Токымлы сыерларның теле кара, ә сөтеннән туңдырма тәме килә
Фермер Татьяна Ахмедова үзенчәлекле сыерлар асрый.
Якты Күл авылында яшәүче Татьяна Ахмедова үз хуҗалыгына үзенчәлекле сыерлар кайтарткан. Бу – Джерси токымлы терлекләр.
Әлеге сыерларның сөте дөньядагы иң тәмле сөт дип санала. Аның майлылыгы 4,8дән 8 процентка кадәр җитә. Ә тәме туңдырманы хәтерләтә. Шуңа да аны балалар ризыклары ясаганда да кулланалар. Мөгезле эре терлекләрне Татьяна Ахмедова Владимир өлкәсендәге токымлы терлекләр заводыннан сатып алган. Һәрберсе хуҗабикәгә 300 мең сумга төшкән.
“Сыерларны Якты Күлгә алып кайткан көнне аларны күрергә дип халык җыелды. Ә кичен сөтен авыз итәргә дип килделәр. Хәзер инде яңа сыер сөтен генә сорыйлар”, – дип уртаклаша фермер ханым.
Әлеге токымлы сыерлар тәүлегенә 20-25 литр сөт бирә икән, ә бер тапкыр бозаулаганнарыннан 16 литрга кадәр сөт савып алу мөмкинлеге бар.
“Әлеге сыерлар Татарстан буенча бик сирәк, Швиц, Джерси, Айршир токымлы сыерларны бездә бик аз асрыйлар. Шуңа да мин Зәйдә әлеге терлекләрне асраучы бердәнбер кешедер, мөгаен. Менә Лаеш районындагы Атабай фермасында Джерси асраганнарын беләм. Тик алар тана бозауларын сатмыйлар, бары үгезләрне генә саталар”, – дип сөйли Татьяна.
Сыерларның икесе дә токымлылык турындагы карталары белән кайткан. Анда аларның ата-анасы, хәтта әби-бабасы кем икәнлеге күрсәтелгән. Бу киләчәктә сыерны каплатырга теләсәң, аның паспортында генетик яктан туганлык булмауны искәртү өчен кирәк икән. Чөнки бозаулар авыру туарга мөмкин. Шунысы кызыклы, сыерларның берсе монда кайтканчы бозаулаган да. Ай ярымлык бозау инде сарайда йөгереп йөри. Аңа Лапушка дип исем биргәннәр. Бозауга кулын сузгач, ул, телен чыгарып, хуҗабикәнең кулын ялады.
“Күрәсезме, Джерсиларның тагын бер үзенчәлеге – аларның телләре караңгы шәмәхә төстә. Джерси алам дип баргач, сыерның теле караңгы булмаса, димәк, ялганлап башка токымлы терлек сатмакчы булалар дигән сүз”, – дип тә кисәтте тәҗрибәле хуҗабикә.
Моннан тыш, Татьяна Ахмедова хуҗалыгында Айршир токымлы сыерлар да бар. Алары да күп сөт бирә торган сыерлар. Без барганда сыерлар Якты Күл басуында көтүлектә йөриләр иде.
“Яшел үлән әле күп, монда Зәй елгасы да якын. Сыерлар саф һава сулап, җилләнеп кайталар”, – дип уртаклашты Татьяна.
Бүген аның хуҗалагында 12 баш терлек исәпләнә. Алардан сауган сөттән хуҗабикә гаиләсе белән бергәләп төрле сөт ризыклары әзерли. Эремчек, кайнатылган каймак, катык, төрле сырлар ясыйлар. Әлмәттә, Зәйдә даими клиентлары бар.
Татьяна Ахмедованың эш көне иртәнге сәгать 3тә башланып, кич соң гына тәмамлана. Терлек асрау белән фермер 12 ел шөгыльләнә һәм авыл, сыерларыннан башка үз хезмәтен күз алдына да китерми. Кечкенәдән әбисе белән фермага эшкә ияреп йөргән кыз тормышын күңеленә хуш килгән һөнәр белән бәйләвенә шат. Авылда яшәүче, көче булган һәркемгә ул сыер асрарга киңәш итә. Әле әбисеннән отып калган әйтеме дә бар аның: “Сыерлы кеше – бай кеше”, – дип кабатларга ярата.
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев