Югары Пәнәчедә әтиләре сугышта һәлак булган апалар белән очрашу узды
Тиздән 9 Май — Җиңү бәйрәме. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма безгә тыныч тормыш бүләк итүче батырларыбызны онытырга тиеш түгел.
Югары Пәнәче мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан «Ятимлек — мәңге төзәлмәс яра» дип исемләнгән кичә оештырылды.
Кичәгә кунаклар итеп Зәйтүнә Хөсәенова, Мәрьям Рәхимова, Урта Пәнәче авылыннан Нина Лукьянова чакырылды. Мәктәп укучыларына әтисез үскән балачаклары турында зур дулкынлану белән сөйләде алар. Күзләргә яшьләр килерлек язмышлар, сынаулар, борчылулар…
Нина апа Лукьянова 1941 елның 3 мартында гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән. Әтисе Егор сугышка кадәр урман хуҗалыгында эшләгән. Сугышның беренче көннәреннән фронтка китә. Ленинград блокадасында хәбәрсез югала. Өч бала ятим кала. Сабыйлык вакытлары ачы сугыш елларына туры килгән Нина апа башлангыч белемне Урта Пәнәче мәктәбендә ала.
«15 яшемдә Федотта май заводында эшләдем. Әни чирли иде. Шунлыктан бар эшкә дә иртә өйрәндем. Беренче пешергән ашым — токмачлы аш. Өстәлгә буем җитмәгәч, урындыкка басып камыр җәйдем. Мал карау, ипи пешерү, чишмәгә суга бару, җәен җиләк, чикләвек җыю эшләрен яратып башкардык. Камыр ризыклары пешерергә дә иртә өйрәндем. Үз белгәннәремне балаларыма, оныкларыма өйрәттем», — ди ул.
Чисталык, тәртип, гөлләр яратучы шигъри җанлы Нина апаның йорты да нур сибә. Тормыш иптәше якты дөньядан иртә китсә дә, яшәү көчен югалтмый Нина апа. Һәрвакыт эштә, хәрәкәттә. Балалары да үзе кебек эшчән, максатчан, тәртипле. Матур шигырьләр язып, күңелендәге уйларны шигъри юлларга тезә ул. Тормыштан ямь табып яши Нина апа.
Авылдашыбыз Зәйтүнә апа Хөсәенованың язмышында да сөенечле һәм борчулы мизгелләр күп булган. 1944 елның 21 мартында күп балалы гаиләдә дөньяга килә ул. Синез баланың алтысы үлгән. Бала кайгысын авыр кичерә ата-ана. Исән калган ике кызлары тормыш юанычы була.
Әтисе Динехәмәт абый сугышка беренче көннәреннән алына. Каты яраланып туган якларына кайта, озак та үтми яңадан фронтка китә. 1944 елда туган кызы Зәйтүнәне күрә алмыйча 1944 елның 26 июнендә Польшаның Люблин шәһәрендә батырларча һәлак була.
«Өйдә әби дә бар иде. Әниләр көне буе эштә. Әби безне эшкә өйрәтеп үстерде. Уракка йөрү, „уфалла арбасы“ белән печән ташу, яшелчә бакчасында эшләү, мал-туар карау, чишмәгә суга йөрүләр, утын әзерләү -һәммәсен җиренә җиткереп, тырышып эшли идек. Мин — Кадер авылы кызы, Пәнәче килене. Авылны, укытучылык һөнәрен тормыш иптәшем Илдус белән яратып эшләдек. Балаларыбызны да тәртипле, эш сөючән, олыларны хөрмәт итә торган итеп тәрбияләргә тырыштык. Булганына шөкер итеп, тормыштан ямь табып яшәргә язсын барчабызга. Илләребезгә тынычлык, балаларга тәүфыйк, миһербан телибез», — дип теләкләрен җиткерде Зәйтүнә апа.
Авылдашыбыз Мәрьям апа Рәхимованың да балачагы сугыш елларына туры килә. Әтисез үскәннәр күңелендә әйтеп бетергесез сагыну хисләре бар. «Әни пешергән ризыкны һәрвакыт әти өлеше дип калдыра торган иде», — дип, яшьле күзләре белән искә алды Мәрьям апа.
Ятимлек ачысын бер балага да күрергә язмасын. Тыныч дөньяларда саулыкта, бәрәкәттә яшик.
Илһамия Гарифуллина, Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев