Яу кырында сугышчан иптәшен коткарган Дүрт-Мунча егете бүләкләнүгә тәкъдим ителде
Радик Мөсәвиров яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә «Кыюлык өчен», «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән.
2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу карар махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәм төрле тарихи чорларда Ватан өчен көрәшкән барлык ата-бабаларыбызның батырлыклары истәлегенә кабул ителде.
Һәр чорның үз геройлары була. Бүген алар — махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез. Алар, илебез иминлеген саклап, ныклык, фидакарьлек һәм батырлык үрнәге күрсәтә. Шундый егетләребезнең берсе — чыгышы белән Дүрт-Мунчадан булган Радик Мөсәвиров.
Радик Робертович Чаллыда яшәсә дә, аның балачагы әнисенең туган авылы Дүрт-Мунчада үткән. Каникулларда ул авылга кайтып, әби-бабасына хуҗалык эшләрендә булышып, көчле рухлы, нык бәдәнле булып үсә.
Радик мобилизация буенча Ватаныбыз иминлеген сакларга китә. Ул хәрби заданиеләрне төгәл үтәп, яу кырында батырлыклар күрсәтеп, авыр минутларда иптәшләренә ярдәм итә. 2024 елның 20 ноябрендә Ясная Поляна юнәлешендә хәрби бурычын үтәгәндә, радиоэлемтә аша сугышчан иптәшенең авыр яралануы турында мәгълүмат ала һәм аңа ярдәмгә ашыга. Яраланган хәрбине табып, дошман дроннары һөҗүменә карамастан, аңа табибка кадәрге беренче ярдәмне күрсәтә. Яраланган сугышчан иптәше авыр хәлдә була, бу вакытта урман полосасында минометтан ата башлыйлар, әмма курку белмәс Радик югалып калмыйча, иптәшен эвакуация ноктасына кадәр алып чыгып, аның гомерен саклап кала.
Радик Мөсәвиров яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә «Кыюлык өчен», «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән.
Радик моңа кадәр Россия Оборона министрлыгының «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнгән.
«Без шундый батыр якташыбыз белән гоурланабыз! Барлык егетләребезнең дә Җиңү белән исән-сау кайтуларын телибез», — ди дүртмунчалылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев