Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Изгелек эшлә – игелек күр

Игелекле, олы йөрәкле булу хисе кешеләр күңелендә гасырлар буе яшәп килә.

Игелекле, мәрхәмәтле кешенең йөзеннән һәрчак шатлык нуры бөркелеп тора. “Ә нинди кеше мәрхәмәтле була соң?” дигән сорауга һәрвакыт кешеләргә ихтирамлы, беренче чиратта, башкаларга ярдәм итәргә әзер булучы дияр идем. Бүгенге язмам, нәкъ шундыйлар хакында.

Авылыбызда яшәүче Хәлимә әби ялгызы дүрт баланы аякка бастырып, үстереп, олы юлга озатты. Дүртесе дүрт якка китеп гаилә кордылар да, әнине оныттылар. Хәлимә әби җимерек өендә ялгызлыкта гомер кичерде. “Картайган көнеңдә ялгыз калудан да авыр нәрсә бар микән ул? – дип елый иде ул. Күршебездә яшәүче Галия апа әбине кызганып үзенә алып кайтты. Хәзер өченче “әниемне” карыйм”, - ди, елмаеп. Үз әнисе – алты бала анасы Хәят апа да: “Кулдан – кулга йөрмәсәм генә ярар иде”, - дип гел әйтә торган булган. Кулдан – кулга йөрмәде, аны гаиләдә бишенче бала булып туган, арада шәфкатьлесе Галия апа тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Шуннан соң бер ялгызы озак яшәргә туры килмәде аңа. Иренең урын өстендә яткан анасын (ире Галияне ташлап чыгып китеп, икенче хатынга өйләнде) алты ел карады. Ире аны ташласа да Галия апа бианасын ташламады. Ә хәзер аның тәрбиясендә – Хәлимә әби. “Әни безне эшләтеп, бәлага төшкән кешегә ярдәм итәргә кирәклеген аңлатып үстерде”, - дип сөйли, Галия апа. – Без бөтен күрше-күләннең өен җыештырып, кирәкле йомышларга йөреп үстек.

... Адәм баласына картаймыш көндә әллә ни күп тә кирәкми: яратсыннар, үз итсеннәр аны. Дөньяны игелек тота, дибез. Әйе, әнә шундый Галия апа шикелле игелекле кешеләр тота.

Ләкин шунысы бар: без, кешеләр, нинди генә чорда яшәсәк тә бер-беребезнең ярдәменә һәрвакыт мохтаҗ булачакбыз.

Һәр атнаның шимбә көнендә шәһәр мунчасына йөрибез. Мунчага күзләре начар күргән әбине җитәкләп, Гөлсем исемле хатын килә. Ул аны чишендерә, әйбәтләп юындыра, киендереп озатып җибәрә, аннары гына үзе юына. Без бу әбине аның әниседер дип уйлаган идек. Ул аларның күршесендә яшәүче әби булып чыкты. “Әби мунчаны бик ярата, алып килеп юындырырдай кешесе юк”, - ди Гөлсем ханым. Булса да булыр икән кешедә игелек! Андыйларга карап, ничек сокланмыйсың инде!

Мәктәптә бергә укыган сыйныфташым, чирле ялгыз әнисен карап, югары белем ала алмады. Югыйсә Тәнзилә “5” кә генә укыган иде. Почта бүлекчәсендә эшләде. Әнисе үлеп киткәч, Ижау шәһәренә китте. Кияүгә чыкты. Беренче баласын табарга балалар тудыру йортына баргач, бер палатада ятучы яшь кенә кыз, ирсез тапкан малаен калдырып, чыгып киткән. Тәнзиләнең күкрәкләрендә сөте күп булгач, бу малайны да имезгән. “Мин аңа шулкадәр ияләштем, калдырып чыгып китә алмадым. Кызым белән бергә аны да алып кайттык, ирем дә риза булды”, - ди Тәнзилә. Алар аны үз балалары кебек якын иттеләр, яраттылар, Рәис дип исем куштылар. Рәис шундый акыллы, матур булып үсеп җитте, медицина институтын тәмамлап, хирург булып эшли. Шундый талантлы табиб булып чыкты. Өйләнде, зур йорт җиткерде

- Әтием гаҗәеп чиста, киң күңелле кеше иде, - дип, яратып, хөрмәт белән искә алып сөйли. – Озак еллар производство җитәкчесе булып эшләде, депутат булып та торды. Күпме кешегә булышты. Миңа да соңгы сулышына кадәр ярдәм итте. Киңәшләре, кайчак җылы сүзләре белән..., - ди Рәис. Әтисен җирләгәч, әнисен үз янына алып килде. “Биш вакыт намазымны укыйм, урыным түрдә, улым хөрмәтендә, кадерле әни булып яшим”, - ди Тәнзилә, яшьле күзләре аша сөенеп.

Минем өчен кешегә файда китерү беренче урында. Без барыбыз да игелек кылып, тәм табарга һәм башкаларның матур гамәлләренә сокланып җанга ял ала белергә тиеш.

абибка керергә чират торабыз. Миннән 4-5 кешегә арттарак ике игез баласы белән бер хатын утыра. Балалар бик шук, тик тормыйлар. Үземнең чиратым җиткәч, аның янына килдем дә: “Барыгыз, минем урынга керегез, мин сезнең балаларны карап торам, - дип, аны кертеп җибәрдем. Сабыйларның кулындагы китапны алып, аларны үземнең янга утыртып, әкиятләрне кызык итеп, хәрәкәтләр белән укый башладым. Балалар тын гына мине тыңлап утырдылар. Әниләре озак тормады, чыкты.

- Рәхмәт инде сезгә, сез мөгаен укытучыдыр, - ди. Аның чираты җиткәнче озак көтәргә туры килсә дә, миңа рәхәт иде.

Безнең халык һәрчак дус-тату, күмәк яшәгән. Шушы традицияләргә тугры калып, алга таба да бер-беребезнең хәлен белешүдән читләшмәбез, дип уйлыйм. Булышу, игелек кылу дигән төшенчәләр тормыштан югалмасын дисәк, үзебезнең дә мәрхәмәтле, ярдәмчел булуыбыз кирәк.
                                                                     

 Фәния Әгъзамова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев