Геройлар исеме кече Ватаннарына кайта
Татарстан Республикасының “Хәрби Дан клубы” ассоциациясе эшче төркеме әзерләгән проект 2025 елда Президент мәдәни инициативалар фондының II грант конкурсында җиңүче булды. Эшче төркемнең җитәкчесе Михаил Черепанов.
Фонд ярдәме белән Татарстанда, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән 300 кешенең туган, фронтка чакырылган, хезмәт иткән һәм һәлак булган урыннары турында мәгълүматлар тупланган электрон мәгълүмат базасы булдырылды. Алар орденнар белән бүләкләнделәр, шуларның 5се Зәй районыннан. Аларның батырлыклары тасвирламасы бары тик XXI гасырда гына ачылган. Бүләкләү кәгазьләре РФ Оборона министрлыгы сайтларында бастырылган, ләкин аларның гаилә әгъзаларына барып җитмәгән.
Проект нәкъ менә әлеге батырлар исемнәре, алар турында мәгълүматны җыйган “Татарстанның йолдызларсыз геройлары” исемле Хәтер китабын әзерләп бастыруны күз уңында тота. Анда 300 кешенең дә биографик мәгълүматлары бастырылып, республика районнарына таратылачак. Бу танылмаган геройларның батырлыгы турында, ниһаять, кече Ватаннарында белсеннәр өчен эшләнә. Казан мәктәпләрендә әлеге геройлар турында “Хәрби Дан” стендлары да оештырылачак.
Бу зур эшнең башында торучылар, Зәй районыннан булган “йолдызсыз” геройлар турында кыскача мәгълүмат тәкъдим итәләр. Һәм аларның туганнары яки танышлары җавап бирер, геройларның сугышка кадәрге яки сугыштан соңгы язмышлары турында сөйләрләр дип өметләнәләр. Алга таба тәкъдим ителгән исемлектәге кешеләр турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең echovoyni@yandex.ru электрон адресына хәбәр бирүләре сорала.
1. Будилкин Алексей Григорьевич 1917 елда Зәй районының Воздвиженка бистәсендә туа. Ил сагына Свердловск өлкәсе Первоуральский хәрби комиссариатыннан 1940 елның сентябрендә мобилизацияләнә. Бөтенсоюз коммунистлар партиясе әгъзасы. 1941 елның июлендә фронтта яралана. “Батырлык өчен” һәм “Сугышчан казанышлар өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Бөек Ватан сугышында ул гвардия старшинасы, баш командование резервының (742 сп, 128 нче гвардия укчы полкы) 40 нчы танкка каршы аерым истребитель артиллерия бригадасының 1957 нче истребитель-танкка каршы полкы разведка отделениесе командиры булып хезмәт итә. Польшаның Киниц авылы янында 6 февральгә каршы төндә Одер елгасын кичүгә боз аша юлны тикшергән өчен, 1945 елның 7 апрелендә III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Ул елганың аргы ягына сугыш кораллары, 40 ящик снаряд чыгару белән җитәкчелек итә. 12 февральдә плацдармны киңәйткәндә Амт Киниц торак пунктына бәреп керә һәм 2 гитлерчыны юк итә. 1945 елның маенда 1957нче истребитель-танкка каршы полк командиры, полковник Серов тарафыннан Герой исеменә тәкъдим ителә.
Бүләкләү кәгазеннән: "1945 елның 16 апрелендә Одер елгасы плацдармында 2 артиллерия һәм миномет батареясын ачыклый, соңыннан алар юк ителә. 29-30 апрельдә 12 кешедән торган штурм группасы составында Берлин шәһәрендә Рейхстагка илтүче 4 кварталны яулауда катнаша. Шпрее елгасын кичеп, немецларның 3 орудиесын кулга төшерә. Трофей тупларының берсе белән туры наводка аша таш йортлардагы 4 пулеметны һәм 25 автоматчыны юк итә.”
Кызыл Байрак ордены белән 1945 елның 8 июнендә бүләкләнгән.
2. Исрафилов Хөснимәрдән Шәймәрдән улы 1922 елда Зәй районының Шыкмай авылында туа. 1942 елның 12 апрелендә Яр Чаллы хәрби комиссариатыннан фронтка мобилизацияләнә. Беренче Белоруссия фронтының 33 нче армиясе Кызыл Байраклы Югарыднепр 362 нче укчылар дивизиясенең 936 нчы артиллерия полкы орудие наводчигы була, кече сержант. Калинин, Брянск һәм Белоруссия фронтларында хезмәт итә. 1945 елның 5 февралендә Одер елгасын кичкәндә туры наводка белән 4 пулемет ноктасын һәм 19 гитлерчыны юк итә. 14 февральдә Визенау авылы янында барган сугышларда аның орудиесы алгы сызыкта яклаусыз кала. Яралангач та ул дошманга каршы ут ачуын дәвам итә, шул халәтендә 4 пулемет ноктасын, үзйөрешле орудиены һәм 150 гә якын гитлерчыны юк итә. Фашистларның 6 тапкыр ярсулы һөҗүмен кире кагуга ирешә. 1945 елның 15 февралендә 936 нчы артиллерия полкы командиры гвардия подполковнигы Савченко тарафыннан Герой исеменә тәкъдим ителә. 1945 елның 2 апрелендә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән (ЦАМО, Ф. 33, оп. 686-196, бер. хр. 7063, 11-12 битләр).
3. Макаров Павел Степанович 1904 елда Зәй шәһәрендә туа. Моб. 1942 елның сентябрендә Зәй хәрби комиссариатыннан фронтка мобилизацияләнә. Бөтенсоюз коммунистлар партиясе әгъзасы. 1942 елның ноябреннән Сталинград, Көньяк һәм IV Украина фронтларында хезмәт итә. “Сталинград оборонасы өчен”, “Сугышчан казанышлары өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Гвардиянең кече сержанты, IV Украина фронтының 51 нче армиясе һава оборонасына каршы 77 нче гвардия армия зенит артиллерия полкының пулемет төзәүчесе булып хезмәт итә. 1943 елның 7 ноябрендә 5 нче армия командующие, гвардия генерал-лейтенанты Крейзер тарафыннан Герой исеменә тәкъдим ителә.
Бүләкләү кәгазеннән: "1943 елның 1 ноябрендә Кырымда беренчеләрдән булып Сивашны кичә. Дошман авиациясе уты астында эре калибрлы совет пулеметын ярымутрауга күчерүгә ирешә. Дошман самолетын бәреп төшерә.”
I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән 1943 елның 28 декабрендә бүләкләнгән (ЦАМО, Ф. 33, оп. 686044, бер. хр. 2782, 19-20 битләр).
4. Малежников Алексей Кузьмич 1918 елда Зәй районының Ал. Бистәсе авылында туа. 1941 елның 26 августында Зәй хәрби комиссариантыннан мобилизацияләнә. Бөтенсоюз коммунистлар партиясе әгъзасы. Фронтта 1941 елның 25 ноябреннән дошманга каршы сугыша. “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнә. Старшина, 352 нче укчылар дивизиясенең 1162 нче укчы полкы 76 мм пушкасы расчеты командиры булып хезмәт итә. Герой исеменә 1944 елның 4 июлендә 1162 нче полк командиры, подполковник Кононенко тарафыннан тәкъдим ителә.
Бүләкләү кәгазеннән: "Белоруссиянең Витебск өлкәсе Смолевичи торак пункты тирәләрен азат иткәндә орудиесын туры наводкага чыгара һәм дошманның ут ачу системасын бастыра. Пехотага яңа урыннарны яулау мөмкинлеге тудыра. Дошманның үзйөрешле орудиеләренә каршы сугышка күтәрелә һәм үз бурычын үти."
31 нче армия Хәрби Советы боерыгы белән 1944 елның 20 августында Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. (ЦАМО, Ф. 33, оп. 690-155, бер. хр. 1588, 8-9 битләр). 1945 елның 16 ноябрендә демобилизацияләнә. Аның оныгы Александр Филиповский табыла.
5. Василий Ермилович Мясников 1915 елда Зәй районының Холодный Ключ бистәсендә туа. 1939 елның 10 октябрендә Самара шәһәренең (Горький өлкәсе) Фрунзе хәрби комиссариаты аша мобилизацияләнә. 1941 елның 17 сентябреннән Көньяк, Дон, Сталинград, Воронеж, Дала, II һәм III Украина фронтларында хезмәт итә. 1943 елның 30 августында Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Гвардиянең өлкән сержанты, Кызыл Байраклы Харьков 15 нче гвардия укчы дивизиясенең аерым гвардия элемтә ротасы 5 нче телефон взводы отделениесе командиры була. 1944 елның 30 апрелендә 15 нче гвардия дивизиясе командиры, гвардия генерал-майоры Чирков тарафыннан Герой исеменә тәкъдим ителә.
Бүләкләү кәгазеннән: "1944 елның 17 апрелендә Молдованың Варница авылы тирәсендә дошманның көчле уты астында Днестр елгасының уң ярына элемтә чараларын күчерә. 18 апрельдә плацдарм белән дивизиянең команда пункты арасында элемтә урнаштыра. Дошман контратакасы вакытында елга үзәнендә өзелгән телефон кабелен ялгый, нәтиҗәдә өзеклексез элемтә тәэмин итә.”
1944 елның 8 маенда I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Исемлек Михаил Черепанов тарафыннан төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев