Анна Быля терлек асрау серләрен яхшы белә
Һөнәре буенча педагог, элекке авыл җирлеге башлыгы Яңа Спас авылында шәхси ярдәмче хуҗалыкта күпләп терлек тота.
Анна Быля тормыш иптәше Сергей Леонидович белән зур хуҗалыкларында 30 баштан артык мөгезле эре терлек һәм йөзгә якын сарык асрыйлар. Боларга өстәп әле дуңгызлар һәм атлар, йорт кошлары да бар.
— Терлек тоту гомер-гомергә авыл кешесенең тормыш муллыгын күрсәтә. Крестьян хезмәте белән без балачактан ук таныш, безнең әти-әниләр һәрвакыт терлек асрыйлар иде. Ирем белән уртак тормыш коруга ук хуҗалыгыбызда терлекләр булдырдык. Эше, әлбәттә, мәшәкатьле, аның каравы үзебез дә, балалар һәм оныкларыбыз да табигый ит кенә ашыйбыз һәм үзебезнең сөтне эчәбез. Әле артык продукцияне сату исәбенә гаилә бюджетын да тулыландырабыз, — ди Анна Быля.
Әйе, аларны «Энергетик» Мәдәният сарае каршында уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә еш күрергә мөмкин, алар тәкъдим итүче продукциягә һәрчак сорау зур.
— Без гади авыл терлегеннән — сыер, сарык, бозаулардан тыш, әрләннәр, кондыз, кәҗә, күркә, каз, тавык та асрадык. Терлекләргә булган мәхәббәт миңа әти-әнием — Степан Петрович һәм Вера Дмитриевнадан күчкәндер. Әти тумышы белән Ирнәдән, әни Түбән Новгород өлкәсеннән. Сугыш елларында алар икесе дә Украинага эләгә. Әтием сугыш чорында пленга төшә, аннары партизаннар арасында хәрби әсирләр белән эшли. Ә сугыштан соң 1958 елда алар Ирнәдә яши башлыйлар. Безнең гаиләбез зур иде — 6 абый, мин һәм апа. Күп ир-атлы гаиләдә үскәнгәме, миндә ныклы характер формалашкан. 1980 елда, без яши торган авыл таралу сәбәпле, әти-әниләр Яңа Спаска күченергә карар кылдылар. Безнең андагы йортны тракторлар белән җәй көне күчергәннәрен хәтерлим әле. Ә без — абый, апа һәм мин, терлек карарга калдык һәм октябрьгә кадәр Ирнәдә мунчада яшәдек, –дип сөйли Анна Степановна.
Мәктәптән соң кыз авылдан китеп һөнәри белем ала, кияүгә чыга, өч ел Украинада яши. 1993 елда ире белән туган авылына кайта. 2010 елда Анна Быляны Яңа Спас авыл җирлеге башлыгы итеп сайлыйлар. Эш чорында аңа Татарстанның башка районнарына һәм Зәй районы хуҗалыкларына еш сәфәр кылырга туры килә. Шунда ул кешеләрнең терлекчелекне уңышлы үстерүләрен күреп, бу идея белән янып китә. 2020 елның августында алар Әлмәт районы фермерыннан 20 баш мөгезле эре терлек һәм ат сатып алалар һәм шул вакыттан бирле хуҗалыклары терлекләргә ишәя генә бара. Хәзер аларда 32 баш мөгезле эре терлек (шуларның 18е — савым сыер), йөзгә якын сарык, ябык режимда асралучы 70 башка якын дуңгыз бар.
«Авыл хуҗалыгы ярмин-кәсендә үз продукциябезне сатудан тыш, заказ буенча зәйлеләргә фарш, ит, май алып киләбез. Сөт продукция-сен дә сатабыз: ике төрле сыр, май ясыйм. Эш көнен иртәнге 5тә башлыйбыз, кыш көне әлегә 4 сыер гына савыла. Район җитәкчелегеннән ике саву аппараты алдым, мондый ярдәм өчен бик рәхмәтлемен», — ди уңган хуҗабикә.
Анна Степановна белән Сергей Леонидович бер кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары гаиләсе белән Алабугада, уллары гаиләсе Мәскәүдә яши. Алар — хәзер дүрт оныкның яраткан әби-бабасы.
— Минем тормышымда төп девизым — кайда гына эшләсәң дә, бу эшне яратырга тиешсең. Бөтен җирдә күңел биреп эшләдем. Автоагрегат заводында ике ел оператор хезмәтен башкардым. Казанда педагоглык һөнәрен үзләштердем, аны бетергәч Зәйгә юллама белән кайтып, балалар иҗат йортында эшләдем. Шул елны әнием вафат булды һәм әтиемә терәк булу өчен туган авылым мәктәбендә калдым. 1989-2010 елларда мин мәктәптә татар теле, тарих, хезмәт һәм математика фәннәрен укыттым, — дип тә өстәде ул.
Ә март ае исә Анна Степановнага Халыкара хатын-кызлар көне белән генә түгел, шушы айда туганга да бик якын. Ул быел 60 яшьлек юбилеен билгели. Без аңа сәламәтлек, ихтыяр көченең һәрчак шулай какшамас булуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев