Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Сораштыру: Җиңүчеләр буынын онытырга хакыбыз юк

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан районыбызның төрле яшьтәге кешеләре арасында сораштыру үткәреп, әлеге дәһшәтле елларга кагылышлы гаиләләр тарихы, фикерләр турында белештек.

 Бу сугыш турында хәтернең безнең көннәргә ни дәрәҗәдә килеп җитүен ачыклау максатыннан эшләнде. Һәм һәр әңгәмә хәтер ялкынын кабыза алган кечкенә очкын булды. Алар безгә тарихка кагылырга, аны тоярга һәм киләчәгебез өчен җанын-тәнен һәм барлык көчен биргәннәрнең тавышын ишетергә мөмкинлек бирә. 

Флюра апа, 84 яшь:

–Олыгайганлык үзенекен итә: кичә булганны онытам, әмма сугыш чорындагы мизгелләрне әле кече яшьтә булган булсам да, кичәгедәй хәтерлим...

Тумышым белән Кече  Шуганнан мин, әмма сугыш безнең гаиләне авылдан авылга йөрергә  мәҗбүр итте. Сугыш башлангач, мин әле туганмын гына. Ләкин исән калганга мин әниемә рәхмәтле... Ул терлекләр, атлар караучы иде, кечкенә генә гәүдәсенә карамастан баһадир ир-атлар башкара торган хезмәтне үтәде. Әнинең тырышлыгы аркасында ач-ялангач булмадым,  Алланың рәхмәте. 

Хәтерлим, апам белән әни оекбашлар бәйләделәр, ә мин шул оекбашның берсен  кызыгып киеп куйдым, әни ачуланды,  чөнки  фронтка солдатлар өчен бәйләнгән иде. Әни сугышчылар өчен дип, үлән,  кычыткан җыя иде, без – балалар да аңа бу эштә еш булыштык.

Җиңү көнен мин ачык хәтерлим. Ул минем күңелемдә үлән исе, яз исе белән, гармун тавышы аша сеңеп калган. Солдатлар, авылдашлар кайта, аларны елый-елый каршы алалар, күз яшьләре аша елмаеп торучылары да бар, ә иң мөһиме – барысы да сугыш бетү хәбәреннән  күңелендә  җиңеллек кичерә. 

Әтием сугышта  хәбәрсез югалган, соңрак аның яу кырында 1943 елда ук үлгәне билгеле булды.  Сугыш тәмамланды, әмма кыенлык-лар дәвам итте. Әнине бер эштән икенчесенә күчереп кенә тордылар, бер авылдан икенчесенә күчеп яшәдек. Биш яшьлек бала гына булсам да, әни кичергән авырлыкларны аңлый идем, аңа ничек тә ярдәм итәргә, хуҗалык эшләрендә булышырга тырыштым.  Сугыш китергән күңел  яралары озак төзәлмәде  һәм хәзер,  84 яшьтә булсам да, мин һаман да аның кайтавазын тоям. Иң зур теләгем – бөтен дөньяда тынычлык булсын, балалар бәхеттә үссеннәр һәм сугышның нәрсә икәнен беркайчан да белмәсеннәр. Илләр – имин, гаиләләр бөтен булсын, кайгы-хәсрәтләр кичерми яшәсен яшь  буын.

Елена Горшкова: 

– Минем өчен Җиңү көне – ул гади генә дата түгел, бу минем гаиләм, бабамнар турында якты истәлек, минем тормышымның аерылгысыз өлеше. Минем ике бабам – Григорий Дубин  һәм Иван Горенков – сугыш ветераннары. Әмма Иван бабам сугыштан исән кайткан булса да, мин туганчы ук үлеп киткән. Ә Гриша бабам сугыштан яраланып кайткан, ул үпкәсендә снаряд кыйпылчыклары  булган килеш яшәде. Бабай 74 яшендә фани дөньядан китте.  Аның белән  узган балачагымны сагынып искә алам. Ул сугыш авырлыгын, явызлыкларны күргән булса да, кешелеклелек сыйфатларын  югалтмаган,  кайгыртучан, мөлаем, миһербанлы иде. Аның бер дә тавыш күтәргәне, ачуланганы булмады, бик тыныч һәм юаш булды. Балалары, оныклары тыныч күк йөзен күрә алсын өчен барысын да эшләгән кадерле бабам ул. 

Бабай танкист булып хезмәт иткән. Ул хәрби колледжда укый башлаганда фронтка чакырыла. Сугыш аның яшьлегенә кинәт бәреп керә, аларны туп-туры ашханәдән  фронт сызыгына алып киләләр. Бабай Бөек Җиңүдән соң да  Ленинград блокадасы кадрларын карый алмый иде.  Ул читкә борыла да аның битләре буйлап күз яшьләре ага... Бала килеш мин моны бөтен тирәнлеге белән аңлап та бетерә алмаганмын, хәзер еллар узгач аның турындагы хатирәләрне яңартканда, мин моны бик яхшы аңлыйм. Бабам сөйләгәннәр турында кызыма да җиткерәм. 
Җиңү көне якынлашкан бу мизгелләрдә кызым бабама атап шигырь язды. Аны күз яшьләре аша тыңласак та, хәзерге яшьләрнең батырлар буынын хөрмәтләвенә күңел сөенә. 

Динара  Әхмәдиева, 39 яшь:

– Беләсезме, 9 Май  якынлашканда минем йөрәгем ничектер үзенчәлекле тибә башлый. Парадлар, фильм-нар, ветераннар сөйләгәннәрне тыңлау-карау дулкынландыра мине... Телевизор экраннары аша күрсәтелә торган Кызыл Байрак, Георгий тасмасы, сугыш еллары җырлары – атрибутика гына түгел,  бу безне азатлык өчен барысын да биргән кешеләр белән бәйләүче җепләр. «Катюша»ны яки «Җиңү көне»н ишеткәч, тәннәр чымырдап китә. Бу җырларда иреккә омтылган халыкның җаны, аның сызлануы һәм тантанасы чагыла. Ә маршировка?! Бу бит гади солдат строе гына түгел. Бу – бердәмлек, дисциплина, үз илең өчен “таш стена” булып торырга әзер булу символы. 

Данис Әхмәдиев,  26 яшь:

– Бөек Ватан сугышы – безнең ил тарихында иң авыр һәм героик чор ул. Минем өчен ул – Ватан өчен көрәшкән бабаларымның батырлыгы тарихы.  Ленинград блокадасы, Сталинград сугышы, Берлинны алу – болар барысы да ветераннар хикәяләрендә, фильмнарда гәүдәләнә. Әнә шулар аша бу бәйләнешнең өзелмәве, сугыш турындагы истәлекләрнең яңа буыннар йөрәгендә яшәве мөһим. Балаларыбызның «Үлемсез полк» акцияләрендә катнашуы, музейларга һәм мемориалларга йөрүенә, тарихны бозып күрсәтүгә һәм нацизмның үсүенә юл куймаска омтылу кирәк.

Гүзәл Большакова, 52 яшь:

–Җиңү көне – хәтер һәм кайгы көне, һәр гаилә  өчен дә ул эзсез үтмәгән.  Безнең гаиләгә дә аның ачы җилләре кагылган, әмма югалтуларга карамастан, мин, һичшиксез, батырлар буыны дәвамчысы булуым белән горурланам. Сугыш турында искә төшерү катлаулы хисләр уята. Бер яктан, бу фашизмнан котылу,  безнең бабаларыбыз үз җирләрен саклап кала алганлыкларын аңлау шатлыгы, икенче яктан, бу югалтулардан, гомерләре  өзелгән миллионлаган  кешеләр өчен өзгәләнү ачысы. Шуңа күрә 9 Май – киләчәктә мондый фаҗига кабатлануга юл куймас өчен үткәнебез турында истә тотарга тиешле кызыл дата. Безгә шундый кыйммәт бәя белән яуланган тынычлык һәм ирек өчен рәхмәтле булырга кирәк. 

Сораштыруны  Рания Нәфыйкова үткәрде.
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев