Tatar-inform.ru автор яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә яңа перинаталь үзәкне карады
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кама аръягына эш сәфәре барышында Әлмәттә елына 3,5 мең сабыйга исәпләнгән яңа перинаталь үзәкне карады. Республика җитәкчесе бу хакта социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә сөйләде.
-
Татарстанда 2025 елда 18 меңнән артык гаилә ана капиталына ия булган
Татарстанда 2025 ел башыннан 18,3 мең гаилә ана капиталына сертификат алган. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципалитетларына автомобиль ачкычлары тапшырды
Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында смотр-конкурста җиңүчеләргә 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм дүрт Sollers Atlant автобусы ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды, дип яза Татар-информ.
-
Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитетына 90 чана һәм кар чаналары тапшырылды
Татарстанда ТР Дәүләт комитетының мотопаркы яңартылды: ведомство 74 кар чанасы һәм 16 чана алды. Бу хакта комитетның матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстанда юридик ярдәм порталы аша 6 меңнән артык мөрәҗәгать каралган
Татарстанда халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча федераль проект уңышлы гамәлгә ашырылуын дәвам итә. ТР Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, портал эшли башлаганнан бирле республикада гражданнарның 6 113 мөрәҗәгате турында белешмәләр теркәлгән. Статистика халыкның бу сервиска карата кызыксынуы кимемәвен күрсәтә: 2024 елда — 2 189 мөрәҗәгать, 2025 елның 9 аенда 2 139 мөрәҗәгать эшкәртелгән.
-
Пенсия стажы: Татарстан халкының үзмәшгульлеге исәпкә алынамы
Иминият пенсиясе алу өчен, Татарстан халкы хезмәт эшчәнлеге дәверендә кимендә 30 пенсия баллы һәм 15 ел хезмәт стажы тупларга тиеш. Югыйсә, алар бары тик социаль пенсиягә генә өметләнә ала. Кайбер кешеләр үзмәшгуль буларак эшли. Бу чорның иминият стажында исәпкә алынамы-юкмы икәнлеге турында тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.
-
Владимир Путин дүрт Татарстан вәкилен бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин дәүләт бүләкләре тапшыру һәм мактаулы исемнәр бирү турында указ имзалады. Төрле өлкәләрдәге казанышлары өчен билгеләп үтелгән кешеләр арасында Татарстанның берничә вәкиле бар.
-
Исерек килеш рульгә утырган Татарстанда яшәүченең автомобилен тартып алганнар
Түбән Кама суды Мамадыш районы Соколка авылында яшәүче 35 яшьлек ир-атның Mercedes-Benz автомобилен тартып алган.
-
Әлмәтнең «Рухият» нәшрияты 2025 елның тугыз китабын тәкъдим итте
«Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» нәшрияты Әлмәттә узган еллык тәкъдим итү чарасында 2025 елда басылган тугыз китапны күрсәтте.
-
2026 елның кышкы каникуллары соңгы 12 елда иң озыны санала
2026 елда Яңа ел бәйрәмнәре Татарстан халкы һәм барлык россиялеләр өчен рекордлы булачак. Ул 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр дәвам итә.
-
1 гыйнвардан пенсиягә 10 мең сум өстәлә
1 гыйнвардан Татарстанда яшәүчеләрнең кайберләренең пенсияләре 10 мең сумнан да күбрәккә артачак.
-
Татарстанда «Чыршы» операциясе башланды
Ул Татарстанда «экологик иминлек» милли проекты буенча уза.
-
Татарстанда 2025 елда илкүләм проект буенча 16 күпер яңартылган
2025 елда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Татарстанның гомуми файдаланудагы төбәк һәм җирле әһәмияткә ия автомобиль юлларында 23 күперне норматив хәлгә китерү эшләре башкарылган. Шуларның 16сы (гомуми озынлыгы 675 метр) агымдагы елда яңартылган, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
-
Минтимер Шәймиев ТР Рәисе каршындагы Совет утырышында: Республиканың киләчәге якты
Татарстан узган үсеш юлы канәгатьләнү хисе тудыра. Проблемалар һәрвакыт булды һәм булачак, әмма безнең төбәк аларны җиңеп чыгарга сәләтле. Бу хакта Казан Кремлендә Татарстан Рәисе каршындагы Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәбәр итте.
-
Татарстанда грипп белән авыручылар саны ике тапкыр арткан
Декабрьнең беренче атнасында Татарстанда грипп белән авыручылар саны ике тапкыр диярлек арткан. Бу хакта ТР Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.