Югары Шепкәдән Шәехсолтан Хисамиев: “Мөгаен, бу минем соңгы хатымдыр”
Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Шәехсолтан Хисамиевның фронттан соңгы хаты 1941 елның сентябрендә килә, аннан ул әсирлеккә эләгә.
“Үлемсез полк”: Югары Шепкәдән Инсаф Низамиев тагын бер бабасының батырлыгы турында сөйли.
Ерак бабам Шәехсолтан Хисами улы Хисамиев Югары Шепкә авылында 1907 елда туган. Гаиләдә бердәнбер бала булган һәм яшьли ятим калган. Шуннан соң аны Шәрәфи бабай үзенә тәрбиягә алган.
Шәехсолтан бабай үзлегеннән укырга һәм язарга өйрәнгән. Бик сәләтле булган ул, оста итеп гармунда уйнаган.
Тегермәнче, аннан кладовщик булып эшли. Күп балалы гаиләдән булган Минҗиһанга өйләнә.
Авылдан ерак түгел тегермән була. Алар хатыны белән шунда яшәгән һәм эшләгән. Авыл кешеләре еш кына аларга бодай тарттырырга барганнар. Хәтта башка авыллардан да килүчеләр булган.
Гаиләдә бер-бер артлы балалар туа: Хәбибә, Сания (минем әбием), Сәвия, Ильяс, Габбас, Миңневәли.

Сугыш башланырга 2-3 ел кала алар гаиләләре белән авылга кайталар. Сугыш... Хатыны балалары белән аны фронтка озатырга олы юлга чыгалар. Ул барлык балаларын кочаклап ала һәм кызы Саниянең төймәсе өзелгәнен күрә. Ул бу төймәне алып, Саниягә бирә. Кыз төймәне караган арада, әтисе сугышка китә.
Бабам фронттан бик күп хатлар язган, фотосурәтләр җибәргән. Бер хатында ул: "Кулыма төймә тоткан Санияне һаман да хәтерлим әле", - дип язган. 1941 елның сентябрендә килгән хатында: "Без бик җитди һөҗүмгә әзерләнәбез. Мин Смоленск янындагы урманнарда торам. Мөгаен, бу минем соңгы хатымдыр", - дип яза.
Смоленск сугышы 1941 елда иң канкойгыч һәм авыр сугышларның берсе була. Совет гаскәрләре бик күп югалтулар кичерә. Кызыл Армия беркадәр вакытка немец частьларының Мәскәүгә таба хәрәкәт итүен тоткарлый ала, бу немец командованиесенең башлангыч планнарын үзгәртүгә китерә һәм «Барбаросс» планын өзүгә турыдан-туры йогынты ясый.
Шуннан соң ерак бабайның хатлары килми...
Мин obd-memorial.ru сайты аша аның Смоленск сугышыннан соң 342нче лагерь-шталагка эләккәнен белдем. Молодечнода урнашкан “Шталаг-342” иң эре концлагерьларның берсе булган. Тоткыннар баракларда түзә алмаслык шартларда яшәгәннәр. Лагерьда көн саен 350-400 кеше үлгән.

“Шталаг-342” 1944 елның июленә кадәр эшли, ул вакытта Молодечно немец-фашист илбасарларыннан азат ителә. Биредә 33150 совет хәрби әсире үлгән.
Ерак бабам 1942 елның 22 гыйнварында вафат булган. Ул Гродненск өлкәсенең Островецк районындагы Гудагай туганнар каберлегендә җирләнгән.
Ерак бабама тыныч тормышыбыз өчен рәхмәт.
фото гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев