Роспотребнадзор бруцеллезны кисәтү турында искә төшерә
Роспотребнадзор идарәсенең Түбән Кама, Зәй районындагы территориаль бүлеге пастеризацияләнмәгән яңа савылган сөт, каймак, сыворотка, атланмай, ит һәм субпродуктлар куллану нәтиҗәсендә йогышлы авыру – бруцеллез йоктыру куркынычы турында кисәтә. Шуңа күрә ит һәм сөт продуктларын урамда сатучылардан түгел, ә санкцияләнгән сәүдә урыннарында гына сатып алырга киңәш ителә.
Бруцеллезны хайваннар өчен дә, кеше өчен дә хроник төрдәге иң йогышлы авырулар рәтенә кертәләр. Чирне 6 төр бактерия китереп чыгара, аларның барысы да түбән температурага чыдам, кайнар суда бик тиз юкка чыга.
Йоктыруның төп юллары:
-авыру хайваннар белән контактка керү (бигрәк тә терлек бозаулаганда, аларны караган вакытта);
- кайнатылмаган сөт, җитәрлек эшкәртелмәгән ит, сөт продуктлары (сыр, эремчек, каймак) куллану;
-инфекцияле материал (йон, плацента, биологик сыеклыклар) белән эшләү.
Авыру кешедәге симптомнар:
-авыру температураның кискен күтәрелүеннән (39-40°C ка кадәр), салкын тиюдән, тирләүдән һәм хәлсезлектән башлана. Буыннар, мускуллар авырта, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасы зарарлана. Инкубация чоры 1-2 атнадан берничә айга кадәр дәвам итәргә мөмкин.
Профилактика чаралары
Хайваннар хуҗалары өчен:
-терлекләрнең баш санын ветеринария хезмәтендә мәҗбүри теркәү;
-лаборатор тикшеренүләр уздырып, яңа хайваннарны карантинлау (30 көн).
Кешеләр өчен:
ит һәм сөт продуктларын документлары булган урыннарда гына сатып алу;
-ит һәм сөт продуктларын җентекләп термик эшкәртү.
-хайваннар белән контактта булганда гигиена чараларын үтәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев