Кабан-Бастрыкның игелекле кешесе ул – Анастасия Кукина
Безнең Кабан-Бастрык авылында яхшы күңелле кешеләр бик күп.
Герой исеменә лаек булган шәхесләр хакында ишетеп, укып сокланабыз. Күпләр кеше гомерен саклап кала, зур батырлыклар кылалар, хезмәттә зур дәрәҗәләргә ирешәләр. Кеше гомерен саклап калган батыр йөрәкле кешеләр безнең янәшәбездә яши. Шуларның берсе – кече яшьтән үз ихтыяры белән җаваплылыкны үз өстенә алырга курыкмыйча, үз көченә ышанып, үз тырышлыгы белән тынгысыз тормыш алып баручы, башкаларга кояш кебек нур сибүче Россиянең Мактаулы доноры, хезмәт ветераны Анастасия Кукина.

Анастасия 1957 елда Кабан-Бастрык авылында Зинаида һәм Тарас дәдәй Брицовларның ишле гаиләсендә баш бала булып туа. Эш сөючән, һәр эшне киңәшләшеп үз эшләрен җиренә җиткереп башкаручан, кешеләргә ярдәмчел гаиләдә туып-үскән Анастасия кечкенәдән әти-әнисенә ярдәм итә, сеңелләре, энесенә һәр яктан үрнәк була. Гаиләдә биш бертуган дус-тату үсә. Җәй буе ике хуҗалыкның - әбисе һәм үзләренең бәрәңге һәм яшелчә бакчасында, авылыбыздагы башка балалар белән берлектә колхоз басуында шикәр чөгендере, мал чөгендере игеп, борчак чабып, борчак күбәләп, бодай покосларын әйләндәреп, силос салып, колхоз фермасында сарык йонын кыркып, ригада ашлык җилләтү, киптерүдә тырышып эшләп чыныккан Анастасия ул! Табигатьтә, урманда нәрсә үсә – шомырт, балан, җиләк, мәтрүшкә җыеп, Чаллы базарына сатарга да йөрделәр алар. Бүген дә туганнар бер йодрык булып, шатлык-куанычларын бүлешеп, тормыш кыенлыкларын җиңеләйтеп яшиләр.
Настя Кабан-Бастрык сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Түбән Биш мәктәбендә урта белем ала. Тырыш, сәләтле, яхшы билгеләренә укучы үзе дә бишенче класста укыган пионер Анастасияне башлангычта икенче класста укучы балаларга вожатый итеп билгелиләр. Ул класста укытучы булып эшләгән Клара Алексеевна Фролова белән ике ел, аннан соң ул укучылар югары класска күчкәч, Григорий Егорович Асапов белән ике ел дәвамында балалар белән класстан тыш чаралар үткәрүдә булышуын, мәктәптә үткәрелгән ярышларда, концертларда, бәйрәмнәрдә аларның отрядлары аерылып торуын, гел беренче урында булуын искә алып сөйли.

“Ул класста укыган үзебезнең авылның Юлия Николаева (Батаева), Дүрт-Мунча авылыннан Валентина Трофимова, Нурия Арсланова, Зичәбаш авылыннан Михайлова Роза һәм Антонов Пётр белән хәзерге вакытта да дус булып, бер-беребезнең хәлләребезне белешеп аралашып яшибез. Әле күршедә яшәүче классташым Анна Пасмурова белән, ул башка класста вожатый иде, бергәләшеп кичен план төзеп утыруларыбыз, отряд белән ел буе эшләүебез турында 19 май көнне пионервожатый булып эшләгән Роза Гатаулловнага, Александра Прокопьевна Прокопьевага рапорт бирүебез еш искә төшә”.
“Бәйрәм саен өч авылда – Кабан-Бастрык, Зичәбаш, Дүрт-Мунча авылы клубларында үткәрелә торган һәр концертта төрле номерлар белән катнашуыбыз һаман да истә. Без 10нчы класста укыганда авылыбызда клуб мөдире булып Зинаида Савельева эшләде. Ул елны спектакль куйдык. Спектакльдә катнашучылар Галина Капитонова, Григорий Батаев, Яков Спиридонов безнең арабызда юк инде. Спектакльдә минем Гөлфинә ролен башкаруым, Галина белән Зинаиданың икесенең пардан киенеп озын кара чәчләрен таратып йөрүләре әле дә күз алдында тора. Кыш көне ат җигеп ул спектакль белән Баграж авылларына бардык, кайбер урыннарда көрттән атны җитәкләп алып барырга да туры килде. Бура-Киртә авылына без, артистлар, Белорусь тракторы арбасына утырып бардык. Спектакльдән җыелган акчага клубка баян алгач, сөенүебезнең чиге булмады!” - дип искә ала ул.
“Беренче класстан бишенче класска кадәр бер партада Александр Прокопьев белән бергә утырып укыдык. Бишенче классны тәмамлагач, алар Уфа шәһәренә күченеп киттеләр. Александрның әнисе, авылыбыз медпунктында акушерка булып эшләгән Евдокия апа, бераздан үз вазыйфаларын үтәргә авылыбызга кире кайтты. Александр анда әнисенең бертуган туталарында торып укып калды. Безнең арада җылы балачак хатирәләре белән хатлар йөрде. Бәйрәмнәрдә бер-беребезгә открыткалар җибәрешә идек. Ул бик яхшы укый, матур итеп рәсем дә ясый иде. Минем портретны кышкы киемнән шапка кидереп матур итеп ясап, бу сиңа бик ошаган дип, 8 Мартка үзе ясап бүләк итеп хатка салып җибәргән иде. 8 Март бәйрәме якынлашканда минем өчен иң кадерле булган шул хат һәм эчендәге рәсем - минем портрет искә төшә. Саша гаилә корып Чаллы шәһәрендә яши. “КАМАЗ” заводында җитәкче урыннарда эшләде. Безнең хисләр дуслык җепләре белән сугарылып хәзер дә дәвам итә”, - ди Анастасия.

“КАМАЗ” заводы безнең авылыбызга якын булу сәбәпле, авылдашларыбызның күбесе мәктәпне тәмамлагач Яр Чаллы шәһәренә юл тотты. Анастасия “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең “Ремонт-инструменталь заводы”на комплектовщик булып эшкә урнаша һәм гел бер урында эшләп, яшьләрне үз һөнәренең серләренә өйрәтеп, коллективта дус-тату булып эшли, цехком члены була, җәмәгать эшләренә дә теләп, үзе башлап, башкаларны да үз артыннан ияртеп оештыра, катнаша. Намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар аңа Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырыла, заводның Почёт тактасында да аның фотосурәте еш эленеп тора. Авылыбыз егете, оста баянчы Анатолий Кукин белән гаилә корып 48 ел бергә тату тормышта яшиләр. Өч бала – ике кыз һәм бер ул үстерделәр. Аның тырыш хезмәтен, һәр эшкә иҗади якын килеп, сәләтле булуын күреп Анастасияга заводның план-экономия бүлегеннән институтка укырга барырга тәкъдим итеп юллама бирәләр, ләкин илебездә үзгәртеп кору чоры башлану сәбәпле, аны икенче эшкә – “наждакка”, зарарлык буенча беренче списокка кертелгән һөнәргә Кою (Литейный) заводына күчерәләр. Шунда эшләп, 2005 елда хезмәт ветераны исеменә лаек була.
Анастасия үзенең изге эшләрен дәвам итә, ул хакта сөйләүне, гомумән, кирәк дип тә санамый, шулай тиеш дип уйлый. Үз гомерендә күпме кешенең гомерен саклап калгандыр... Кан бирү, башка берәүнең гомерен саклап калу өчен үзеңнең бер өлешең белән бүлешү, бүтәннәргә яшәү мөмкинлеге бирү – мәрхәмәтле адым. 2003 елда Россиянең Мактаулы доноры исеменә лаек булган авылдашыбыз тыйнак кына елмаеп:
“Бернинди дә батырлык эшләмәдем, кешеләргә булышырга кирәк, бу изге эш. Авыр хәлдә калган кешегә ярдәм итүдән дә игелекле гамәл бармы икән?! 1976 елда заводка кан алырга килделәр, мин дә хезмәттәшләремә ияреп кан бирергә булдым. Үз гомеремдә 80 мәртәбә кан бирдем. Җиңел кичерә идем, башым да әйләнмәде, көч-егәр күп бит ул чакта. Тора-бара мин донорлыкның нинди мөһим һәм изге эш икәнен аңладым”, - дип сөйли ул.
Анастасия Тарасовна 80 мәртәбә кан бирә! Авылыбызда, янәшәбездә менә шундый зур хәрефләр белән язарлык, мәрхәмәтле, үзләре гади генә булган батыр йөрәкле кешеләр яши.
Тормыш иптәше Анатолий Кукин гомер буе Чаллы шәһәрендә автобус шофёры булып эшләде. Анастасия лаеклы ялга чыккач, икесе бергә бер автобуста берсе шофёр, берсе кондуктор булып биш ел шәһәр халкына хезмәт күрсәттеләр. Ул чакта илебез белән килгән авырлыкларга түзеп, шул көннәрдә дә пассажирларга мәрхәмәтле булып, изгелек кылудан туктамаганнар алар.

Олы кайгы, бала югалту хәсрәтен дә кичерергә туры килә аларга. Бердәнбер улы һәм бертуган бердәнбер энесен югалту кайгысын чиркәүләргә йөреп, ул күңеленә тынычлык таба. Инде егерме ел узса да, бу югалту ана күңеленнән китми. Шуңа күрә изгелек булсын дип, ул үзе өчен генә түгел, башкалар өчен дә теләк тели, дини китаплар укый, үз белемен арттыра, священниклар белән киңәшләшә. Пар канаты Анатолий белән икесе дә лаеклы ялга чыккач, туган авылыбызга күченеп кайттылар. Кызлары, кияүләре, дүрт оныклары белән аралашып, авыл халкына үрнәк булып яшиләр. Яшьтән актив тормыш алып барырга күнеккән Анастасия һәм Анатолий хәзер дә авыл тормышы белән кызыксынып, авылдашларыбызның шатлыгына куанып, кайгы килсә уртаклашып, кешеләргә яхшы, файдалы киңәш биреп яшиләр. Бөтенебезгә дә тәүлектә 24 сәгать, ә авылдашыбыз Анастасия Тарасовнага ул әллә күбрәк микән?! Кай арада барысына да өлгерә икән ул?! Авылыбыз чиркәвендә Әлмәт владыкасы Мефодийдан ризалык-бәхиллек алып, Анастасия ял һәм бәйрәм көннәрендә авылыбыз һәм янәшә-тирә Дүрт-Мунча, Зичәбаш, Түбән Биш авылы халкын җыеп, изгеләр, бәйрәмнәр турында укып, аңлатып, бергә теләк теләүне оештырырга, көн дә Дүрт-Мунча авылы клубына барып, махсус хәрби операциядәге сугышчыларыбызга маскировка челтәрләре үрергә, Дүрт-Мунча авыл җирлегендә оешкан керәшен “Тургай” җыр ансамбленә йөреп төрле концертлар, ярышлар, бәйрәмнәрдә катнашырга да өлгерә! Авылдашларыбыз белән бергә чишмә улагын юарга, чишмә янын чистартырга да, чиркәвебезне җыештырып тәртиптә тотарга да вакыт таба ул! Позитив, күтәренке рухта ул, йөзеннән елмаю китми аның. Сөйләме дә басынкы, тыныч, һәр кешене якын күреп, башкаларга үрнәк булып, барысына да үзенең җылысын биреп, кояш кебек үзеннән нур таратып яши ул.
Анастасия Шәймәрданова.
Лаеш районы, Усад авылы.
Фотолар Анастасия Кукина һәм Юлия Батаева архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев