Заинск-информ 16+
Рус Тат
Безнең геройлар

Махсус хәрби операциядә катнашучы 60 яшьлек Зәй хәрбие Жуков медале белән бүләкләнгән

“Казак” позывноен йөртүче ир-ат махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыклары өчен “Жуков”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы”, “Хәрби батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

“Минем өчен бүләкләр мөһим түгел. Әле аларның “юлда” булганнары да бар”, - ди ул.

Ул 58 яшендә контракт буенча хезмәтне сайлаган: улы һәм кияве артыннан махсус хәрби операция зонасына киткән. Ике елдан артык инде махсус хәрби операция зонасында Ватаныбыз сагында тора.

"Махсус хәрби операциянең беренче көнендә, 22 февральдә, олы улым фронтка китте. Мин сәламәтлегем торышы буенча бер ел буе хәрби хезмәткә китә алмадым. Хәрби комиссариатның ишек төбен таптап, аларны аптыратып бетердем. Син карт инде, диделәр. Киявем чечен сугышын  үтте. Алар алгы сызыкта булганда, мин таза ир-ат ничек өйдә кул кушырып утырыйм?! Нәтиҗәдә 2023 елның 4 маенда контракт төзедем. Башта Тоцк полигонында хәрби өйрәнүләр уздым, аннары махсус хәрби операция зонасына җибәрделәр. Казанга бару өчен район башлыгы Разиф Кәримов үз машинасын бирде, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов озатып калды", - ди хәрби.

Аның улы да, кияве дә алгы сызыкта дошманга каршы көрәшә. Алар барысы да “Казак” позывноен йөртә. Киявен дә ул, улым, ди якын итеп яратып.

Казахстанда туган ир 1995 елда Зәйгә гаиләсе белән яшәргә кайта. Ит комбинатында, элеваторда эшли. 

“Без казаклар нәселеннән,  “Казак” позывноен да йөртәбез. Минем бабам да, әтием дә Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән. Ватанны һәркем сакларга тиеш. Безнең дә төп бурычыбыз – дошманны җиңү", - ди хәрби.

Ул - рота командиры. Анда уллары белән бергә түгел. Олы “Казак” берничә мәртәбә яраланган, савыгуга тагын хәрби “эшендә”. 
Бу көннәрдә “Казак” туган якка ялга кайтты.

-Мин анда улларым белән күрешә алмадым. Монда кайткач, берсе белән очраштык. Ул реабилитация уза, - ди. 

”Казак” армия хезмәтен Кытай чигендә чик гаскәрләрендә үткән. Ул Зәйдә үткән чик сакчылары көненә кулына әләм күтәреп чыгып, хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев