Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Мари милләтеннән булган ханым татар авылында күркәм гомер итә

Аксар авылында яшәүче Миңлебикә апаның йорты әллә кайдан матур булып утыра: ак кирпечтән салынган йорт, матур, зәвыклы итеп ясалган капка, коймалар, мал-туар өчен күтәртелгән каралты-кура - барысы да хуҗаларның эш яратканлыклары турында сөйли.

Балачагы Мари Бүләр авылында узган

Миңлебикә апа Мөслим районы Мари Бүләр авылында дөньяга килә. Марилар яши торган әлеге авыл Мөшеге елгасы ярына урнашкан. Аларның гаиләсе авылдан читтәрәк яшәгән. Йортлары урман кырында, су буенда салынган була. Шул су буенда су тегермәне урнашкан. Әтисе тегермәнче булып эшләгән. Тирә-як авыллардан тегермән тартырга төрле милләт кешеләре килгән. Кечкенә Миңлебикә тегермәнгә килүчеләрнең балалары белән уйнаган. Алар арасында татар, рус балалары булган. Миңлебикә уйнаганда аларның телендә сөйләшә. Мәктәпкә кергәнче үк инде ул мари, татар, рус телләрендә чыккан газеталарны кычкырып укый торган була. Тегермән тартырга килгән татар кешеләреннән калган “Социалистик Татарстан” газетасын укырга өйрәнә ул. Әтисенең әз генә буш вакыты булдымы, кызының кулына татар газетасын бирә. Газетада басылган олы хәрефләрне өйрәтә кызына, ә кызы бик тиз эләктереп ала. Берникадәр вакыттан соң ул әтисенә газеталарны кычкырып укып бирә торган була. Миңлебикә мәктәпкә керәсе елны аларның гаиләсе авылга күченеп кайта. Ул үз авылларындагы мәктәпкә укырга керә. Мәктәптә төп фәннәр рус телендә укытыла, мари теле һәм әдәбияты фәннәре дә керә. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлый кыз.

-Кызым, татар, рус телләрен өйрән. Без Татарстанда яшибез. Бу телләр сиңа гомер итәргә кирәк булачак,- ди торган була әтисе.

Өйрәнә кыз татар телен! Хәтта мәдәният хезмәткәрләре белән авылларга концертлар белән чыкканда, татар телендә бәйрәмнәр алып бара.

Урта белемне рус телендә ала

Урта белем алырга яшүсмер Миңлебикә район үзәгенә – Мөслимгә килә. IX-X сыйныфларны Мөслим урта мәктәбендә рус телендә тәмамлый. Кулына өлгергәнлек аттестаты алган кыз Бөгелмәгә юл ала. Укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый кызга. Әтисе – сугыш инвалиды, әле гаиләдә тагын балалар бар. Аларны да укытырга кирәк. Ул сукырлар эшли торган заводка эшкә керә. Биредә кыз бер ел станок артында комбайннар өчен полотналар ясый. Заводка эшкә керә алуына җиңгәсенә рәхмәтле ул. Бу вакытта абыйсының хатыны заводта хисапчы булып эшләгән була. Махсус белеме булмаган кызны, әлбәттә, заводта эшкә көтеп тормаганнардыр ул вакытта. Башта абыйларында торып эшли, аннары тулай торакка урнаша. Бер ел эшләгәч, Миңлебикә Бөгелмә кооператив училищесына укырга керә. Тырышып сатучы һөнәрен үзләштерә. Практика узарга яшь кызны Чаллы шәһәренә җибәрәләр. Тырышып, җиренә җиткереп, яратып эшли кыз. Кибет җитәкчеләре укуын тәмамлагач Миңлебикәне үзләренә эшкә чакырып калалар. Авылда үскән кыз куркып кала. Булдыра алырмы икән? Олы шәһәр, олы кибетләр?! Юк, ул авыл кибетенә кайтачак.

Мөслимнең мари авылы кызы Миңлебикә – Аксар килене

Укуын тәмамлагач, иптәш кызы Сания белән Зәйгә эшкә киләләр. Ул вакытта РайПО Иске Зәйдә урнашкан була әле. РайПО җитәкчесе Җәләлетдинов кызларны сөенеп каршы ала.
Кызлар, кайсыгыз рус, кайсыгыз татар авылына бара, дип сорый җитәкче. Иптәш кызы Сания – рус авылы Пәлчикәүгә, Миңлебикә Аксар авылына сатучы булып барырга ризалык бирәләр. Иске Зәйдән сөт ташый торган машинага утырып, урман аша гына Миңлебикә апа Аксар авылына килеп төшә. Аны монда сатучы булып эшләүче Рауза апа каршы ала. Бер атна бергә эшләп алганнан соң, ревизия ясап, Рауза апа кибетне Миңлебикә апага тапшыра. Җиңел булмый, әлбәттә, яңа җирдә берүзенә генә эш башлап җибәрүләре. Ул вакытта азык-төлек һәм көндәлек товарлар еш китерелә, аларны кул белән бушатырга, урнаштырырга, көне буе аяк өсте басып сатарга да кирәк. Әкренләп өйрәнә Миңлебикә апа. Аксар авылы халкы да үз итә кызны. Ялгыз гына яшәүче Гамбәр әби янына өйдәш булып яшәргә керә. Аксар егетләре дә төшеп калганнардан түгел. Яшь сатучы кызны тиз эләктереп алалар. Авыл егете Мәгъсүмҗан кызны авылга килүенең беренче көненнән үк озатырга килә башлый. Егет белән кыз арасында мәхәббәт утлары кабына. Мари кызы Миңлебикә белән татар егете Мәгъсүмҗан дүрт ай очрашып, өйләнешеп тә куялар. Алар Тәкмәк авылына төшеп язылышып кайталар. Ул вакытта авыл Советы Тәкмәктә була. Егетнең әти-әниләре белән бергә яши башлыйлар.

Әтиләре Гайнетдин белән әниләре Фатыйма бик киң күңелле, бик әйбәт кешеләр була. Әле гаиләдә аның Мәгъсүменнән башка өйләнмәгән, кияүгә чыкмаган егет, кызлар була. Бер йортта, ике яклы өйдә сигез кеше яшиләр. Бервакытта да “шылт” иткән тавыш чыкканы булмый. Бик матур гомер итәләр. Бер кыз, бер ул үстерәләр. Кибеттәге авыр хезмәт аркасында Миңлебикә апаның ике мәртәбә авыры төшә. Кызы Гөлнара белән авырлы вакытта чирләп китә ул. Хастаханәгә ятарга туры килә. Бер айга якын дәвалана. Шул вакытта Мөслимдә үз әнисе үлеп китә. Баласын югалтыр диеп куркып, Миңлебикә апага бер ай әнисенең вафат булуы турында әйтмиләр. Ул аңа үпкәләми. “Каенатам үзенчә мине авырлык килүдән саклаган”, - ди ул. Шулай да, Миңлебикә апаның күңелендә бер үкенеч булып калган.

Миңлебикә апа, сөйләвенчә, аларның юлларында гел яхшы кешеләр очрап тора. Алты ел бергә яшәгәннән соң, ул вакыттагы колхоз председателе Миңнеәхмәт абый Миңлебикә апаларга аерым йортта яшәргә тәкъдим итә. Әтисе Гайнетдин абый белән әниләре Фатыйма апаның бик ризалык бирәселәре килмәсә дә, аерылып чыга алар. Миңлебикә апа ун ел сатучы булып эшли. Таш кибеттә гел аяк өсте басып тору үзенекен итә, аяклары авырта башлый. Шул вакытта тагын Миңнеәхмәт абый аңа колхоз идарәсенә хисапчы булып күчәргә тәкъдим итә. Миңлебикә апа теләп ризалык бирә һәм лаеклы ялга чыкканчы хисапчы булып эшли.

Бүгенге тормышына шөкер итеп яши

Бүгенге көндә яши торган төп йортлары – Миңлебикә апа Аксар авылына эшкә килгәч тә яшәгән Гамбәр әби нигезендә. Үзләренә яңа йорт салып чыгу уе тугач, каенатасы белән каенанасы аларга шушы нигезгә салырга тәкъдим иткән. Миңлебикә апа эшли торган колхоз идарәсе кул сузымында гына, инеш тә янәшә. Каз-үрдәген, тавык-чебешен рәхәтләнеп үстерергә була. Авыл җирендә ныклап яшәгән кеше өчен менә дигән нигез була ул! Чыннан да, менә дигән гомер итәләр Мәгъсүм абый белән Миңлебикә апа. Горурланырлык ул белән кыз үстергәннәр. Кызлары Гөлнара Чаллы шәһәрендә яши. Башта – сәүдә техникумын, аннары институт тәмамлап, үз эшен булдырган. Кызлары үзе әби инде. Игезәк оныклары бар. Миңлебикә апа да аларны үстерешергә булыша. Уллары Радик белән бөтен Аксар халкы горурланып яшәде. Ул көрәшче иде. Бик күп еллар Сабантуй батыры булды. Шулай ук үз эшен ачып, авыл халкына бик күп игелекләр эшләде. Үткән заманда язам. Кызганыч, Радик бик иртә вафат булды. Радикның улы белән кызы бар. Кызлары Чаллыда укый, улы Наил авылда әбисе Миңлебикә апа белән яши. Ут егет. Бөтен нәрсәгә җитешә. Югары Шепкәгә кирпеч заводына барып эшләп кайта, кичләрен шәһәр һәм авыл йортларына түшәмнәр ясый, авылдашларыннан һәм күрше-тирә авыллардан терлек тиреләре җыя, машиналар ремонтлый. Әле кичләрен мәдәният йортына барып, спектакльләрдә катнашырга да вакыт таба.

Миңлебикә апа бүгенге тормышыннан канәгать. Тик тормыш иптәше Мәгъсүм абый, улы Радик турында сөйләгәндә күзләреннән яшь китми.

-Бик матур гомер иттек. Аксар халкына, тормыш иптәшемә, балаларыма, мине үз кызлары кебек якын итеп яшәгән каенатам белән каенанама, оныкларыма гомерем буе рәхмәтле. Үкенечле гомер юлы узмадым. Яратып, яратылып яшәдем. Хәзер бергә яши торган оныгым Наилемнең сәламәтлеге нык, гомере озын булсын, әле аның балаларын да үстерешергә насыйп булсын иде дип телим, – ди Миңлебикә апа.

Әйе, Миңлебикә апаның мари кызы икәнен авылдашлары – аксарлылар күптән оныткан инде. Ул алар өчен менә дигән Аксар килене, авылның ак әбисе. Ул ире, улы рухына багышлап Коръән ашлары уздыра. Булганына шөкер итеп, гомер сукмагын сүтә Миңлебикә апа!

Автор фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев