Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Язгы кыр эшләре старт алды

Район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә махсус комиссия агрофирмаларда авыл хуҗалыгы техникалары әзерлеген күзәтеп чыгуга, аграрийлар республикада беренче булып кыр эшләренә кереште.

Иң беренче эш көзге культураларны тукландырудан башланды. Традиция буенча изге эшкә, кырга чыгып, имам-мөхтәсиб Фатыйх хәзрәт Нуруллин дога кылганнан соң керештеләр.

Аңа кадәр «Ростехнадзор» оешмасының Зәйдәге белгече инженер-механиклар белән берлектә, һәр машина-трактор паркында булып, авыл хуҗалыгы техникасының тиешле дәрәҗәдә төзеклеген, механизаторларның тиешле инструктажлар үтүен җентекле тикшереп чыкты.

— Без 9 хуҗалыкта булдык. Һәр урында техника да, механизаторлар да җаваплы эшкә әзер. Алар февраль-март айларында соңгы төзекләндерү чараларын үткәрде. Узган атнада махсус техник белгечләр һәр трактор, машинаны карап, эшкә рөхсәт бирүче документларны раслады. Быел чәчүлек җирләр мәйданы 4 меңләп гектарга артыграк булачак, бу пар җирләре хисабына арттырыла. Монда көнбагыш, борчак мәйданнарын арттыру күздә тотыла. Ягулык-майлау материаллары, запас частьләр буенча сораулар юк, бар да тиешле тәртиптә оештырылган. Инвесторыбызга оешканлык өчен зур рәхмәт. Ашлама, орлыклар да тиешле күләмдә әзерләнде, инде арпа, бодай орлыкларының 80 проценты орлык заводларыннан Зәйдәге хуҗалыклар складларына кайтарылды. Механизаторларга кытлык юк, политехник колледжның 16 студенты апрель башында чәчү эшләрендә катнашырга тиешле документ ала, алар тиздән өлкән механизаторларга килеп кушылачак. Читтән механизаторлар җәлеп итү ихтыяҗы юк. Механизаторларны кызыксындыру чаралары алдагы еллардагы кебек кала. Сабантуенда кыр батырын котлау өчен яңа машина кайтты инде — җиңүчене көтә. 10 механизаторга дәүләт бүләкләре, 200дән артыгына милли бәйрәмебездә премияләр бирү планы бар, моның өчен 3 миллион сумга якын премия фонды карала. Уңышлы еллар булсын, — диде Разиф Галиевич.

Районда 80 меңгә якын гектар мәйданда сөрүлек җир исәпләнә. Быел шуның 69 мең гектарыннан артыгын чәчүлек җирләре биләячәк. Көздән чәчелгән бөртекле культуралар 17,5 мең гектарга якын мәйданда. Көзге уҗымнарның кышлавы яхшы бәяләнә, җирдә туң юк, ди белгечләр. Язгы чәчү чорында аграрийларга 22,5 мең гектар басуда бөртеклеләрне һәм 20700 гектардан артык мәйданда техник культура орлыкларын (шикәр чөгендере 9254 гектарда чәчелә) туфракка иңдерү бурычы тора. Терлек азыгы 8200 гектардан артык җирне биләячәк.

Ашлама, орлык җитәрлек, хезмәткәрләр алгы сафта

Механизаторлар, белгечләр язгы чәчүне көздән чәчелгән ашлык уҗымнарын тукландырудан башладылар. Моның өчен район хуҗалыкларында ашламалар, минераль матдәләр тиешле күләмдә әзерләнгән. Мәсәлән, «Зәй шикәре» агрофирмасының «Чыбыклы» җитештерү комплексына караган «Заман» бүлекчәсе складларында ашламалар тәртип белән хәстәрләнгән. Биредә 1498,5 тонна төрле ашламалар тупланган.

«Көзге бодайга 2 центнер исәбеннән ашлама чәчеләчәк, бу мул уңыш алу өчен бик мөһим. Безнең «Заман» бүлекчәсендә быел 656 гектарда көзге культуралар бар. Язгы бодай — 212, арпа — 625, шикәр чөгендере 522 гектарда чәчеләчәк. Агымдагы елда тәүге тапкыр соя да чәчәчәкбез. Ул 86 гектарны тәшкил итәчәк, — ди «Чыбыклы» җитештерү комплексы әйдәп баручы агрономы Ринур Нуретдинов.

Механизаторларның җитди эш башларга кәефләре күтәренке, техник күзәтү нәтиҗәсе буенча машина-тракторлар тиешле чаралар белән җиһазландырылган. «Зәй шикәре» агрофирмасы механизаторы Румил Дәүләтов та җиң сызганып эшкә керешергә әзер. Азнакай районы егете, Зәйгә килеп төпләнеп, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Күп балалы гаиләдә алар дүртенче сабыйның дөньяга килүен көтә. Олы улы — 18 яшьлек Ислам да әтисе кебек механизаторлык һөнәрен сайларга җыена.

— Язгы чәчүгә икенче сезон чыгарга торам. Мин көчле техникам белән бодай, арпа чәчәчәкмен. Ә көзен урып-җыюда эшлим. Улым минем хезмәт белән кызыксынып, гел булышып йөри, — ди әти кеше.

Соклангыч техника, тырыш хезмәткәрләр

Техника торышын күзәтүче мәртәбәле комиссия без — журналистлар булган Чыбыклы һәм Сәрәпәле, Гүлкин авыл җирлекләрендә урнашкан машина-трактор паркларындагы техниканың әзерлеген югары бәяләде. Гүлкиндагы парк аеруча тәэсирләндерде. Биредә көчле авыл хуҗалыгы техникасының ниндие генә юк! Аларга сокланып карап, күз тимичә, яхшы эшләсеннәр генә, дип торырлык. Биредә «Союз-Агро» җәмгыятенең Кузайкин төбәк җитештерү комплексы хезмәткәрләре эшли.

— Гүлкин авыл җирлеге территориясе басуларында эшләячәк техниканы бүген махсус комиссия каравына тәкъдим иттек. Биредә 70 берәмлек техника сафка куелган. Алар тарафыннан 18 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарылачак. Моның өчен 63 кеше җәлеп ителә. Алты бригадага бүленеп, тәүлек дәвамында эш оештырылачак, төзекләндерү эшләре өчен кирәк-ле җиһазлары булган махсус машина кырларда дежур торачак, — диде «Союз-Агро» җәмгыяте директоры урынбасары Гаяз Миңнехуҗин.

63 механизатор арасында Гүлкин җирлегеннән булган, туган авылы кырларында эшләргә атлыгып торучы тырыш хезмәткәрләр дә шактый. Александр Тойметьев чәчү-уру эшләрендә инде 2007 елдан хезмәт куя.

— Җиде ел дәвамында кырларда чәчү эшендә катнашам. Быел Ал. Бистәсе басуларында борчак һәм карабодай чәчү эше йөкләнде. Техника яхшы, көчле, шуңа күрә безгә борчылырга урын юк, язгы кыр эшләрен оешкан төстә, тиз арада төгәлләргә исәп, — ди механизатор.

Әлбәттә, эшләгәч, яхшы хезмәт хакы алу да бик мөһим. Бу уңайдан техниканы кабул итү барышында һәртөрле кызыксындыру чаралары турында тәфсилләп сөйләделәр.

— «Агрокөч» холдингы тарафыннан механизаторларга хезмәт хакын 20 процентка арттыру карар ителде. Бары тик куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәп, нәтиҗәле эшләргә кирәк, — ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Быел яз тиешле календарь вакытта килә, механизаторлар чәчү эшләрен 10-15 көн эчендә төгәлләргә исәп тоталар.

— Зәй җирлегендә үсемлекчелек белән шөгыльләнүнең осталары яши. Шуңа биредә техниканы кабул итү дә югары оешканлык белән үтә. Көчле трактор-машиналарга, хезмәт коллективлары-на карап бары тик, хәерле сәгатьтә, дибез, — дип бәя бирде республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән вәкил, «Татагрохим» генераль директорының беренче урынбасары Рәис Миңнуллин.

Техник күзәтү нәтиҗәләре буенча, һәр елдагыча, урыннар да билгеләнде. Беренче урынны «Зәй шикәре» агрофирмасының «Сәвәләй» җитештерү комплексы белән «Союз-Агро» җәмгыятенең Кузайкин төбәк җитештерү комплексы бүлеште. Икенче урында — «Восток» агрофирмасының «Баграж» җитештерү комплексы, өченчедә — «Зәй» агрофирмасының «Аксар» җитештерү комплексы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев