Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы

Әдәби мизгел. Чикмәнле малай

Сугыш бетүгә сигез дистә ел узды. Шанлы һәм дәһшәтле еллар шукымы, кайгы-михнәт кагылмаган бер генә йорт, нәсел-нәсәп тә юктыр. Гаилә тарихларында ачы сугыш эзе.

Сыгылдырып сынаган шул чорда фронттагылар, тылдагыларның җиңүгә булган көчле омтылышы сокландыра, горурлык хисе уята. Яудагыларның каһарманлыгы белән беррәттән, үзләрен аямыйча ач-ялангач хәлдә, көнне-төнгә ялгап эшләгән тыл хезмәтчәннәренең җиңүгә  керткән  өлеше әйтеп бетергесез  зур. Җиңүчеләр сафы кимесә дә,  беркем дә, бернәрсә дә онытылмый, халык хәтерендә яши.  Югары Мәлем авылыннан булган тыл һәм нефть тармагы ветераны Мөхәммәтхәниф Сәхабетдин улы Абзаловны хезмәт куйган урынында гына  түгел, туган ягында да тирән хөрмәт белән искә алалар. Яшүсмер еллары сугыш чорына туры килгән,  яшьли авыр хезмәткә тарыган  буын вәкиле ул. Тылда кыенлыклардан, авыр хезмәттән чыныгу алган   Мөхәммәтхәниф  безнең якларда нефть чыга башлагач,  кара алтын табу эшенә хезмәт юлын багышлый.  Аның   данлы хезмәт юлы – үзе бер тарих.

Сугыш башлану белән Югары Мәлемнең төп эшче көче – 123  ир-егете фронтка алына.  Колхоз рәисе Сәхабетдин Абзалов гаиләсеннән 18 яше дә тулмаган  өлкән улы Камил дә сугышка китә. Мәлемлеләр  көн саен диярлек авыл  башында ат  арбаларына утырган ир-егетләрне сугышка озата. Басу капкасы янында үскән ялгыз агач китүчеләрнең моңсу җырларына да, үзәкне өздереп, бәгырьләрне телгәләгән гармун тавышларына да, балаларның ярсып, тәгәрәп елаганына да, әни-әбиләрнең соңгы үгет-нәсихәтләре  һәм изге юл догаларына – барысына да шаһит.

Сәхабетдин барлык авылдашлары кебек, Камил улыннан, сугышка киткән ир-егетләрдән хәбәрләр көтеп яши. Мәктәптә яхшы укыган, китап укучылар җәмгыяте әгъзасы, активист Камил башта Суслонгерда махсус өйрәнүләр уза, аннан үз теләге белән  алгы сызыкка – Сталинградка китә. Ул вакытта  Сәхабетдиннең өлкән кызы  Мөнәвәрәгә – 16, Мөхәммәтхәнифкә – 13, Махиягә – 10,  Җәмилгә исә 1 яшь була.

Сәхабетдинне, колхоз рәисе буларак,  башта сугышка алмыйлар, бронь бирәләр. Эшче куллар кимегән, фронт туктаусыз икмәк таләп иткән дәһшәтле елларда колхоз рәисләре җилкәсенә үтә авыр  җаваплы  хезмәт салына. Мөнәвәрә, Мөхәммәтхәниф, Махиягә,  колхоз рәисе балалары буларак, икеләтә тырышып эшләргә туры килә: аларның әтиләре йөзенә кызыллык китерәсе килми. Сәхабетдин балалары ач булса да, беркайчан да өенә тиешсезен алып кайтмый. Гаиләсе ачлыктан  шешенсә дә, рәис бу адымга бармый. Хәтта Мөнәвәрәгә  күрше авылларга хәер сорашырга чыгарга туры килә. Җиткән кыз  балага өй борынча хәер сорашып йөрүнең  ничек бирелгәнен аңлау кыен түгел. Моңа аны  ачлык мәҗбүр итә.  

Шулай да бер елдан соң   Сәхабетдин дә повестка ала. Җәмәгате Гайнелҗинан апа әнисе – авыру карчык һәм дүрт бала белән кала. Камил белән Сәхабетдиннән өчпочмаклы фронт хатлары көтеп яши башлыйлар.

“Командирлыкка укып ятабыз. Авылда нинди хәлләр бар, кемнәр кайтты, кемнәр китте, иптәшләр...кайсы якка киттеләр. Миңа хатны күбрәк салыгыз”. Хатларда шундый юллар була. Камил чираттагы хатында сугышка киттек дип яза. Һәм аннан хатлар килү шып туктый.

Гаилә башлыгының фронттан килгән хәбәр-хаты бик укырлык булмый. “Мәскәүгә килеп җиттек, 18 сентябрь, кая барасы билгеле түгел”, – дигән юллар гына чамалана.  Ә яшәргә кирәк, балаларны сакларга, үстерергә кирәк. Гайнелҗинан тешен кысып, ире сугышка киткәннең икенче көнендә үк таң белән колхоз эшенә чыга. Җәмиле   шук, һәрнәрсәгә өлгер, бер мәлне тараканга куелган агу ашап агулана. Сөт эчертеп кенә үлемнән алып калалар нарасыйны. Кулны чаккач, авызны да чага ул, дип кычыткан ашы ашамау, чыгып китеп югалулар, дисеңме, берсе дә калмый шул малайдан. Ә шул вакытта кечкенә балам, авыру әнием бар дип эшкә бармыйча кара әле син...

Колхозның кырдагы, терлек-челектәге бөтен эше  хатын-кызлар, яшүсмерләр, картлар җилкәсендә. Эшче куллар, техника, атлар җитми. Мәлемдә янгын сүндерү бүлекчәсе оеша, авыл Советы Мөнәвәрәне янгын сүндерүчеләр курсларында укыта.  Эшкә батыр, карусыз кызны аннан плугарь итеп куялар. Плугарь вазифасы  тракторга тагылган сабанга утырып, аны көйләп, карап барудан гыйбарәт була. Тракторчы авырса, тракторга да утырырга туры килә аңа. Алай гынамы әле, авылдан кышын урманга утын, Ярыслауга торф кисәргә, Чаллы пристаненнән симәнә ташырга, “Заготскот” җыйган  малларны Бөгелмәгә  куып  барырга туры килгән авыл кешесенә. Әлбәттә, яшүсмерләр дә бу эшкә тартыла.
 
Дуамал малны тәртә арасына кертеп

Апасыннан ике яшькә кечерәк Мөхәммәтхәниф тә эшкә тырыш була, Махия дә алардан калышмый. Өстә киндер күлмәк, киндер ыштан. Мөхәммәтхәнифкә басу-кырларда чүп утарга, урак урырга,  ферма терлекләрен карарга туры килә. Ул көзләрен колхоз үгезен  җигеп, өстенә әтисеннән калган иске чикмәнне киеп, күрше  Сарман районы Петровка авылыннан торф ташый.  Атлар җитмәгәнлектән, күп эшләргә үгез җигәргә туры килә. Ә аны җигү – хәтәр куркыныч эш. Буыннары да ныгымаган яшүсмергә  бу дуамал хайванны  тәртә арасына кертеп, аның белән шактый изаланырга туры килә. Юл озын, шаулы кара урман да чыгасы бар.  Кичкәрәк калсаң, бүреләр улавы  сагайта. Мөхәммәтхәнифкә күзенә төшкән бүреге белән еш ачы тирен сөртергә туры килә.  Әмма зарланмыйлар, эштән курыкмыйлар, чөнки заманы шул, илдә сугыш бара, беркемгә дә җиңел түгел, фронттагыларга моннан да авыррак дип уйлый алар. Мөхәммәтхәниф үгез җиксә дә, печән чапса да, урак урса да, нормасын үтәп килә:  апасыннан үрнәк алып, рәис улы исеменә тап төшермәскә тырыша. Әтисе һәм Камил абыйсына язган хатларында зарланмаска тырыша, колхоз эше бара дип яза. Мөхәммәтхәниф – йортта әнисенең төп булышчысы. Терлекләргә печән, кышка утын-мазар әзерләү аның өстендә.  Аның “Олы саз” басуыннан печән чапканын берсе авыл Советына җиткерә. Моннан соң егеткә качып-посып, аннан-моннан печән әзерләргә туры килә. Ул елларда кануннар катгый: фронттагыларны ашатырга, киендерергә, корал белән тәэмин итәргә кирәк. Өстәвенә, салымнар, заемнар, мәҗбүри хезмәт көннәре, фронт өчен җылы кием, итек өчен өстәмә йон җыюлар... Авыл кешесе ничек тә үзен туйдырырга тырышкан. Күрше авылларда кар астыннан чыккан бодай ашап, агуланып үлү очраклары да булган. Аны икенче төрле кан чире дип тә атаганннар.

– Ярый сыерыбыз бар иде, ул булмаса, ачтан, төрле авырулардан, агуланулардан үлгән булыр идек инде, – дип сөйли Җәмил абый.

Кырдан, амбардан ашлык урлаучыларга, эштән баш тартканнарга исә төрмә яный.  Фәрхия җиңгәләрен  балаларын ачтан үтермәс өчен кесәсенә ашлык салып кайткан өчен хөкем итеп, төрмәгә утыртып куялар.  Өстәвенә, авылга әледән-әле  кара мөһерле хатлар килеп тора. Әле теге, әле бу гаилә батырларча үлде, хәбәрсез югалды кебек хәбәрләрдән тетрәнә. Гайнелҗинан башта иренең Мәскәү янында сугышта хәбәрсез югалуы турында, ә 1943 елда   “Улыгыз Камил Абзалов Сталинград өлкәсенең Городищенский районында барган бәрелешләрдә батырларча һәлак булды”, дигән  хәбәр ала.

Гайнелҗинан кайгылардан сыгыла. Мөхәммәтхәниф әтисе һәм абыйсын югалтудан җитдиләнеп, олыгаеп кала, әнисе, туганнарының бар өмете хәзер анда.

Югалтулар, сагышлар, авырлыклар, ачлык-ялангачлык, каты эш булса да, фронттан сөенечле хәбәрләр килә башлый. Фронт ил чикләреннән чыгып, көнбатышка күчә бара.

Җиңү китергән 1945 елның май ае... Җиңү яулап исәннәр кайта, әмма барысы да түгел. Югары Мәлемнең 73  ир-егете, шул исәптән Сәхабетдин белән Камил дә яу кырында ятып кала. Бүген аларның исемнәре  – авыл уртасындагы обелискта.

Исеме – нефтьчеләр Мактау китабында

Сугыштан соң илне торгызу эше башлана. Бу да халыктан фидакарь хезмәт сорый. Мөхәммәтхәниф сугыштан соң да колхозда эшли. 18 яше тулуга, армия сафларына алына. Өч ел Саратовта хезмәт итеп  кайтканнан соң, фабрика-завод өйрәнчекләре (ФЗӨ) мәктәбендә укый. Башлангыч-техник белем алган егет-кызлар завод-фабрикалар,  төзелешләргә юл тота. Чәчү чәчеп, иген игеп яшәгән безнең якта нефть ятмалары ачылып, кара алтын чыга башлый. Бу тармак эшче куллар таләп итә, якын-тирә районнардан яшьләр нефть каласы – Әлмәткә юл ала. Зәй белән Әлмәт арасы – 35 чакрым чамасы. Язмыш Мөхәммәтхәнифне дә Әлмәткә китерә.   Ул  «Әлмәт бораулау эшләре  идарәсе»нең тампонаж конторасына машинист булып эшкә урнаша. Ул елларда яшь егет-кызлар  югары энтузиазм белән нефть тармагын үстерүгә, җир асты катламнарын үзләштерүгә ныклы, кыю адымнар ясыйлар. Эштә чыныгалар, һөнәри яктан үсәләр.

Мөхәммәтхәниф шушы елларда  гаилә кора. Сарман районы Кәүҗияк авылы кызы  Гайния белән матур, тигез гомер итәләр. Фатирлы  булалар. Бакча участогы алып, җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Уллары туа. Мөхәммәтхәниф аңа сугыштан кайтмаган  Камил абыйсы исемен куша. Алар Камил һәм  кызлары Зиләне кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерә. Камил дә армия хезмәте уза. Әтисе эшләгән оешмага эшкә урнаша, коллективта абруй һәм ихтирам казана.   Зилә исә мәктәптә, аннан элемтә бүлегендә тырыш хезмәт куя.  

Мөхәммәтхәниф  алга таба   слесарь, оператор белгечлекләре үзләштереп, алыштыргысыз эшчегә әйләнә, нинди хезмәт башкарса да, җиренә җиткереп үти. Ул нефть чыгару эшенә 40 ел гомерен багышлый. Мөхәммәтхәнифнең авыр, җаваплы хезмәттә озак еллар эшли алуында тормыш иптәше Гайниянең роле зур. Ул иренә эшләү өчен бөтен шартларны тудыра, аны хәстәрләп-тәрбияләп тора.               Мөхәммәтхәниф Абзаловның тырыш хезмәте тиешенчә бәяләнә – якташларының, хезмәттәшләренең олы хөрмәтен казана. Фидакарь, намуслы хезмәте өчен ул җитәкчелектән  күп  мәртәбә Мактау грамоталары, акчалата премияләр  ала. “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгеләре, “Хезмәт ветераны”  медале белән бүләкләнә.

Мөхәммәтхәниф Абзаловның фотосы Мактау тактасында тора.  Исеме нефтьчеләр Мактау китабына кертелә.   

Туган җанлы Мөхәммәтхәниф Әлмәткә килүгә, сеңлесе Махияне  үз янына ала. Югары Мәлемдә яшәүче  әнисе белән энесе Җәмилне  алып китәргә теләсә дә, әнисенең гомер иткән нигезеннән  китәсе килми. Шул сәбәпле, туганнар төп нигезне саклап кала. Җәмил шул нигездә тормыш кора. Йорт-җир яңара, төзекләнә.  Мөхәммәтхәниф төп нигезне яңартуга даими булышып тора. Апасы һәм энесенең  өлкән кызлары Фәнзия һәм Разиләне  алып китеп,  Әлмәт мәктәбендә укыта. Һәм данлыклы,  тирән белем биргән мәктәптә укыган кызлар җитәкче урыннарда эшләп, ихтирам-абруй казанды.

Мөхәммәтхәниф матур табигатьле, горур таулар, болын-кырларны кочып алган Югары Мәлемне сагынып яши, такта чемоданына  күчтәнәчләр төяп еш кайта. Үзен балачагына кайткандай хис итеп,  болын-кырларны айкый,  ирене чабарганчы кәҗә сакалы,  кукы ашый. Авылның «Биектау» тавына менеп, көч һәм илһам ала. Хәтер-хатирәләрен барлый,  хисләнә-дулкынлана.

Мөхәммәтхәниф гомере буе Волгоградка Камил абыйсының каберен табып, аны барып күрү хыялы белән яна. Әмма хыялын тормышка ашыра алмый. Аның изге ниятен туганы Разилә  үти. Әбиләре  каберенә «Батырлар каберлеге»ннән   бер уч  туфрак алып кайтып сала.

Гомер көзендә ветеранны кайгылар да уратып үтми.  Улы Камил яшьли гүр иясе була. Тормыш иптәше Гайнияне карап, тәрбияләп соңгы юлга озата. Кайгыларны рух һәм калеб ныклыгы белән кичерә. Сугыш чоры кыенлыкларын татып,  авыр хезмәт юлы узса да, Мөхәммәтхәниф ага озын гомер юлы үтә. Кызы тәрбиясендә, хезмәттәшләре хөрмәтен, туганнары җан җылысын тоеп 88 яшенә кадәр гомер итә.

Рәзимә Кашапова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев