Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Югары Пәнәченең сугыш чоры балалары күңелләрендә калган җуелмас хатирәләр белән уртаклашты

Югары Пәнәче мәдәният йортында “Сугыш чоры балаларының хәзерге чор балаларына әйтер сүзе” дип исемләнгән чара үткәрелде.

 

Кичәдә  Хатыйп абый Шакиров, Җәмил абый Шакиров, Илдус абый Хөсәенов катнашты.

“Сугыш аларның күңелендә уелып калган. Алар  укучыларга балачаклары турында сөйләделәр, сугышның авыр вакыйгалары белән уртаклаштылар.  Күк йөзебез аяз, тормышыбызның тыныч булуын теләделәр”, - ди мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифулина. 

Сугыш еллары авырлыкларын күргән кечкенә малайлар – хәзерге бабайлар балаларга башларыннан үткәнне сөйләде.

Җәмил абый Шакиров 1938 елда Югары Пәнәче авылында гаиләдә икенче малай булып  дөньяга килә. Искә алып, бер карар өчен әтиләренең бер  фотосурәте дә калмаган. Җәмил кечкенәдән шук, шаян, тиктормас була. “Басу-кырларда, урманда үскән 40 төрле үләнне ашап үстек без. Кукы, сәрдә, әнис, ачы какы, юкә бөресе, кәҗә сакалы, балтырган, сасы көпшә, кузгалак, ат кузгалагы, алабута, чикләвек, миләш... Әле хәзер дә шушы аларның тәмнәре авызда саклана. Аякка кияргә дә юк иде. Кышын кардан күрше урамга катыкка барганым хәтердә калган. Әни әйткән сүзне ничек тыңламыйсың? Мәктәптә уку вакытлары - үзе бер тарих. Шук, шаян булсак да, белемне яхшы үзләштердек. Безне көчле, үз фәннәрен яхшы белгән укытучылар укытты. Әле хәзер дә картадан илләрне, башкалаларын дөрес итеп  күрсәтеп бирә алам. Һәр укытучыма рәхмәт. Безне чын кешеләр итеп тәрбияләп, укытып чыгардылар”, - дип балачак, яшүсмер чаклары турында Җәмил абый укучыларга сөйләде.

Беренче тапкыр туйганчы ипи ашаган көнен бик яхшы хәтерли ул. Техника серләрен белеп үскән малай 18 яшендә Алтайга эшкә китә. “Менә шунда баргач, чын мәгънәсендә, хуш исле икмәк ашадым”, - диде Җәмил абый, яшьле күзләрен сөртеп. Алтайда хезмәте, уңышка ирешкәне өчен капчык белән икмәк бирәләр.

“Шатлыгым эчемә сыймыйча туган авылыма, әниләр янына капчык тулы бодай белән кайттым. Әни үтә дә гадел кеше иде. Алып кайткан икмәкне әллә ничә чыгып карады, чыннан да, безгәме бу икмәк, улым, дип кат-кат сораганы истә.  Сугыштан соң да авыр еллар булды. Илне күтәрергә кирәк. Налог, займнар авыл кешесенең бәгъренә тиде. Сөт, май, йомырка, сарык йоны - барысы дәүләткә”, - дип сөйләде Җәмил абый.

Тормыш корып, балаларын чын әти җылысын биреп тәрбияли Җәмил абый. “Улы Альберт белән әтисе җирләнгән урынга - Харьковка кадәр барды алар. 15 кеше күмелгән туганнар каберлегендә әтисе исемен укыганда нинди хисләр кичергәнен үзе генә белә сугыш чоры малае”, - ди Илһамия Рәисовна.

Хатыйп абый Шакировның сугышта хәбәрсез югалган әтисен әнисе гомер буе көтә.

“Малай вакытта  һәрвакыт ашыйсы килү теләге хәтердә нык уелып калган. 1946 елда беренче класска укырга кердем. Классыбызда  28 укучы. Күбесе -әтисез балалар. Дәрестә кара белән язабыз. Анысы да һәрвакыт  булмаска мөмкин. Чырага 86лы пероны җеп белән бәйләп язабыз. Класс салкын булса, язу  каралары туңа. Дәфтәр урынына гәҗит кырлары. Озын тәнәфесне бигрәк тә көтә идек, чөнки ашарга ипи бүлеп бирәләр. Аның тәмлелеге! Кече яшьтән фермада бозаулар карадым, көтү көттем. Белем дә алдык, эшләп тә үстек”, - дип хатирәләрен яңартты Хатыйп абый.

Илдус абый Хөсәеновның әтисе Зәки фин, Бөек Ватан сугышында катнаша, батырларча һәлак була.

“Мәктәпкә укырга кергән хәтердә калган. Иске, агач мәктәп, класста 29 бала. Класс җитәкчебез Җәмилә апа. Әлифба өләшеп чыктылар. Матур тышлы китапны кулга алу үзе бер сөенеч иде. Ачлык, юклык безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Апам Люция белән өйдәге бөтен эшне эшлибез, малын да карыйбыз, суга да барабыз. Салкын, кырау төшкән көнне бәрәңге җыярга басуга чыгабыз. Каткан туфракны актарып бәрәңге җыйдык апа белән. Куллар кызарып, өшеп беткәнен сабыйлар сизмәгәнбез. Әни безне кызганып елаганы хәтердә. Кул эшен, агач эшен  яратып үстем. 17 яшемдә беренче тапкыр шкаф ясадым. Ул шкаф хәзер дә саклана. Күргән кеше төгәл, зәвыклы эшләнүенә соклана”, - дип сөйләде ул.

Кичәдә һәр сөйләгән сүзне йотлыгып тыңлап утыручы яшь буынга хәзерге көннең кадерен белеп, төпле белем һәм тәрбия алып, киләчәктә җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсегез, дип  теләде алар.

Балалар абыйларыннан үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та алдылар.

“Кичәбездә катнашкан авылыбызның зур хөрмәткә лаек кешеләренең һәрберсе һөнәрле булып үскән. Хатыйп абый  гармунда уйнарга өйрәнә. Беренче уйнаган көе “Уракчы кыз” була.  Җәмил абый да гармунны үз иткән.

Илдус абый - агач эше остасы. Ул төзегән йортлар, ясаган тәрәзә наличниклары, йорт җиһазлары, пычак, шкатулкалар - үзе бер тарих.  Хатыйп абый  бригадир, терлекчелектә, озак еллар мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләде.  Җәмил абый  бригадир,  комбайнчы, машина йөртүче булып хезмәт куйды.   Илдус абый мәктәптә хезмәт, рәсем дәресләрен укытты. Бик күп балаларны эшне яратып, җиренә җиткереп башкарырга өйрәтте. Горурланырлык хөрмәткә лаек сугыш чоры балаларына Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан сәламәтлек, тыныч күк йөзе, бәрәкәтле тормыш телибез”, - ди Илһамия Гарифуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев