Илгә батырларны, җиргә матурлыкны бирүче әниләр
Югары Мәлемдә солдат әниләрен хөрмәтләделәр.
Матур да, моңсу да бәйрәм булды ул. Мәдәният йортында уздырылган әниләр бәйрәме елатты да, җырлатты да. Бу гадәттәгечә әниләребезне хөрмәтләү генә түгел, илебезгә көчле һәм батыр уллар үстереп, тәрбияләп бирүче әниләрне данлау да иде.
— Без шушы бәйрәмне оештырганда бик дулкынландык. Әниләребезне бераз тормыш мәшәкатьләреннән арындырып, ял иттерик дип уйладык. Чарага мәктәп укучыларын да чакырдык. Бу алар өчен патриотик чара да булып тора, — диде мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Хәйруллина.
Кичәгә бүгенге көндә уллары махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең әниләре Флүзә Зарипова, Раушания Хәйруллина, Гөлсинә Абрамова, Оксана Усмановалар чакырылган иде. Бу әниләрнең күңелләре, йөрәкләре хәзер уллары белән «ут» эчендә. Алар улларын уйлап йокыга китәләр, улларын уйлап уяналар, һәркөн хәбәр көтеп яшиләр...
Флүзә апа Зарипова чарада катнаша алмады. Бу көннәрдә ул бәхетле иде: аның улы Илнар ялга кайтты, чара көнне ул аны озата киткән иде.
Илнар махсус хәрби операциягә мобилизация буенча чакырылды. Менә өченче ел ул Ватаныбыз иминлеге сагында тора. Күрешүләр бик күңелле булса да, алда торган бурычны үтәмичә булмый. Алар башкача булдыра да алмый.
Флүзә апа Югары Мәлем авылында туып үскән. Авылдашы Илсурны гомерлек яр иткән. Илсур — әфган сугышы ветераны. Зариповлар гаиләсендә өч бала үскән. Кызлары да әниләре үрнәгендә уңган-булган, әниләре кебек талантлы. Уллары Илнар мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итеп кайтуга ук эшкә урнаша. Ул агач эшенә оста. «Закир» позывнойлы батыр егетебезнең исән-сау әйләнеп кайтуын телибез, ди авылдашлары.
Раушания Хәйруллинаның улы Рамил контракт буенча махсус хәрби операциядә катнаша.
Раушания ханым күрше Сармашбаш авылыннан Мәлемгә килен булып төшкән. Ире Данияр белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген инде 4 оныкның яраткан әби-бабасы алар. Тынгысыз Раушания һәрчак хәрәкәттә, мәдәният йортының үзешчән артисты, озын- озын шигырьләрне тиз генә ятлап, матур итеп сөйләве белән сокландыра. Рамил дә мәктәптә укыганда спектакльләрдә уйнап, җәмәгать эшләрендә актив катнашып үскән. Людмила белән матур гаилә корып, ике балага гомер биргәннәр.
— Раушания ханым, улыгызның махсус хәрби операциягә китәм, дигән хәбәрен ничек кабул иттегез? — дип сорадык күзләре моңайган әнидән. Ә улы турында сөйләгәндә күзләре очкынланып китте аның, күренеп тора ана кеше батыр улы белән горурлана да.
— Махсус хәрби операция башлангач, Рамилгә сине дә алсалар, нишләрбез, улым, дигән сорау бирдем. Ә ул, әни, илгә килгән бәла, без бармыйча кем барсын, дип җавап кайтарды. Фәрештәнең амин, дигән чагына туры килгән, күрәмсең. Менә бер елдан артык инде ул илебез сагында тора. Авырлыклардан курыкмый ул, кайчан шалтыратсаң да юмор хисе белән сөйләшә. Шулай да иң куркынычы иптәшләреңне югалту, аларга булыша алмау, ди. Кешелекле ул, аның бу сыйфатларында укытучыларының да өлеше зур, — дип улы турында сөйләде Раушания ханым.
Рамил туган авылы хөрмәтенә «Налим» позывноен йөртә. Үз теләге белән хәрби тормышны сайлаган егеткә беренче мәртәбә алгы сызыкка кергәндә август аенда 29 яшь тула. Рамил яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнгән.
Гөлсинә Абрамованың улы Вячеслав та бүгенге көндә алгы сызыкта Ватаныбыз иминлеген саклый.
Владимир һәм Гөлсинә Абрамовлар гаиләсендә ике ул үскән. Гөлсинә ханым Чирмешән ягында туып үскән, Мәлем килене. Түбән Кама шәһәрендә яшәгән Абрамовлар лаеклы ялга чыккач, төп нигезне бетермәс өчен авылга кайталар.
«Ягымлы, тыйнак Гөлсинә ханым күршеләре белән дә тиз уртак тел тапты, дус-тату яшиләр. Бездә ул иманлы-намазлы булуы белән дә хөрмәт уята», — ди мәлемлеләр.
Вячеславка мобилизация башлангач та повестка килә. Ул инде китәргә әзер була. Әмма аның үз эше булганлыктан, китүне кичектереп торалар. 2023 елның апрелендә махсус хәрби операциягә алына.
— Узган елның октябрь аенда улыбыз каты яраланды. Госпитальләрдә дәваланды. 2024 елның гыйнварында янә сугышчан бурычын үтәргә кереште. Ул — взвод командиры урынбасары. Кичә генә сөйләштек улым белән. Сөйләшкәндә, безне тынычландырып, безнең белән барысы да яхшы, ди. Дөньялар тынычланып, улларыбыз исән-сау кайтсыннар иде. Бер әнинең дә күз яше таммасын, әниләр тыныч йокласын дип телим, — диде Гөлсинә ханым.
Вячеслав хәрби батырлыклары һәм фидакарьлеге өчен дәүләт бүләкләренә, медальләргә дә лаек булган. Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, авылның легендар шәхесе Петр Гаврилович Абрамовның оныгы башкача булдыра да алмый.
Оксана Усманованың улы Илдар контракт буенча агымдагы елның июнендә махсус хәрби операциягә киткән.
Оксана ире Радик белән 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Усмановлар Югары Мәлемгә гаиләләре белән яшәргә күченеп кайткан. Кызлары Резидә һәм Әдилә Мәлем егетләре белән гаилә корганнар. Әти-әниләрен 4 онык белән сөендергәннәр.
Илдар хәрби хезмәттә булмаса да, махсус хәрби операциягә үзе теләп китә. Ә үзең теләп сугышка китү өчен курку белмәс, батыр йөрәкле булу кирәк.
— Мин шундый карар кабул иттем — димәк, китәчәкмен, диде улыбыз. Без каршы төшмәдек. Исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтсыннар дип телибез, — ди Оксана ханым.
Югары Мәлемнән махсус хәрби операциядә катнашучы тагын бер егет — ул Рөстәм Йосыпов. Рөстәмнең әнисе Рәкыя апа инде мәрхүм. Гомер буе намус белән гомер кичереп, колхозда савымчы булып эшләгән, ачык йөзле, тәмле сүзле Рәкыя апа белән Мөбәрәк абый ике ул, бер кыз үстергәннәр. Тырыш, юмор хисле, шаян Рөстәмне авылдашлары ихтирам итә. Килгән хәбәрләр буенча ул бүген дә төшенкелеккә бирелмичә, күтәренке рух белән илгә хезмәт итүен дәвам итә. Аны өйдә хатыны, ике улы, якыннары зарыгып көтә.
Кичәдә Рөстәмнең апасы Зөлфия Җамалиева катнашты.
— Рөстәм — туган җанлы кеше ул. Мобилизация буенча повестка килгәч тә, сүзе бер булды — мин барам, диде. Шалтыратканда күп сөйләшми, барысы да яхшы, ди. Өч тапкыр яраланды. Савыгуга, тагын хәрби заданиега кереп китә. Без аны бик яратабыз, — ди Зөлфия ханым.
Илебез халкы иң хәлиткеч вакытларда һәрвакыт берләшә, бер йодрыкка туплана. Хәзер нәкъ менә шундый, җаваплы һәм катлаулы чор. Илебездә, гуманитар ярдәм җыю, волонтерлар хәрәкәте оешты. Кем ничек булдыра ала, шулай җиңүне якынайту өчен үзеннән өлеш кертергә омтыла. Районыбызның барлык авылларында диярлек өлкән яшьтәге апаларыбыз солдатларыбызның гомерен саклап калу өчен маскировка челтәрләре үрә.
Кичәдә солдатларга ярдәм итү нияте белән ике елдан артык бөтен эшләрен ташлап, маскировка челтәрләре үрергә йөрүче олы йөрәкле, киң күңелле әниләр-апалар да хөрмәтләнде.
Мәдәният, авыл җирлеге Советы, медпункт һәм мәктәп коллективы көче белән солдатларга посылкалар әзерләнгән. Мәктәп укучылары окоп шәмнәре ясаганнар. Болар барысы да хәрби егетләрнең әниләренә улларына җибәрү өчен тапшырылды.
Кичә матур җыр, шигъри юллар, изге теләкләр белән үрелеп барды. Барысы да әниләр, аларга дан җырлау, хәрби егетләребезнең исән-сау кайтуын теләү хакында булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев