Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Җыр-моңга гашыйк Рамилә Мөхәсимова

25 мартта мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Халык күңелендә үз урынын тапкан, җырга-моңга гашыйк булган Рамилә Әлтаф кызы Мөхәсимова Карман авылы мәдәният йортында 25 елга якын хезмәт куя. Аның башкаруында җырларны Карман тамашачысы көтеп ала.

Рамилә – Карман авылы кызы. Хәмитшиннар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала. Алга таба белем алырга кыз Бигеш мәктәбенә юл ала. Бигеш мәктәбе – республикабызга, районыбызга бик күп күренекле шәхесләр биргән мәктәп. Биредә Татарстан Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәнов, тарихчы, археолог Фаяз Хуҗин һәм башка бик күп шәхесләр белем алган. Рамилә дә тырышып белем серләренә төшенә. Мәктәптә укыган вакытта баян түгәрәгенә языла, “Зәңгәр күзләр” вокаль ансамбленә йөри. Ансамбль җитәкчесе, музыка укытучысы Флүн абый Камалов кызда җырга мәхәббәт тәрбияли. Рамилә ансамбль составында мәктәп, район җыр фестивальләрендә чыгыш ясый. Баянчылар ансамблендә уйный. Ул елларда бик популяр булган хор бәйгеләрендә катнаша. Бигеш мәдәният йорты директоры Миңнегөл Насыйбуллина бию түгәрәгенә дә чакыра кызны. Ул бию ансамблендә биергә дә вакыт таба.

-Балачактан ук мин җыр-моң белән таныш идем. Элек әти-әниләр кышкы озын кичләрдә утырмаларга йөриләр иде. Алар анда гармуннар уйнап, җырлашып, биешеп утыралар. Мин алар җырлаган бөтен җырларны да ятлап барам. Үсә төшкәч, ул җырларны үзем дә башкардым. Яратам мин элекке, озын, моңлы халык җырларын, - ди Рамилә.

Рамилә мәктәпне тәмамлап, Чаллы шәһәренә юл тота. Ул кисүче һөнәрен үзләштерә. Кияүгә чыга. Җиде ел шәһәрдә яшәгәннән соң, язмыш аны яңадан авылга кайтара. Әтисе вафат булгач, әнисенә иптәшкә дип кайткан кыз, авылда төпләнеп кала. Балачактан сәхнәдә үскән кызны авылдашлары клубка эшкә керергә өнди. Бүгенгедәй хәтерли әле ул көнне Рамилә. Клубта өлкәннәр көнен уздырырга кирәк була. Авылдашларының үтенечен кабул итеп, бәйрәмне үткәрә кыз. Шул көннән соң инде ике дистәдән артык вакыт узып та киткән. Рамилә читтән торып Алабуга мәдәният көллиятен тәмамлаган, әле укуын һаман дәвам итә. Бүгенге көндә ул Чаллы дәүләт педагогика институтында белем ала.
Мәдәният хезмәткәре һөнәре күп энергия таләп итә. Әле бит эштән тыш гаилә дә бар. Рамилә барысына да җитешә, бер ул, бер кыз үстерә.

-Тормыш кыенлыкларын күтәрергә миңа ике канатым – улым белән кызым көч биреп торалар. Алар икесе дә тәртипле, кешелекле булдылар. Мине юк-бар белән борчымадылар. Кайтсам да, китсәм дә, өйдә, йортта тәртип булды. Укыган, эшләгән җирләреннән дә гел рәхмәт сүзләре генә ишетеп тордым. Миңа алма кебек 2 онык бүләк иткәннәре өчен дә чиксез рәхмәтлемен. Гаиләм яшәүгә көч бирә, дөньямны ямьләндерә, тормышыма мәгънә өсти, - ди Рамилә, елмаеп.

Ул катнашкан бәйге, фестивальләрне санап чыгу мөмкин түгел. Алар арасында район, республика, төбәк, халыкара бәйгеләр бихисап. Шулай ук район, республикада уздырылучы чараларда да актив катнаша ул. Самара, Алтай, Түбән Новгород өлкәсендә уздырылучы Сабантуйларында чыгыш ясый.

Узган ел “Әйдә, шаяРТ” телевизион тапшыруында “Зәй әбисе” командасында уйнап җиңүчеләр булдылар. Рамиләнең тырышлыгы, алдына куелган бурычларны үтәүгә гаять зур җаваплылык белән каравы югары бәяләнде, күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Беркемгә дә сер түгел, халыкның яллары файдалы, күңелле, нәтиҗәле булсын өчен мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр тырышып, ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә хезмәт куялар. Район мәдәният йорты оештырган театр фестивалендә Галиәсгар Камалның “Беренче театр” спектаклен карманлылар Камал артистларыннан ким уйнамады.

Зәйдә «Тарихта без эзлебез - Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» шәҗәрә фестиваленең район этабы узды. Фестивальдә Рамилә үзенең гаиләсе белән катнашып, лаеклы икенче урынны алды. Рамилә Мөхәсимова ике милләт гореф-гадәтләрен үз итеп яши. Аның әнисе – керәшен, әтисе – татар. Кунакларны да ике милләткә дә хас булган милли ризык – көлчә белән каршы алды. Татар һәм керәшен халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын үтәп яшиләр алар. Татар халкының гореф-гадәтләрен безгә әниебез – керәшен кызы Римма сеңдереп үстерде, дип сөйли ул. Рамиләне якларга 91 яшьлек Роза апа килгән иде. Нәселләрендә буыннан-буынга тапшырыла торган Коръән китабын зур горурлык белән Рамиләгә тапшырды. Мөхәсимовлар өстәле ике милләтнең милли ризыкларыннан сыгылып торды.

Рамилә матурлык ярата. Җәй көннәрендә аның бакчасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелә. Матурлык яраткан кешенең күңеле дә матур була. Әйе, матур күңелле, җыр, моң яратучы мәдәният хезмәткәре мактауга лаек.

Фото шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев