Югары Мәлем авылы оныклары бабалары батырлыгын кабатлыйлар
Әлеге язма Югары Мәлем авылыннан Абрамовлар гаиләсенең батыр бабалары һәм оныклары турында.
Бабалары Петр Гаврилович Бөек Ватан сугышы елларында батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәтә, оныклары Рөстәм белән Вячеслав махсус хәрби операциядә катнашып, Ватаныбыз намусын һәм бәйсезлеген яклый. Алар - төрле буын кешеләре, әмма аларның барысын да Ватанга һәм туган якка мәхәббәт берләштерә. Алар - үткән һәм хәзерге заман геройлары.
Абрамовлар турында истәлекләр, аларның батырлыклары турында Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Батькова сөйли.
Петр Абрамов 1922 елның 12 июлендә Урта Баграж авылында туа, туган авылында башлангыч мәктәп белем ала, аннан укуын Югары Баграж мәктәбендә дәвам итә.
1940 елның сентябрендә урта белемле егетне Якты Күл мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы итеп жибәрәләр. Шул ук елны аны армиягә алалар, хәрби хезмәтен Забайкалье хәрби округында башлый. Ә бер елдан сугыш башлана. Рядовой пехота солдаты Абрамов алгы сызыкта Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшә.
Мәскәү янындагы сугышлар, Смоленск оборонасы... Яралану... Госпиталь... Аннан көньяк-көнбатыш һәм Украина фронтлары, Днепрны кичү... Кече лейтенантлар курслары. Ровно, Дубно шәһәрләрен азат итү. Тагын яралану, бу юлы җиңелчә генә. Ике ай дәваланганнан соң - яңадан частька. Львовка һөҗүм, Буг елгасын кичү. Биредә кече лейтенант Петр Абрамов Кызыл йолдыз ордены белән бүләкләнә.

Сугышчан юлы Польшада дәвам итә: Сандомир шәһәре, Висла елгасы, Орданы кичү. Биредә зур әһәмияткә ия күперләрнең берсен саклаудагы хезмәте өчен взвод командиры, лейтенант Петр Абрамов югары бүләк - I дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була. Һәм яңадан яралану... Петр Гаврилович Җиңү көнен госпитальдә каршылый. 1945 елның августында өенә кайта.
Фронтовик егет башта Федот мәктәбендә укыта, аннан Чыбыклы һәм Сарсаз-Баграж мәктәпләрендә военрук булып эшли. Ә 1947 елда Югары Мәлем авылына мәктәп мөдире итеп билгеләнә. Читтән торып югары белем ала.
Петр Гаврилович тормыш иптәше итеп Югары Баграж кызы, коллегасы София Егоровнаны сайлап, тормыш юлларын бергәләп башлап җибәрәләр.
Ирле-хатынлы Абрамовлар килгәндә Югары Мәлем мәктәбе алты почмаклы ике бүлмәле йортта урнашкан була. Бер сыйныф - юл аркылы мулла өендә, бер сыйныф икенче сменада укый. Петр Гаврилович 1949-1950 елларда Югары Мәлемның дүртьеллык мәктәбен җидееллыкка үзгәртергә рөхсәт ала. Мәктәпне төзекләндерү һәм сугыш елларында укымаган балаларны мәктәпкә тарту эшен тормыш иптәше София Егоровна белән бергә башлап җибәрәләр.
1951-1952 елларда мәктәп яны тәҗрибә участогы һәм спорт мәйданчыгы, остаханә булдырыла. Югары белемле биолог җитәкчелегендә мәктәп бакчасына йөзләгән төп алмагач, карлыган утыртыла. Яшелчәләр үстерелә. Авыл халкын да бакчачылык эшенә өйрәтүче нәкь менә яшь биолог Петр Гаврилович була. Мәктәп шаулап-гөрләп торган белем учагына әйләнә.1962 елда мәктәп сигезеллыкка үзгәртелә һәм 1965 елда интернат ачыла. Яңа мәктәп бинасы төзелә һәм 1984 елга кадәр файдаланыла.
Петр Гаврилович 44 ел гомерен баларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлый. 35 ел мәктәп белән җитәкчелек итү белән бергә, 20 елдан артык Ленин исемендәге колхозның халык контроле группасы рәисе, озак еллар политбюро члены һәм колхоз партия оешмасының идеология бүлеге җитәкчесе кебек гаять җаваплы эшләрне дә башкара.
Киң эрудицияле, тынгысыз авыл интеллигенты үзен колхоз тормышыннан, үзе белән янәшәдә яшәүче һәм элек үзе тәрбияләгән кешеләр мәнфәгатеннән башка яшәүне күз алдына да китерми.
Петр Абрамов 1982 елда лаеклы ялга чыга. Ләкин җәмәгать эшләрендә актив катнашуын дәвам итә.
Югары Мәлем авылының мәгърифәт өлкәсенә гаять зур хезмәт куйган, үзе артыннан якты эзләр генә калдырган, хөрмәткә лаек чал остаз 1992 елның 3 маенда бакый дөньяга күчә.
Петр Гаврилович белән София Егоровна берсеннән берсе акыллы һәм эшчән алты бала тәрбияләп үстерәләр.
Кызганычка каршы, матур тыныч тормышта яшәгәндә Абрамовларның оныкларына илебез азатлыгын саклап, махсус хәрби операциядә катнашырга туры килә. Оныклары бабаларының сугышчан юлын дәвам итәләр.
Петр Гавриловичның кызының улы Рөстәм Түбән Кама шәһәрендә туа. Шунда мәктәп тәмамлаганнан соң, слесарьлек һөнәрен үзләштерә һәм шул профессиясе буенча эшли башлый. 2013 елда Мәлемгә кунакка кайтып йөргән кызга өйләнеп, Казан якларына яшәргә китәләр. Арслан исемле уллары туа.
Шулай матур гына тормыш иткәндә Рөстәм 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнә. 2024 елның маенда каты яралана. Госпиталь... Дәвалану... Һәм тагын алгы сызык... Шул ук елның августында тагын каты яраланганнан соң, 2025 елның көзендә комиссовать итәләр. Рөстәм батырлыгы өчен дәүләт бүләкләренә лаек булган. Ләкин ул алар турында сөйләргә яратмый.
Икенче оныгы Вячеслав.2023 елда мобилизацияләнә һәм бүгенге көндә дә хәрби операциядә.

Вячеслав Түбән Кама шәһәрендә Владимир Петрович белән Гөлсинә апаның уртак мәхәббәт җимеше булып дөньяга килә. Шәһәр малае бик теләп каникулларын әби-бабасы янында уздыра. Түбән Каманың нефтехимик колледжын тәмамлый. 2009 елда армия сафларына алына. Хәрби хезмәтне Пенза өлкәсендә үти. Хезмәт итеп кайтканнан соң, туган шәһәрендә читтән торып химия-технология институтын тәмамлап, шәхси эшен ачып җибәрә. 2022 елда мобилизация башлангач, Вячеславка һәм аның эшчеләренә повестка килә.
Вячеслав - бабасы кебек кыю, курку белмәс һәм акыл белән эш итә белүче егетләрнең берсе. Хәрби зонада да сынатмый. 2024 елда каты яралана. Ярасы да нәкъ бабасыныкы сыман. Госпиталь... Озак дәвалану... Һәм тагын алгы сызык... Аның батырлыклары «Кырым Республикасын яклаган өчен», «Сугышчан бердәмлек өчен», I дәрәҗә “Батырлык өчен” медальләре белән билгеләнгән.
“Һәр медальнең үз тарихы инде, һәркайсысы турында сөйләсәң, бик озаклап утырырга кирәк”, - ди аз сүзле батыр егетебез, авылдашыбыз Вячеслав.
Вячеслав кыска вакытлы ялларга кайткач, яраткан Югары Мәлем авылында мәктәп укучылары белән очрашуга килергә дә, мәчеткә йөрүче ханымнар, маскирвка челтәрләре үрүче апалар белән очрашырга да вакыт таба. Аларга махсус хәрби операциядәге егетләрне ташламаганнары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен белдерә. Бигрәк тә хуш исле мәтрүшкәләр, бөтнекләр кушылган чәйләрне яратып эчүләрен әйтә ул. Иң күп гуманитар ярдәм Зәйдән килә, ди.
Һәркемгә үзенә язган юлны үтәргә туры килә. Ә менә Рөстәм белән Вячеславка бабалары узган юлларны үтәргә насыйп булган. Егетләребез белән горурланабыз! Аларның батырлыклары алдында баш иябез!
Фотолар гаилә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев