Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең геройлар

Ялга кайткан Бигеш егете туган авылында маскировка челтәрләре үрүчеләр янында булды

Махсус хәрби операциядә катнашучы Илфат Мәксәт улы ялга кайткач, хәрби зонага маскировка челтәрләре үрүчеләргә рәхмәт әйтергә килде.

Ул «Бабай» позывноен йөртә. Узган елның май аенда Ватан сагына контракт буенча баскан. Яше инде 55тә булуга карамастан, ил өчен катлаулы вакытта читтә кала алмый ул. Ватаныбыз иминлеге өчен каһарманнарча көрәшә, яшь буынга үрнәк булып тора. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медале белән бүләкләнгән. Яңа ел алдыннан хәрби туган ягына кыска вакытлы ялга кайтты. 

Бигеш мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүче хатын-кызлар бар тырышлыгын Ватаныбыз сагында торучы егетләрнең исән-сау әйләнеп кайтулары өчен куя. Һәр тасманы догалар, изге теләкләр әйтеп үрәләр. 

Маскировка челтәрләре үрүчеләр авылдашлары Илфатның очрашуга килүен көтеп алдылар. Әлбәттә, ул клуб ишеген ачып керүгә һәрберсенең күзләре яшьләнде. Эчкерсез үзара сөйләшү булды. Апалар әзер челтәрләр эченә солдатларга дип күчтәнәчләр дә төреп җибәрә. 

— Үрелгән челтәр эченә сезнең өчен иң кирәкле әйберләрне төреп җибәрергә тырышабыз. Ә солдатлар өчен иң мөһиме нәрсә ул? — дип кызыксынды апалар.

Хәрби ир-ат иң беренче чиратта аларга дымлы салфеткалар, эчке кием, оекбашлар кирәк булуы турында әйтте. Ул шулай ук яу кырында маскировка челтәрләренең бик мөһим булуын, аларны дроннардан саклавын ассызыклап, бу игелекле эшкә алынучыларга, гуманитар ярдәм җыючыларга рәхмәтен белдерде. 

Ә челтәр үрүче хатын-кызлар, авылдашлары Илфатның, барлык егетләребезнең исән-сау җиңү белән әйләнеп кайтуын теләп озатып калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев