Зәй егете махсус хәрби операциядә катнашып, хәрби кафедрага кадәр юл үткән
Өченче ранг капитаны, махсус операциядә катнашучы Василий бу көннәрдә туган шәһәре Зәйгә мөһим миссия белән кайтты.
11 апрельдә ул психологик-педагогик ярдәм үзәгендә мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашты. Очрашуда Василий су асты көймәсендә хезмәт итүдән алып махсус хәрби операциядә алгы сызыктагы көрәш, хәрби-диңгез училищесы укытучысы булып эшләве турында сөйләде.
Василий – Зәй егете, 2нче мәктәптә белем алган, 2006 елда Санкт-Петербургның су асты көймәсе югары хәрби-диңгез училищесына укырга кергән. Училищены тәмамлаганнан соң су асты көймәсендә хезмәт итә. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәндә, ул Мурманск өлкәсендә була.

“Әлбәттә, Ватанга куркыныч янаганда мин читтә кала алмадым. 2023 елда ирекле формирование белән 200нче мотоукчылар бригадасы составында махсус хәрби операциягә киттем”, – дип искә ала ул.
Хәрби зонада егет «Кунак» позывноен йөртә.
“Без бу җирдә барыбыз да кунаклар, һәркемнең үз бурычы”, - дип фәлсәфи яктан аңлата ул позывноен.
Василий хәрби зонада бик игътибарлы булырга кирәклеген ассызыклый. “Әгәр игътибарыңны киметсәң, дошман якын ук киләчәк", - ди ул. Сугышчан иптәшен коткарган шундый бер очракны да сөйләде.
-Мин аны бронежилетыңны ки, дип кисәттем. Ул тәҗрибәле снайпер: "Ярый, “Кунак”, барысы да әйбәт!” – дип кулын гына селтәде. Һәм шул вакытта аның аяклары янында мина шартлады. Без ашыгыч рәвештә жгут салып, эвакуация чакырттык", - дип сөйли Василий.
Хәзер III ранг капитаны Павел Нахимов исемендәге Кара диңгез югары хәрби-диңгез училищесының кораб йөртү, ракета кораллануы һәм су асты көймәләре факультетында укыта. Ул Зәйгә әти-әнисе янына ялга кайткач, очрашуларга йөреп, яшьләргә хәрби белем алу мөмкинлекләре турында да сөйләде.
-Безнең курсантлар торак, форма, туклану белән тәэмин ителә. Иң мөһиме -хәрби белем башка өлкәләрдә үзеңне сынарга комачауламый. Мәсәлән, җырчы Олег Газманов - III ранг капитаны. Бездә хәзер спецназ, ФСБ, чик буе хезмәтендә хезмәт итүче чыгарылыш сыйныф укучылары бар, - ди Василий.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев