Югары Пәнәче балалары агач эше остасы янында булды
Малайлар агачтан төрле эшләнмәләр ясаучы Әмир Вәзәгиев эшләрен сокланып карадылар, үзләре дә мондый әйберләр эшләргә кызыктылар.
Кышкы салкыннардан соң туган ягыбызда яз хөкем итә. Яз - табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Балалар да язны көтеп алалар. Агачларның бүрткән бөре исләре, җылы язгы гөрләвекләр, чыпчыклар һәм песнәкләрнең күңелле чыркылдавы дөньяга ямь өсти.
Кояш җылысында алар үзләренең чыркылдаулары белән шатлыкларын сиздерә. Яз көне җылы якларда кышлаучы кошлар да туган якларын сагынып кайталар һәм оя кора башлыйлар. Ә сыерчыкларга җиңелрәк, чөнки аларны матур оялар каршы ала.

Кошлар көне уңаеннан Югары Пәнәче балалары мәдәният хезмәткәрләре белән бергә Кәрәкәс авылына агач эше остасы Әмир Вәзәгиев янына барды.
"Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз мәкале Әмир абыйга бик тә туры килә. Балаларның шактый вакытын телефон, гаджетлар алган вакытта, кулдан ясап могҗизалар тудыручы останың эшләрен карау, танышу күпкә кызыклы һәм файдалы. Вакытлар үтү белән малайлар әлеге очрашуны онытмыйча исләренә төшерер”, - ди Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Яз хәбәрчеләре — сыерчыклар килүгә балалар шат. Сыерчыклар — кешегә иң якын күчмә кошлар, алар кешеләрнең оя ясап каршы алуына өметләнә. Сыерчык бала үстергәндә ояга көненә 300 тапкырдан күбрәк азык алып кайта, шулай итеп, бакча, кырларны корткычлардан чистарта.
-Кәрәкәс авылында яшәүче Әмир Вәзәгиевка хәтта кошлар да рәхмәтле. Ул 1999-2015 елларда төзелештә эшләгән. Өйләр, мунчалар салган. Ә сыерчык ояларын Әмир абый 25 ел ясый инде. Елына 100 сыерчык оясы ясаган вакытлары да була. Аларны нарат, чыршы агачыннан әзерли. Кош оялары тулысынча экологик чиста булсын өчен, иссез буяу сатып ала.
“Оя ясаган вакытта наратның сагызлысын кулланмаска кирәк, югыйсә кошларның мамыклары ябыша. Тактаның оя эчендә кала торган ягын шомартырга ярамый. Чөнки кошларга чыгып очу өчен уңайлы булырга тиеш. Шунысын да истә тотарга кирәк: сыерчык оясын буярга ярамый. Андыена кошлар керми", - ди Әмир абый.
Аның остаханәсендә ни генә юк! Сандыклар, урындыклар, эскәмияләр, кош жимлекләре, төрле сыерчык оялары, мәчет, авыл макетлары... Балаларның игътибарын чаналы ат җәлеп итте. Баксаң, Әмир абыйның әтисе ат дворында конюх булып эшләгән икән. Үзем дә кечкенәдән атлар яраттым, ди Әмир абый. Ишегалды, бакчасын да Әмир абый куллары белән ясалган кое, кечкенә йорт, ат арбасы, кошларга җимлек, сыерчык оялары бизи. Һәр эш җиренә җиткерелеп башкарылган. Зәвык белән эшләнгән эш күңелне иркәли”, - ди Илһамия Рәисовна.

Кызыклы һәм файдалы очрашу балаларда җылы хисләр калдырды. Малайлар Әмир Вәзәгиев эшләрен сокланып карадылар, үзләре дә мондый әйберләр эшләргә кызыктылар.
Фотолар Илһамия Гарифуллинадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев