Алмалыдан Илдус Гайнетдинов - кече авылның олы йөрәкле кешесе
Кече авылларыбыз табигатебезнең сафлыгын, туган төбәгебезнең самими гүзәллеген үзендә саклаучы һәйкәлләргә тиң. Алмалы да – менә шундый күркәм урыннарның берсе.
Бирегә килеп Илдус Гайфетдинов белән танышкач, аның күңеленең дә әйләнә-тирә табигать кебек чиста, кунакчыл булуын күреп сөендек. Ә замана кануннары катгыйланган бу чорда бер-беребезгә мәрхәмәтле, ихтирамлы булу бик мөһим.
“Әти-әнием беркөнне киттеләр”
Илдус Котдус улы - шушы авыл егете. Аның тырышлыгы белән бүгенге көндә кечкенә Алмалы авылында тормыш кайный. Илдус сарыкчылык, умартачылык белән шөгыльләнә. Ә хезмәткә мәхәббәт аңа әти-әнисеннән күчкән.
-Шулай килеп чыкты: әти-әнием икесе дә беркөнне китеп бардылар. Алар ат, сыер, сарыклар асрап яшиләр иде. Шуннан соң туганнар белән өстәл артына киңәшләшергә утырдык: алга таба нишлибез, малларны бетерәбезме? Мин шунда, әйдәгез, бетермәскә тырышыйк, дидем. Барысы да шуннан башланды: 10 сарыктан бүгенге көндә 200 баштан артыкка җитте, - дип сөйли ул бу шөгыльгә кереп китүен.
Әтисе улының агроном булуын тели. Агроном белгечлеген үзләштерә Илдус, әмма егетне терлекчелек үзенә тарта. Башта авылда 15 ел комбайнда эшли әле. Бүгенге көндә ул шушы кадәр мал асравы өстенә, Чаллыда механик булып та хезмәт куя. Чаллыда да йорт салган. Барысына җитешә ул.
Табыш алу - төп максат түгел
Аның хезмәт көне иртәнге сәгать 5нче яртыдан башлана. Иң беренче эш итеп этләрен – Мохтарбик белән Солтанбикны ашата. Аннан тавыклар, чиратта сарыклар, һава торышы яхшы булса, умарталыкта эшләр... Ә кичен бакча эшләре: чүп утау, су сибү... Шуның өстенә Илдус кул эшенә дә оста. Бакчасында үз куллары белән тегермән, таганнар ясаган, бик матур итеп сукмак салган.
Сарыкларның йонын алырга читтән кеше чакыра. Бер сарык йонын алу 350 сумга төшә. Сарыкларны “электр көтүчесе” көтә. Алар иркен болында йөри.
-Авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаровка һәм район башлыгы Разиф Кәримовка бик зур рәхмәт. Алар миңа бу җирләрне 49 елга арендага бирделәр. Хәзер үз җирләрем бар, - ди ул.
Илдус әфәнде бу эш белән табыш алу максатыннан шөгыльләнми, барысы да күңел һәм савап өчен эшләнә. “Аллаһы Тәгалә күпмене бирә, шуңа ризамын. Мин аларның башын санамыйм. Туганнарга да дип асрыйм”, - ди ул.
Сарыкларга азыкны үзе әзерли. Алмалыга кышын юл булмау сәбәпле, көздән печәнне күп итеп ташып куя ихатасына. Үзенең өч тракторы бар. Бар эшләрне шулар ярдәмендә башкара.
-Илдус Алмалыны карап тота, Алмалының “мэры” ул. Кышын бураннарда тракторы белән авыл юлларын да ачып куя. Кайда ярдәм кирәк, шунда ярдәм итә. Авыллар шундый кешеләр булганда яши әле, - ди Югары Пәнәче авыл җирлеге башлыгы Мөнир Туктаров.
Умартачылык – нәселдән килгән һөнәр
Илдус Гайфетдинов 35 ел умартачылык белән дә шөгыльләнә.
-Нәселдән килгән һөнәр бу. Бабам да умарталар тоткан. Умарта - ул минем өчен бер күңел юанычы дисәм дә, ялгыш булмас, - ди Илдус.
Умартачылык белән шөгыльләнеп китүе дә кызыклы килеп чыккан. Малай вакытта иптәшләре белән болынлыкка җир җиләге ашарга баралар. Шунда юкәдә кыргый умарта кортлары күрәләр. Илдус иптәшләренә, әйдәгез, бу бал кортларын җыеп кайтыйк, ди. Авылга кайтып, күршеләреннән саклагыч битлек алып килә. Ике чиләк бал җыялар. Малайларга балга кызыкса, Илдус бал кортларын үзләренә алып кайта. Ә ул көнне чак кына үлми кала. Кортлар чагудан куллары, аякларын көзән җыера. Бура-Киртәдән шәфкать туташын алып киләләр. Уколдан соң йокыдан уянган Илдус иң беренче эш итеп бал корталры янына чыга... Барысы да менә шуннан башлана. Бүгенге көндә 30дан артык умартасы бар.
Ләкин 2000 елда, ут чыгып, йортлары, 26 умартасы янып беткән. Илдус яңа йорт салып, барысын да яңадан торгызган.
Умарталыгы бакча артында урнашкан. Ә бирегә төрледән-төрле агачларны күп итеп утырткан.
-Тормыш иптәшем – минем уң кулым. Шәһәр кызы булса да, минем терәгем ул. Шулай ук ике улыбыз да авылны яраталар, кайтып, һәр эшемдә булышалар, - ди Илдус әфәнде.
Менә шулай, авыл җанлы Илдус Гайфетдинов белән аралашып, аның уңышларына, киләчәккә матур планнарына сөенеп, илһамланып кайттык. Иң мөһиме – мондый уңганнар булганда Алмалы бетмәячәк әле дигән фикеребез ныгыды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев