Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Бөек Җиңүгә бабайлар керткән өлеш

Һәр гаиләдә сугыш үз эзен калдырган.

Россиядә һәм Татастанда 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Муниципаль районда Хәтер һәм дан елы бара. 

Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга быел 80 ел тула. Шуңа күрә бу сугыш батырларын барлау һәм алар турында өйрәнү актуаль темаларның берсе булып тора. 

Дөньяда нинди генә вакыйгалар, афәтләр, сугышлар булмаган... Һәр гаиләнең Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткан туганнары бар. Сугыш... Илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә ул. Япь-яшь егетләр, әтиләр туган җирләрен саклау өчен фронтка китә. Тылда калганнар да Җиңү өчен барлык тырышлыкларын куя. 

Бөек Ватан сугышы безнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Мин бабаларым турында сөйләп китәргә телим. Алар – әнием ягыннан булган бабамның һәм әбиемнең бабалары. Алар икесе дә Бөек Ватан сугышында катнашкан. 

Әниемнең әтисе Алмаз Рунар улы  Бикташев та хәрби юл үткән. Ул Чечняда барган сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан.

Бабамның бабасы Әкрәм Салих улы Бикташев 1941 елдан 1943  елның августына кадәр сугыш кырында була. Аннан соң бер елга якын госпитальдә ята. Әкрәм бабам – I дәрәҗә Ватан сугышы ордены иясе.   

Әбиемнең бабасы Габдрахман Халик улы Халиков 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач та сугышка китә. 1942 елның июнендә Украина җирләрендә барган каты сугышларда әсирлеккә эләгә, Германия конц-лагерьларында иза чигә һәм сугыш беткәч, 1945 елда гына азат ителә.

Әкрәм бабам

Бабамның бабасы Әкрәм Салих улы Бикташев 1918 елның 17  февралендә Сарман районы Чукмарлы авылында дөньяга килә. Ул һөнәре буенча укытучы була. 1938 елда районыбызның Югары Шепкә авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрелә. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елда сугышка чакырыла. Шунда ук алгы сафларга эләгә. Мәскәү тирәсендә барган каты сугышларда катнаша. Смоленск шәһәре юнәлешендә барган сугышларның иң кайнар ноктасына эләгә. Фронтның бу сызыгында бик көчле һәм авыр сугышлар бара. 1943 елның 13 августында Әкрәм бабай каты яралана һәм контузия ала. 

Ул аңына килгәндә, күк йөзе дә күренми, янган-көйгән һәм сөрем исе килә... Тирә-якта бик күп яралылар һәм һәлак булган солдатлар ята. Яралылар ыңгырашып, ярдәм сорыйлар. Ерак бабам инде бернәрсәгә дә өметләнми, чөнки якында шәфкать туташлары булмый. Кинәт ул татарча сөйләм ишетә һәм башын күтәреп карый. Ерак та түгел йөк машинасын күрә – аңа яралыларны төйиләр. Ул татарча сөйләшкән яшь кызны күреп ала һәм бар көчен җыеп аңа кычкыра. Кыз аны ишетеп, йөгереп килә. Үзенең Чистай шәһәреннән булуын әйтә һәм йөк машинасында урын булмаса да, Әкрәм бабамны да машинага салырга тырышачагын белдерә. Яралылар һәм үлеләр сугыш кырында бик күп була. Бу кыз ерак бабамны машинага өстерәп алып килә һәм аны коткара. Әкрәм бабамны йөк машинасына салалар, аның әйтүе буенча, яралыларны берсе өстенә берсен өяләр, ләкин алар түзәләр, чөнки мөмкин кадәр күбрәк яралыларны сугыш кырыннан алып чыгарга кирәк була. 

Ерак бабам Свердловск шәһәрендәге 414нче хәрби госпитальгә эләгә. Яраланудан тернәкләнә алмыйча, 1944 елда инвалид булып, Югары Шепкә авылына гаиләсе янына әйләнеп кайта. Аның бер аягы кыскарак булып кала һәм бот төбендәге үтәли пуля ярасы гомере буе сугыш афәтләре турында искәртеп тора. Шуңа карамастан, ерак бабам ярты гомерен Югары Шепкә мәктәбендә балаларга белем бирүгә багышлый. Ул бик күп еллар мәктәптә математика, сызым, рәсем укытучысы булып эшли. Әкрәм бабам шулай ук талантлы рәссам була, аның картиналары  һәм рәсемнәре һәрвакыт төрле бәйрәмнәрне, мәктәптә һәм авылда узучы чараларны, район күргәзмәләрен бизи. 

1985 елның 11 мартында Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Әкрәм бабам I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. 

Әкрәм бабай тыйнак, хезмәт сөючән, көдрә чәчле чибәр ир була. Ул 1985 елның 3 декабрендә якты дөньядан китә. 

Аның искиткеч шәфкатьле кеше булуы турында коллегалары һәм укучылары арасында легендалар йөри. Ерак бабамны укучылары әле хәзер дә елмаеп, якты, җылы хисләр белән искә алалар.

Габдрахман бабам

Әбиемнең бабасы Габдрахман Халик улы Халиков та Бөек Ватан сугышында катнашкан. 

Ул 1907 елда Сармашбаш авылында туган. 11 яшеннән үк боярга хезмәт иткән,  гомер буе тимерче булып эшләгән. 

1941 елда Габдрахман бабам Ленинград шәһәренә эшкә җибәрелә. Сугыш башлангач, аларны эвакуациялиләр. Туган авылына кайтып күп тә үтми, аны 1941  елда сугышка алалар. Габдрахман бабам 1942 елның июнендә Украи-на җирләрендә барган каты сугышларда әсирлеккә төшә. Харьков шәһәреннән аны Германия концлагерьларына озаталар. 1945 елда сугыш беткәч кенә азат ителеп, туган якларга әйләнеп кайта. 1983  елда  вафат була.

Алмаз бабам

Әниемнең әтисе Алмаз бабам 1967 елның 23 февралендә Тукай районының Зур Шилнә авылында туа. 1985 – 1987 елларда армия сафларында хезмәт куя. Бабам күп еллар полициядә хезмәт итә. 2000 – 2004 елларда Чечняда барган хәрби  хәрәкәтләрдә катнаша. 2012 елда  полиция капитаны дәрәҗәсендә пенсиягә чыга. 

Күрәсез, һәр гаиләнең үз тамырлары, үз тарихы һәм батырлары бар. Аларны беркайчан да онытмыйлар, алар белән горурланып, үрнәк алып яшиләр. Шуңа күрә һәр кеше үз гаиләсенең истәлекләрен, нәселен, буыннар арасындагы бәйләнешне сакларга бурычлы. Мин гаиләбезнең чын батырлары белән  бик горурланам. 

Хәзерге вакытта махсус хәрби операция бара. Сынатмасын иде абыйлар, әтиләр һәм бабайлар! Исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде! Һәр туган якты яңа көн өчен без аларга бурычлы! Барлык герой якташларыбыз алдында баш иябез. Дан сезгә, батырлар!
Җирдә сугышлар булмасын, бары тик тынычлык кына хөкем сөрсен иде.

Амелия Зыятдинова, 7нче мәктәпнең II сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев