Заинск-информ 16+
Рус Тат
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Ачы сугыш елларыннан бер хатирә

Кадер авылыннан Римма Зайцева каенанасы Анна Белованың Бөек Ватан сугышы елларында күргән авырлыклары турында редакциябезгә юллаган истәлекләреннән язма.

«Сугыш башланга бер ел иде инде. Авылда сугышка китмәгән бар кеше фронттан хәбәр көтте. Хәбәр килсә, укырга куркып кесәсендә йөртте. Ачып үлем хәбәрен укыса, илгә килгән шундый зур хәсрәтне күтәрә алмас кебек иде. Ә безгә көчле булырга кирәк! Фронт бездән ярдәм көтте.
Торымнан-торымга башыма әллә нинди уйлар керә иде. Яңа гына тормыш кордык, ә ул – тормыш иптәшем – газиз баламның әтисе фронтта. Ул исән, миңа ышанырга кирәк. Минем ышанычым аңа көч бирер дип үземне кулда тотарга тырыштым. Бу авырлыкларны бер мин генә кичермим бит, иле белән. Бар кеше дә шундый хәлдә. Ә хатын-кызлар җилкәсенә бик күп авырлык-лар иңде...

Бервакыт ярты төндә куркып уянып киттем, ниндидер төш күреп ятам икән. Йөрәгем дөп-дөп тибә... Янымда яткан кызымны нык итеп кочакладым да: «Әтиең исән, ул кайтачак», – дидем. Никадәр тырышсам да, йоклап китә алмадым. Таңны тәрәзә  каршында аттырдым. Ә иртән капка шакыдылар, хат ташучы иде. Мин сулыш та ала алмый аңа карап торам, ул читкә борылып хатны кулыма тоттырды.

–  Госпитальдән, исәндер, – диде дә кабалана-кабалана чыгып китте.

Калтырый-калтырый, кулларым һич тыңламый, хатны ачтым... Күземә берни дә күренми. Госпитальдән булгач, ул исән дип үземне тынычландырырга тырыштым. Хатта Казан госпиталендә дигән хәбәр иде. Сөенә-сөенә еладым һәм мин аның янында булырга тиеш дип уйладым да юлга җыендым.

Өйдә болай да булмаган ризыкны җыйгалап, әни белән кызымны калдырып, Казан юлын белгән бер бабайның үгез җиккән чанасында юлга чыктык.

Ничә көн, ничә төн барганыбызны, ничә чакрым үткәнебезне белмим, чутын югалттым. Тауга менгәндә чананы этеп менгерәбез, төшкәндә утырып төшәбез. Бик күп авыллар үттек, кунгалап та чыктык. Юл мәңге бетмәс төсле, әмма алда күрешү мизгелләре маяк сыман яктыртып тора иде. Без туктаган авылларда кешеләр берсүзсез ярдәм кулын суздылар. Шулай бер кичне тау астында урнашкан бер авылга килеп җиттек. Бик ярдәмчел кешеләр булып чыктылар. Үгезгә печән салдылар, су эчерттеләр, ә безгә ял итәргә урын җәйделәр. Хуҗа бабай умартачы икән,  тәмле итеп бал белән чәй эчерде. Ул балның тәмен хәзердә тоям шикелле. Йоклаган кебек тә булмадык, таң атуга тагын юлга кузгалдык. Алда таулы урын, чананы этә-этә менеп киттек. Үгез ерып барган кар күзне ачарга да ирек бирмәде. Биттән карны сыпырып алырга ике кул да буш түгел. Тауның инде яртысына җиткәндә, үгез кинәт кенә туктады. Алда бер төркем бүре күренде...

Күз алдымнан бөтен гомерем мизгел сыман сызылып үтте. Кемгә калыр кызым, кем  үстерер аны... 

– Эх, кызым, кызганыч, яшь бит әле син...  Мин  инде яшәсен яшәгән, ашасын ашаган, – диде бабай, тирән сулап. 

Үгез, хәле булмагангадыр инде, катып калды. Ул да дулый башласа нишләрсең...

Мин бабайның белгәннәреңне укы инде, кызым, дигәненә сискәнеп киттем. Кая ди ул уку, уйларга да ярамый иде, ул заманнарда Ходай турында. Укытучы Ходайга ышанырга тиеш түгел иде шул. Түзә алмадым, кычкырып елый башладым. Бу мизгелдә безне бернәрсә дә коткара алмас кебек. Шул мәлне өстебездән самолет очкан тавыш ишетелде, бик түбәннән очты, тавышы колакларны томалады. Әллә шуннан куркып, бүреләр тау астына таба чаптылар.

– Менә, кызым, безне Ходай коткарды, – диде бабай. 

Күңелемдә караңгы төнне кояш чыккан кебек булды. Һәм мин: «Чынлап та бар бит син, Ходаем, бу ярдәмеңне соңгы сулышыма кадәр онытмам!» – дидем.

Без юлны дәвам иттек. Бүреләрдән котылгач, дөнья икенче төрле күренде, көч кереп китте. Бабай инде юл буе елмаеп барды. Минем дә җыясы ризыгым бетмәгән икән, диде.

Казанга килеп җиткәч,  госпитальне эзләп таптык. Хәзер йөгереп керәм дә, иремне күрәм дип, соры төскә буялган зур ишекне ачтым. Әллә нигә аякларым тыңламый башлады, стенага сөялдем. Әмма стена да тотып кала алмады, аска таба шуып төшкәнемне хәтерлим...

Аңыма килгәндә, йөрәгемдә ниндидер шом иде. Аны ничек тә җиңеп, ирем янына керергә кирәк бит. Каршымда ак халатлы ир-ат басып тора. Күзләре ниндидер төпсез кое сыман. Ул врач булып чыкты. Кем янына килдең, дип сорады һәм бер шәфкать туташына озатырга кушты. Коридор буйлап яраланган солдатлар ята иде. Палатага кердек, ятаклар арасында ара бик тар, сигез кеше. Кайсысының кулы, кайсысының башы, кайсысы бөтенләй баштан алып аякка кадәр бинтка уралган. Ниһаять, үземнекен эзләп таптым. Янына килеп тезләндем дә, исән, дип елап җибәрдем. Аның  ничек килдең, дигән соравына Ходай ярдәме белән, дип җавап бирдем. 

Сугыш бетте, озак, матур яшәдек. Биш бала үстердек. Һәрчак  үземне көчле итеп хис иттем. Тормышта булган авырлыкларны күтәрдем, егылмадым, сынмадым. Чөнки аларның берсен дә Казанга үгез җиккән чанада бару белән тиңләп булмый иде.
Ходаем ярдәменнән бервакытта да ташламады, мин аңа мең рәхмәтле булдым!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев