Киңәшле эш таркалмас
Җирлек башлыклары күчмә семинарда уртак мәсьәләләр турында фикерләште.
Районыбызның Александр Бистәсе җирлегендә авыл җирлекләре башлыкларының район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә күчмә семинары үтте.
Традицион төстә урыннарга чыгып җирлекләр яшәешен күзәтү, тәҗрибә уртаклашу максатында оештырылучы мондый семинарлар алдагы эшчәнлекне планлаштыруга зур ярдәм итә.
Рухи бердәмлек
Семинар Изге кенәз Александр Невский исемен йөртүче чишмә яныннан башланды. Җирлек башлыгы Сергей Кузнецов авылның Александр Нев-ский исеме белән аерылгысыз бәйләнештә булуын сөйләде, чөнки ул элек-электән рус гаскәренең яклаучысы булып саналган, ә бу җирләрдә отставкадагы хәрбиләр яшәгән, шуңа күрә авылга Александровская Слобода исеме бирелгән.
Чишмәне төзекләндерү эше 2007 елда авылда туып-үскән Анатолий Егоров һәм аның өч улы Георгий, Анатолий, Дмитрий, шулай ук Геннадий Парамонов һәм башка битараф булмаган авыл кешеләре тарафыннан башланган. 2018 елда Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы фатихасы белән Преображение Господня бәйрәмендә тәре йөреше уздырылган һәм хәзер бу традициягә әверелгән. Преображение Господня һәм Крещение Господня бәйрәмнәрендә иерей Владимир Дроздов суны изгеләндерә һәм өч көн дәвамында дин тотучылар чишмә янына чумарга киләләр. Бүгенге көндә чишмәдә купель һәм часовня төзелгән, әле төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Семинар
Энҗе Әгъләмова

Авылның төп байлыгы – кешеләр
Александр Бистәсе үзенең актив кешеләре белән дан тота. Авыл җирлеге территориясендә терлекчелек һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнүче 11 крестьян-фермер хуҗалыгы, йөк ташу белән шөгыльләнүче 7 шәхси эшмәкәр, шулай ук 11 үзмәшгуль граждан теркәлгән. Авыл җирлегенең 192 шәхси ярдәмче хуҗалыгында 94 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 42се – савым сыер.
Семинарда катнашучылар авылның алдынгы фермерларының берсе – сарык үрчетүче Валентин Шалапаев хуҗалыгында булдылар. Үз эшен ул җиде ел элек ташландык ферма бинасын төзекләндереп, анда 40ка якын сарык сатып алып җибәрүдән башлаган. Хәзерге вакытта аның хуҗалыгында 700гә якын сарык исәпләнә һәм ул, яңа биналар сатып алып, масштабларын киңәйтүен дәвам итә. Нәкъ менә ул үстергән таза бәрәннәр ел саен Сабантуйда батырлар өчен приз була.
Аннары үсемлекчелек белән шөгыльләнүче Валерий Кочетов крестьян-фермер хуҗалыгындагы эш барышы да сокландырды. Җирләрнең бер өлешен ул 1990нчы елларда ук сатып алган булган, ә үсемлекчелек эшенә 2012 елдан керешкән. Хәзер Валерий Кочетов ике улы ярдәмендә 283 гектар мәйданда бөртекле һәм майлы культуралар үстерү белән шөгыльләнә. Кырларда эшләү өчен ул барлык кирәкле техника белән тулысынча тәэмин ителгән, ашлык саклау өчен өч склады бар. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев аның эшчәнлегенә югары бәя бирде.

Авыл юлы күңелне иркәли
Албистәлеләрнең быел иң сөенечле уртаклашыр урыны – авыл юллары. Җирле халык күптән хыялланган асфальт юлга алар куанып бетә алмый.
– Татарстан Республикасы Рәисенең үзәк торак пунктлар эчендәге юлларны төзекләндерү программасы кысаларында Ал. Бистәсенең Яңа һәм Үзәк урамнарында 3,5 километр арадагы юл өслегенә яңа асфальт түшәлде. Шулай ук Үзәк урамда «Волга-Автодор» компаниясенең иганәчелек ярдәме белән 1 километр арадагы юлда чокыр-чакырлар ямалды. Моннан тыш, гражданнарның үзара салым акчасына Үзәк урамда 800 метр юлда вак таш-ком катнашмасы салынды. Ә Алексей Липовских Красный Яр авылындагы чишмәгә илтүче юлны төзекләндерергә вәгъдә итте. Шулай булгач, бу елны безнең авылда яңа юллар елы дип атарга була, – дип сөйләде, сөенеп, җирлек башлыгы Сергей Кузнецов.
Батырлар турында истәлек
Сергей Кузнецов шулай ук кунакларны Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл белән дә бик теләп таныштырды. Ул 1985 елда Бөек Җиңүнең 40 еллыгына төзелгән булган. Хәзер биредәге мемориаль комплексны төзекләндерү идеясе белән яшиләр албистәлеләр.
– Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм махсус хәрби операция батырларына багышлап без «Геройлар аллеясы»н яңартырга булдык һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл төзү планын куйдык. Кызганыч, безнең җирлектән булган биш кеше хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булды.
Һәйкәл солдатларга һәм аларның әниләренә багышлана, чөнки улын югалтуның никадәр авыр икәнен ана йөрәге генә белә. Әле белгечләр, юристлар белән консультацияләр алып барабыз, ә ярдәм итәргә теләүчеләр бар, халык бу идеяне күтәренке рух белән кабул итте. Без биредә менә алмагачлардан аллея утырттык инде, – дип планнары белән уртаклашты авыл җирлеге башлыгы.
Сәламәтлек – ышанычлы кулларда
Семинарда катнашучылар җирле фельдшер-акушерлык пунктына да керделәр. 1992 елдан авыл халкының сәламәтлеген тәҗрибәле фельдшер Татьяна Илларионова кайгырта. Ул Киселевка авылында туып үскән, якташларының һәрберсен яхшы белә. 2018 елда авылда фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасы эшли башлый. Җылы һәм якты бинада медицина персоналы эше өчен кирәкле бөтен әйбер бар. Ә фельдшер ярдәмчесе Анна Сомова килгәч, авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү тагын да нәтиҗәлерәк була башлаган. Татьяна Илларионова сүзләренә караганда, хәзерге вакытта халык грипптан актив вакцинация ясата.

Мәктәп эскәмиясеннән – патриотлар
Мәктәп, китапханә эшчәнлеге дә тәэсирләндерде. Китапханәдә махсус хәрби операция темасына әзерләнгән “Помощь фронту” күргәзмәсе аеруча игътибарны җәлеп итте.
Мәктәптә окоп шәмнәре ясыйлар, болын үләннәреннән хуш исле чәй әзерлиләр, эчке кием һәм пижама тегәләр. Яңа юнәлешләрнең берсе –госпитальләрдә дәваланучы хәрбиләр өчен, аларга кул яки аяк астына салу максатында мендәрләр ясау башланган. Боларга өстәп, мәктәп директоры Резеда Зайцева хәрбиләр өчен җылы кием тегү буенча яңа идея турында сөйләде. Алар хәрбиләргә җылы флис комплектлары һәм бит, муенны салкыннан саклаучы балаклавы тегәргә керешергә планлаштыралар. Беренче сынау флис комплекты манекенда тәкъдим ителде.
* * *
Семинарда катнашучылар шулай ук Александр Невский храмында да булдылар. Ә пленар өлеш авыл мәдәният йортында үтте. Анда Разиф Кәримов авыл җирлекләренең мөһим эшчәнлекләрен бәян итте, ә Александр Бистәсе авыл җирлеге башлыгы Сергей Кузнецов җирле үзидарә органнарының агымдагы елның тугыз аенда башкарган эшләре һәм 2026 елга куелган бурычлар турында сөйләде. Шулай ук 2025 елның узган чорындагы авыл җирлекләре эшчәнлегенә бәя бирү анализы һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучыларга дәүләт ярдәме чаралары турындагы мәгълүмат тыңланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев