Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Фронт юлын разведчик булып үткән

Бу язма Бөек Ватан сугышында разведчик булып хезмәт иткән Николай Алтынник турында.

Николай Максимович 1921 елның 9 маенда Воронеж өлкәсендә туа. 1940 елның маенда  Совет Армиясе сафларына алына. Ашхабад янындагы команда составы мәктәбен тәмамлагач, 1941 елның июлендә Төрекмәнстан эшелоны аны Мәскәүне саклауга җибәрә. Муромда ул полкның разведка взводына алына, анда политрук урынбасары вазифасында була. Аларның подразделениесенә “тел” алырга дигән йөкләмә бирелә. 1941 елның ноябрендә җирне каты суык  бәрә. Кар көртләре һәм көчле бураннар алга таба баруны кыенлаштыра. Бер авылга якынлашканда, разведчик-лар өй тәрәзәсендә җемелдәгән утны күреп алалар. Анда дежур торучы кызлардан алар берничә көн элек авыл аша Мәскәүгә таба немецларның отряды узуын, ә көчле тракторларның үзләре белән авыр орудиеләрне сөйрәп баруын беләләр. Алга таба алар мотор тавышын ишетәләр. Озакламый немецларның якындагы поселокта ниндидер коралларны саклаулары ачыклана. Мондый шартларда “тел”не ничек алырга? Әлеге хәлдә ничек эш итәсен бик тиз уйлап табалар. 

Юлны ике баганага телефон кабелен тарттырып бүләргә булалар. Үзләре исә ак маскхалатлар киеп, якында гына урын алалар. План уңышлы килеп чыга. Мотоциклчы тулы ходта тартылган чыбыкка килеп бәрелә. Мотоцикл бишегендә утырган офицер исән-сау разведчиклар кулына эләгеп,  шунда ук штабка китерелә. Әсирлеккә алынган офицер немецларның Мәскәүне туры наводка белән атарга ниятләүләре турында сөйли. Ләкин 200 миллиметрлы авыр снарядлар аларга китерелми кала. 

Декабрьдә күптән көтелгән контрһөҗүм башлана. Смоленск өлкәсендә Сычевка өчен барган каты сугышларда Николай Максимович каты яралана. Казан госпиталендә дәваланганнан соң, ул тормышын Татарстан белән бәйли. Батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен орден-медальләр белән бүләкләнә.

1943 елдан Николай Алтынник  Казанның 4494нче эвакогоспиталендә киномеханик булып эшли. 1958 елда ул Зәй эшчеләр бистәсенә күчеп килә. 1953 елдан 1955 елга кадәр 1нче мәктәптә биология һәм рәсем дәресләрен укыта, ә  1955 елда район мәдәният йортын җитәкли. 1985 - 1991 елларда Николай Максимович Зәй туган як тарихын өйрәнү музееның беренче директоры була.

 “Ул эзләнү эшләренә бәяләп бетергесез өлеш кертә. 1960 елларда хатыны, тарих укытучысы Тамара Чернышева белән бергә 1нче мәктәптә шәһәр музее өчен нигез булган искиткеч музей булдыралар. Фотограф талантына ия булган Николай Максимович шәхсән үзе очрашкан Зәй фронтовикларының йөзләрен тарих өчен сурәтли. Район мәдәният йорты директоры буларак, ул яңа бина – башта агачтан (50нче еллар азагында), ә аннары заманча кирпечтән төзелгән бина (1972 елда) төзү инициаторы  була. Ул бүгенге көнгә кадәр Зәй шәһәренең мәдәни тормышы үзәге булып тора”, – ди туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре.

Николай Максимович район иҗтимагый тормышында актив катнаша, дәүләт автоинспекциясе иҗтимагый инспекторы, Чаллы халык судының халык утырышы, партия оешмасы секретаре һәм Зәй бистәсе Советы депутаты була. Ул үзешчән сәнгатьне үстергән һәм туган якны өйрәнү эшен оештырган өчен Мактау грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнә.
 

фото музейдан. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев