Югары Пәнәче үзешчән театр коллективы «Онытырга хакыбыз юк» драмасын сәхнәләштерде
18 мартта Югары Пәнәче үзешчәннәре “Театр призмасы аша батырлык” район фестивале кысаларында Рәзинә Сәетгәрәеваның «Онытырга хакыбыз юк» спектаклен куйды.
Мәдәният йорты хезмәткәрләренең бу әсәрне сайлавы очраклы түгел. Чөнки автор – Рәзинә Сәетгәрәева якташлары, аның әнисе - Югары Пәнәче авылы кызы.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан куелган әсәр сугыш чорында совет халкының ачы язмышын гәүдәләндерә. Спектакльдә вакыйгалар сугыш һәм сугыштан соңгы елларны үз эченә алган. Сания кияүгә чыгып, ярты ел гына бәхетле яшәп кала, Кәшифе сугышта хәбәрсез югала. Тол калган хатынга кызын ялгыз үстерергә туры килә. Ул үзенең башыннан узганнарны, тылдагы авырлыкларны, ачлык-ялангычлыкларны бүгенге буынга гыйбрәт булсын өчен сөйли.
Рольләрне Минзәлия Әхтәмҗанова (Сания), Гөлия Шакирова (Саниянең яшь чагы), Зәлия Гайнетдинова (Гөлзифа), Гөлшат Михайлова (Бәдигол), Әлфия Галиуллина (Асия), Әлфинур Шакирова (Маһира), Гөлфияз Вәлиуллина (Мәйсәрә), Зәйтүнә Хөсәенова (Миңсылу), Әлфия Низаметдинова (Мәрфуга), Илдус Хөсәенов (Сәлимгәрәй), яшь малайлар ролен Илдар Хуҗин, Илнур Исмәгыйлов, Ильяс Гарифуллин башкарды.

Спектакльгә автор үзе дә чакырулы иде. Рәзинә Сәетгәрәева һәм район китапханәләр челтәре җитәкчесе Сәрия Батршина спектакльгә уңай бәя бирде.
“Тетрәндергеч итеп, күңелләргә үтеп керерлек итеп уйнадыгыз. Тарихны, үткәнне кире кайтардыгыз. Әниләр сөйләве буенча белгәннәремне әлеге спектакльгә кертергә тырыштым. Мең рәхмәтлемен сезгә", - дип җылы хисләре белән уртаклашты автор.
Тамашачының спектакльнең башыннан ахырына кадәр елап утыруы, аягүрә басып алкышлавы спектакльнең уңышлы булуы турында сөйли.
“Сугыш чоры балаларын, әтисез үскән малайларны уйнаучы яшь артистларыбызның прототиплары да тамашаны карарга килгән иде. Аларны сәхнәгә чакырып, үз геройлары янына бастырганда һәр тамашачы дулкынлану кичерде. Үткән белән бүгенге малайлар очрашты.Спектакльгә әзерлек вакытында әлеге яшь малайлар рольгә кереп уйнасыннар өчен сугыш чоры малайлары белән очрашу кичәсе оештыру да бик файдалы булды. Сугышның ачысын, михнәтләрен тагын бер кат күз алдыннан кичерергә әлеге әсәр ярдәм итте”, - ди авыл мәдәният йорты директоры Илһамия Гарифуллина.

“Һәр деталь уйланылган. Геройлар киемнәре, эш кораллары, сәхнә бизәлеше... Рольләр дөрес бүленгән. Сәхнәдә Сәлимгәрәй картның эш кораллары белән эшләп утыруы, борынгы заман чабаталар, урак, сәнәкләр, чалгы, тырма, янавычлар театрга үзгә ямь өсти. Балыкчы малайларның агач кармаклары, балыклы чиләкләре - күңелле мизгел. Шул малайларның прототиплары - Җәмил абый Шакиров, Илдус абый Хөсәенов, Хатиб абый Шакировның сәхнәгә чыгулары әсәрне тагын да баетты”, - дип Сәрия Батршина, жюри вәкиле буларак, спектакльгә югары бәя бирде. “Һәр деталь уйланылган. Геройлар киемнәре, эш кораллары, сәхнә бизәлеше... Рольләр дөрес бүленгән. Сәхнәдә Сәлимгәрәй картның эш кораллары белән эшләп утыруы, борынгы заман чабаталар, урак, сәнәкләр, чалгы, тырма, янавычлар театрга үзгә ямь өсти. Балыкчы малайларның агач кармаклары, балыклы чиләкләре - күңелле мизгел. Шул малайларның прототиплары - Җәмил абый Шакиров, Илдус абый Хөсәенов, Хатиб абый Шакировның сәхнәгә чыгулары әсәрне тагын да баетты”, - дип Сәрия Батршина, жюри вәкиле буларак, спектакльгә югары бәя бирде.
Спектакль тәмамлангач та тамашачылар китәргә ашыкмады, Рәзинә Сәетгәрәева белән әңгәмә кордылар, истәлеккә фотога төштеләр. Автор үзе дә бик күп күчтәнәчләр белән килгән иде, матур китапларын тамашачыларга бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев