Батыр туганнар турында хатирәләр
Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел тулуны каршы алган бу чорда районыбызның күп гаиләләре җиңүгә өлеш керткән әби-бабалары, әти-әниләре, туганнары турында хатирәләрен яңарта.
Бу көннәрдә редакциябезгә шәһәрдәшебез Рәйсә Колчерина килеп, үз нәселеннән булган батырлар турында сөйләде.
Чыннан да, бер гаилә үткән юл никадәр батыр ирләрне гәүдәләндерә, ә илебездә алар – миллионлаган. Бүген дә Бөек Ватан сугышы батырларының данлы юлын махсус хәрби операциядә катнашучы аларның оныклары дәвам итә.
Рәйсә Колчерина сөйләгәннәрне укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
“Әнием Фәрхидоха Харрас кызы Искәндәрова Бигеш авылында туып, ишле гаиләдә үсә. Әнинең өч абыйсы, ике энесе, бер апасы була. Гаилә колхозга кермичә аерым хуҗалык булып яши. Әнинең бабасы Мөхәммәтгали Беренче Бөтендөнья сугышында үлеп кала. Аның хатыны Шәмсидоха әбиемне дүрт баласы белән Мөхәммәтгали бабайның бертуган энесе Харрас Бикмөхәммәтовка кияүгә бирәләр. Харрас бабайдан тагын 3 балалары туа. Харрас бабай барлык балаларны да бертигез күреп тәрбияли, ул улларын тимерчелек һөнәренә өйрәтә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, әнинең ир туганнары арасыннан иң беренче Котдус Бикмөхәммәтовны сугышка алалар, ул вакытта абый Ленинградта әбинең энесе Кашаф абый белән заводта эшли торган була. Котдус абыйга нибары 20 яшь була һәм озак та үтми сугыштан үлгән хәбәре килә. Аннан соң әнинең башка ир туганнары – Мөхәммәтгани, Габделхак абыйларны да сугышка алалар. 1906 елгы Мөхәммәтгани абыйның кайда үлгәне мәгълүм түгел, бары тик аның сугышта 36 яшьтә һәлак булуы билгеле. Габделхак абый сугышка киткәнче хатыны Зәйнәп түтине һәм ике кызы Сания белән Наҗияне Бигеш авылына әти-әнисе янына кайтарып куя. Кызлар, әтиләре Габделхак абый 1942 елда Орлов өлкәсендә барган сугышларда үлеп калганнан соң, әби-бабалары белән бергә яшәделәр. Габделхак Орлов өлкәсе Черемушка авылында күмелгән. Бабай Габделхак абыйның 2 баласын алдына утыртып елый һәм җырлый торган иде:
“Үскән чакта үскән идек,
тал тамырлары кебек.
Үсеп җиткәч аердылар
кош балалары кебек.”
Азактан, эх, Габделхагым гына булса да кайтсын иде, дип, көрсенә иде бабай.
Бүгенге көндә Габделхак абыйның кызы Сания апа Бигеш авылында яши. Алар Бигеш егете Вакыйф абый белән матур тормыш корып яшәделәр. Кызганыч, Вакыйф абый инде вафат. Ә Сания апа хәзерге көндә балаларының рәхәтен күреп, мул тормышта кызы Рания тәрбиясендә яши.
1942 елда әнинең тагын бер туганы – Ильяс Бикмөхәммәтов (1924 елгы) та илбасарларга каршы күтәрелә. Ул Днепр елгасын саллар белән кичеп чыккан вакытта, салга немецларның бомбасы төшеп, каты яралана. Озак вакыт үлем белән көрәшүенә карамастан, ул ярасыннан терелә алмый үлә. Аны фронтташ дуслары – Бигеш егете Фәйзи Нәбиуллин һәм Югары Шепкә авылы егете Галимҗан Мостафин Днепр яры кырында күмәләр. Ильяс абыйга ул вакытта 19 яшь була.

Ә инде 1944 елда әнинең төпчек энесе Мансур абыйны 18 яшендә армиягә алалар. Аны Япон-Кытай чигенә җибәрәләр. Абый ул сугышта катнаша һәм Кытайда хезмәт итеп 1950 елда армия хезмәтен тутырып туган ягына кайта. Мансур абый әти-әнисен тәрбия кылып, аларның хәер-фатихасын алып, инде гүр иясе булды. Алар тормыш иптәше Кайнәт апа белән Бигештә гомер итеп, 4 балага гомер биреп тәрбияләделәр”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев