кыенлыклар булса, өлкәннар юандырды, булышты. Монда мин беренче хезмәт хакы алдым, аз гына булса да шатландым. Шулай ярты елны ерып чыктык, – дип искә ала ул.
Мөнәздәһә әби 1953 елда кияүгә чыга. Алар Әхәт бабай белән бер ул белән ике кыз үстереп, бәхетле тормыш итәләр. 1963 елда Зәй шәһәренә күчеп киләләр, монда алар икмәк кабул итү предприятиесенә эшкә керәләр.
– Мин гомеремнең бу мизгелләрендә шулкадәр бәхетле идем. Сөйгән ярым янымда, балаларым сәламәт, табыныбызда ризык бар, өстебез бөтен, хезмәт хакы зур, мохтаҗлык юк. Дәүләт ярдәменнән калдырмады, чиксез рәхмәтлемен, Аллаһка шөкер, диеп, көн саен рәхмәт укыдым Ходайга, – ди ул.
Кызганычка каршы, кайгы-хәсрәт Мөнәздәһә әбинең гаиләсен читләп узмаган. Өлкән кызы, килене һәм ике оныгының, энесе һәм аның хатынының гомере юл һәлакәтендә өзелгән. Бала хәсрәтен ире белән бергә җиңгәннәр. Әмма озак та үтми ул тормыш иптәше, оныгы белән оныкчыгын да югалта. Авырлыклар Мөнәздәһә әбиебезне сындыра алмый, ул тормышны яратып, аягында нык тора, алга атлый.
– Бер кешегә дә сугыш афәтен күрергә язмасын. Тормыш ак төстән генә тормый, кайгы-хәсрәтләр, авыр вакытлар, сызланулар һәр кешегә тормышында очраячак. Әмма Аллаһы Тәгаләгә булганына рәхмәт укып, яшәргә көч табу мөһим. Кешелеклелекне югалтмас-ка, бер-беребезгә хөрмәт сакларга, кыерсытмаска кирәк, дорфа булырга ярамый. Быел февраль аенда мине медаль белән бүләкләделәр. 94 яшемдә миңа шулкадәр ихтирам белән карыйлар. И-и, рәхмәт инде, безне шулай олылайгач хөрмәт иткәч, җаннар җылына, сөенеч күңелне били. Шундый мөлаем, якты йөзле кешеләрне яратам шул. Шуңа да үзебезнең «Зәй офыклары» газетасын яратып укыйм, – ди әби.
«Әнием күңел җылысын һәрберебезгә бирергә тырышты. Ул – һәрчак саф күңелле, сизгер, якты, күркәм кеше. Кирәк чакта, авыр мизгелләребездә гел янәшәдә булып, җылы сүзләре, ягымлы елмаю белән тормышыбызны яктырта», – дип сөйли Мөнәздәһә әбинең кызы Хәлимә ханым.
Рания Нәфыйкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев