Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять һәм кеше

Валентин Атласов - 26 ел Төньяк флотта хезмәт иткән хәрби диңгезче

Гаять кыен шартларда хәрби вахта алып барган, алдына куелган бурычны намус белән үтәп, флотның иң югары дәрәҗәдәге хәрби әзерлеген тәэмин иткән ул.

-Безнең заманда кайсы гына малай диңгезче булырга хыялланмаган икән?! Бөтен уйларыбыз ерак ярларга, диңгез-океаннарга, батырлыкка урын булган җирләргә юнәлгән иде. Ә диңгезгә, флотка, корабларга булган мәхәббәт гади генә бер вакыйгадан барлыкка килде. Миңа 6 яшь вакытта өлкән абыем Михаил чакырып китереп, башыма бескозырка киертте һәм көзге каршына бастырып фотога төшерде. Әлеге фотоны “Дуслык байрагы” район газетасына җибәрде ул һәм аны “Диңгезгә кораблар җибәрәчәкбез” дигән исем астында газетада бастырдылар. Шул көннән мин диңгез турында хыяллана башладым, хәтта 18 яшемә кадәр гади генә көймәне дә күргәнем булмады. Әтием өч ел ярым Румыниядә артиллерист булып хезмәт иткән. Хезмәте турында горурланып сөйли иде ул. 18 яшь тулгач мине дә хәрби хезмәткә алдылар. Хәрби комиссариатта мине хәрби флотка хезмәт итәргә җибәрүләрен сорадым. Теләгемә каршы килмәделәр: башта Мурманск, аннан Североморск шәһәрендә «Александр Невский» крейсерында хезмәт иттем, - дип сөйли ул ничек итеп хәрби булып китүе турында.

Кораллы Көчләр ветераны Валентин Александрович яшь буынны, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертә. Зәйдә элекке хәрбиләр арасында бердәмлек, дуслык зур әһәмияткә ия. Алар бергәләп илебез тарихындагы әһәмиятле даталар буенча укучылар белән очрашулар оештыра, аларны Ватанны лаеклы яклаучылар итеп тәрбияләүдә зур көч куялар.

Валентин Александрович махсус хәрби операция башлангач та аннан читтә калмады. Мобилизация буенча чакырылучы, контракт буенча хезмәт итүче егетләр белән ныклы элемтәдә тора. Аларга ярдәм итүдә, терәк булуда оештырып йөрүчеләрнең берсе. Һәр егет өчен үз баласыдай борчыла, киңәшләрен бирә. Ике арада күпер салучы, дисәк тә, ялгыш булмастыр. Егетләр дә аңа карата хөрмәтебез зур, диләр.

Валентин Атласов күптән түгел махсус хәрби опреациядә катнашучы Зәй егетләре янында булып кайтты. Аларга “УАЗ” машинасы белән гуманитар ярдәм иттеләр. Анда алар бергә иңгә-иң куеп хезмәттәшлек итүче, “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге җитәкчесе Сергей Хватков белән бергә бардылар. Валентин Александрович бу игелекле эшкә якыннарын да тарта. Аның туганнан туган энеләре – Иван һәм Анатолий Лопотковлар, Николай Комаров та егетләргә ярдәм итү өчен махсус хәрби операция зонасына ике тапкыр машина, гуманитар ярдәм алып барып кайтты инде.

Валентин Александрович махсус хәрби операция зонасындагы Зәй егетләренең дус, бердәм, кәефләре хәрбиләрчә булуын турында әйтә.

-Алар бер-берсе өчен җанын бирергә әзер торалар. Молодец алар! Тормыш кыйммәтләренә төшендерә торган җир ул. Анда шатлыкның ни икәнен чынлап аңлыйсың. Егетләрнең без алып килгән ярдәмгә ничек сөенгәннәрен күрсәгез иде. Күп сөйләшмиләр алар. Җиңеп кайтырбыз, Алла боерса, диләр, - ди Валентин Атласов.
Егетләргә беренче чиратта маскировкалау челтәрләре кирәк икән. Шуңа күрә бу эшкә күбрәк кеше кушылса, комачау итмәс иде. Аннан эчке киемнәр, дымлы салфеткаларга ихтыяҗ зур.

Кичәге диңгезче белән аралашканнан соң, шуны аңлыйсың: хәрби тормыш аны тормыш мәктәбен намус белән үтәргә, һәрвакыт ил сагына басарга әзер кеше булырга өйрәткән.
Валентин Атласов “Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсына районнан тәкъдим ителде. Бик лаеклы кандидат! Без аңа уңышлар телибез!

Фото "Зәй-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев