Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Бөек Җиңү өчен сигез елга туган яктан аерылу

Әлеге язма Бөек Ватан сугышы ветераны, бик күп медаль-орденнарга лаек булган әтием Әхәт Вәлиәхмәтовка истәлегенә багышлана. Истәлекләр әтиемнең сугыштагы көндәлек язмаларыннан алынды.

1938 елның август аенда районда берничә кешене генә, бигрәк тә характеристикалары яхшы булган егетләрне һәр көнне эштән соң район хәрби комиссариаты хәрби өйрәнүләргә җыя. Югары Пәнәче авылында туып үскән Әхәт Габделхак улы Вәлиәхмәтов та була алар рәтендә. Яхшы күрсәткечләргә ирешкән егетләргә Совет армиясенә чакыру кәгазе бирәләр. Ул вакытта Ерак Көнчыгышта Манчжурия чиге Хәсән күле буенда японнар Манчжурлар белән бер булып, безнең илгә һөҗүм итәләр. 

1938 елның 21 августында Әхәтне авыл яшьләре гармуннар белән җырлап бик күңелле итеп урман буена кадәр озаталар. Әтисе Габделхак ат белән поезд юлына кадәр илтеп куя. Кем уйлаган  бу озату 8 елга булыр диеп... Поезд ерак көнчыгышка юл тота. Бертуктаусыз 29 тәүлек баралар. Солдатлар барып җиткәндә сугыш беткән була. Аларны Шкотовский секторы оборона хәрби частьларына китерәләр. Югары Пәнәчедән Әхәт Вәлиәхмәтов, Урта Пәнәчедән Иван, Әхмәттән Григорий Никитин, Аулаш авылыннан Н. Полодиевны Промысловка авылы янындагы 297 тау-йөк аерым укчы полкы яр буе оборонасының Шкотов секторы дип аталган хәрби частька урнаштыралар. Әхәт Вәлиәхмәтовны полк мәктәбенә 9 айга укырга алалар. Татар малае булса да сер бирми, бик яхшы билгеләренә укый. Биш айдан аңа кече командир званиесе биреп, пулемет батальонына  отделение командиры итеп куялар. 

1941 елның 22 июнендә хәрби частьның стадионында спорт ярышлары барган вакытта кинәт хәрби тревога дип кычкырыша башлыйлар. Инде соңгы өченче ел хезмәт срогы туларга күп тә калмаган солдатларның туган авылына кайтырга дип сумкаларын тутырып куюлары  тормышка ашмый... Шул ук көнне аларны коралландырып, яр буе нокталарына урнаштыралар. Көн-төн сакта торалар, чөнки безнең илгә басып керергә японнар көч туплап куйганнар. Безгә каршы газ кулланырга да әзерләнгән булалар. Противогаз белән йөрергә этләрне дә, атларны да өйрәтәләр. Телефон аппаратларын, кабельне, станокларны ат сыртына салып йөртергә кирәк булганга һәрберсендә ат була. Хәрби частьларга яңа солдатлар килә, аларга хәрби белем бирүне Әхәт Вәлиәхмәтовка йөклиләр. Хатын-кызлар да күп булган: снайперлар, пулемётчылар, элемтәчеләр, пешерүчеләр - барысын да өйрәтергә кирәк була. 

1942 елның ахыры-1943 елның башында частьлар кыскартылып, ерак Көнчыгыштан солдатлар фронтка китәләр. Инза станциясенә килеп җиткәч, урмандагы лагерьга төрле милләт солдатларын русчага өйрәтү кирәк була. 

Совет гаскәрләре фидакарь батырлыклар күрсәтеп, фашистлар армиясен Мәскәү янындагы сугышларда тар-мар итеп, җимергеч ударлар ясап, һөҗүмгә күчә. Немец командованиесе  Мәскәү тирәсе сугышларында җиңелүгә карамастан, сугыш барышын үзгәртү максаты белән Курск янында зур һөҗүм оештырырга уйлап, кораллы көчләрен туплый һәм безнең фронтка бәреп кермәкче була. 

“1943 елның язында Курск-Орел дугасы үзәк фронтка килдек”, - дип яза Вәлиәхмәтов. Командиры Рокосовский була. Анда көнне төнгә ялгап, окоп- траншеялар казып, оборонаны ныгыталар. Җир асты юллары ясап, шуннан гына йөрешле була. 1943 елның июнендә немецлар безгә каршы каты һөҗүм башлый. Һәр метр җир өчен кан коела. Әхәт Вәлиәхмәтовка разведчикларның, командирларның күзәтү нокталарын телефон элемтәсе белән тәэмин итү  йөкләнә. Безнең як оборона көчле булганлыктан, немецлар оборонаны җимерә алмый. “202нче укчылар дивизиясенең 652 артиллерия дивизиясендә элемтәчеләр бүлегендә командир отделение булып сугышка кердем”,  – дип яза Әхәт Вәлиәхмәтов. 

Бу каты сугышта күрсәткән батырлыклары өчен командир  Әхәт Вәлиәхмәтовны һәм аның солдатларын “Батырлык өчен” медале белән бүләклиләр. 

Сугыш дәвам итә. Бик күп корбаннар белән Брянский урман буена барып җитеп, партизаннар отряды белән очрашалар. 

1943 елның 4-5 ноябрендә Днепр елгасын “пантонный мост” аша чыгалар, һәм Белая Церковь шәһәренә таба сугышып, 2нче Украина фронтына күчәләр.1944 елның гыйнвар-февраль айлары карлы-яңгырлы була. Бөтен җир пычрак, техника бата, бара алмый. Дошман шуннан
файдаланып, Корсун – Шевченко тирәсендә көч туплап, һөҗүм башларга уйлый. Безнең як солдатларына фашистларга керергә ирек бирмәскә, артка чигенмәскә, дигән таләп куела. Вәлиәхмәтов солдатлар белән әзерлек эшләре алып бара, телефон чыбыкларын агач башына, баганаларга урнаштыралар. Чөнки техника җирдәге чыбыкларны өзә. “Сугыш алга барган саен  элемтәне ныгытып, чыбыкларны тиешле урынга сузып бардык”, - дип яза ул. Генераллар, командирларның сугыш тәртибен яхшы оештыру нәтиҗәсендә Корсун – Шевченко янында 3500 немец солдаты чолганышта кала, алар барлык техникалары белән әсирлеккә төшәләр. Әсир төшкән немецларны коткару өчен немец солдатлары җибәрелә, безнең солдатлар оборонаны нык тота. 

Вәлиәхмәтов җитәкчелегендә булган элемтә бервакытта да өзелми, чөнки алар немецлардан калган чыбыкларны ялгап эшлиләр. 

Бу сугышларда күрсәткән батырлыклары өчен 1944 елда Әхәт Вәлиәхмәтовны Кызыл йолдыз ордены белән бүләклиләр. 

Белоруссияне азат иткәч, Польшага керәләр, Варшавада немецларны  тар-мар итәләр. Бу батырлыклары өчен Әхәт Вәлиәхмәтовны “Варшаваны азат иткән өчен”  медале белән бүләклиләр. Германиянең чик буена җиткәч, солдатларга Сталин тарафыннан мактау-рәхмәт сүзләре ирешелә. Солдатларга немец җирендә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында яхшылап аңлаталар. Беренче көннәрдә немец җирендә каты сугышлар, үч алулар башлана. Немецлар кая барырга белмиләр. Одерның уң ягында каты сугышлар бара. 1945 елның 24 февралендә Әхәт Вәлиәхмәтовны III дәрәҗә Дан ордены белән бүләклиләр. 

Одер елгасыннан Берлинга кадәр 51 километр араны яулау өчен каты бәрелешләр була. Берлинга керү өчен солдатлар белән митинглар үткәрелә. Одер елгасын кичү бик авыр була. Немецлар туктаусыз бомбага тоталар, су өстенә дымовая шашка җибәреп торалар. Бөтен җир төтен белән тула. 

Элемтәче Әхәт Вәлиәхмәтов телефон чыбыклары сузып,  артиллерия нокталарын элемтә белән тәэмин итә. Берничә көннән немецларның Берлин оборонасына килеп җитәләр. Каты сугышлардан соң  Берлин оборонасы җимерелә. Алда Берлин шәһәре урамнарына керү бурычы тора. Су каналы өстеннән тимер юл уза. Аңа менү өчен биек таш стенаны кичәсе. Бу урында немецлар көтмиләр. “Шуңа күрә безгә каршылык булмады диярлек. Таң атуга Берлин урамына кердек ”. - дип яза. 

Акылдан язган фашистлар үз халкына ата башлыйлар. Ике көн урам аша сугышканнан соң, немецлар чигенәләр. Икенче көнне сугыш беткәнне хәбәр итәләр. 

Берлиндагы бәрелешләрдә күрсәткән батырлыклары һәм өзлексез телефон элемтәсе белән тәэмин иткәне өчен  Әхәт Вәлиәхмәтовны “Батырлык өчен” һәм “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләклиләр. 

1945 елның 9 мае Европада тынычлыкның беренче көне – Җиңү көне булып тарихка кереп калды. 

Октябрь азагында озак еллар өзлексез хезмәт итүчеләрне, олы яшьтәгеләрне демобилизовать итәләр. 1945 елның октябрь аенда Әхәт Вәлиәхмәтов һәм солдатларны тантаналы төстә, оркестр музыкасы астында хәрби хезмәттән озаталар. 

Ниһаять, ул туган авылына кайтып җитә. Искереп беткән дүрт почмаклы салам түбәле өй, 4 сеңлесе белән әтисе яшәп яталар. Җиңү яулап кайткан егеткә мондый күренеш үзәк өзгеч була. Әнисе озак вакытлар колхоз эшендә эшләп, салкын тигезеп, 1945 елның 15 маенда үлеп киткән. Очрашырга күп тә калмаган югыйсә. Биш кызы арасында үскән бердәнбер улын бик сагына ана. Бәрәңге бакчасына чыгып, кулларын сузып, сигез ел бит инде, күрми китеп барам бит, Ходаем, кайтар инде улымны дип, илереп елый ана. 

Тик язмыш үзенекен итә шул, күрешергә насыйп булмый. Әрәмәлеккә төшеп, үксеп елый егет. Авыл бик ярлы, җимерек өйләр... Очраган хатын-кызларның һәрберсе минекен күрмәдеңме, кайтырлар микән дип, елый- елый сорыйлар. 

Хәзер инде җиң сызганып, авыл хуҗалыгын торгызырга , каралты-кураларны җиткерергә, төзекләндерергә дип план корып, эшкә ябыша егет. 

Илүсә Вәлиәхмәтова-Вәлишина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев